ХАЛИТ блогы
Җомга, 29.03.2024, 03:12



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Угры ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page


    УГРЫ

       Акыллы автоматлар җитештерә торган «Генрик һәм К°» фирмасының әзер продукция корпусыңда ыгы-зыгы купты. Фирмага биш миллион пизаррога төшкән «Киб» кушаматлы автомат — бөтен ягы белән кешегә охшатып эшләнгән ро¬бот юкка чыккан иде.

       Эзләделәр, актармаган җирне калдырмадылар, хәтта канализация челтәрен дә грунтовизор белән карап чыктылар, әмма нәтиҗәсе булмады. «Киб» суга баткан шикелле эзсез-нисез югалган иде.

       Идарәдә ашыгыч киңәшмә җыйдылар. Фирма директоры Генрик Карлсон «Киб»ны төзегән лаборатория җитәкчесе Барри Френчка мондый сорау бирде:

          Робот үз теләге белән китәргә, ягъни качарга мөмкинме?

          һич юк,— дип җавап бирде Барри Френч, күзләрен яшермичә.— Ул бик тыңдаучан, күндәм робот итеп яратылган һәм аңа ныклы программа бирелгән иде.

          Программасында үзенчәлекләр юк идеме аның?

          Юк. Хәер... «Киб»ның психикасына балалык, хыял һәм уен элементлары кертелгән иде, сэр.

          Ни өчен?

          Чөнки элекке сериядәге автоматларның артык җитди, эчпошыргыч булуыннан зарланганнар иде...

          Бу... э-э... өстәмә элементлар роботның төп программасына зыян китермәделәрме, бозмадылармы икән?

          Юк, сэр,— дип башын чайкады Барри Френч.— «Киб», без сигнал биргәнче, суыткыч камерада утырырга тиеш иде.

          Димәк, аны урлаганнар,— дигән нәтиҗә ясады шеф һәм фирма территориясендә эзләү эшләрен туктатырга бо¬ерды.— Урлаганнар... Кемнәр? Нинди максат белән?

    Шефның бу сораулары әлегә җавапсыз калды.

    *        *        *

    «Киб»ны чыннан да урлаганнар иде. Бу эшне бөтен диңгез буенда дан тоткан караклар атаманы Вик Дрей, кушаматы буенча «Чалчәч» дигән кеше оештырган иде.

    Соңгы вакытларда һәр җирдә — банкларда, кассаларда, музей, келәт ише урыннарда психоаналитик сак куелгач, караклар шайкасының эше начарланып киткән иде. Психо­аналитик каравыл ят һәм шикле кешеләрне керә-керешли үк искәреп ала да, урлау-талау куркынычы туу белән, дөнья кубарып кыңгырау кага, сыбызгы сызгырта, ишекләрне бикли һәм полиция идарәсенә хәбәр итә иде.

    Шайканың финанс эшләрен текә күтәрү өчен бердәнбер' чара бар: ул да булса караклыкка электроник автоматлар­ның үзләрен җигү иде. Кайчандыр университетның соңгы курсына кадәр барып җиткән һәм сәләтле студентлардан исәпләнгән Вик Дрей моны яхшы аңлады һәм «Генрик һәм К°» фирмасыннан берәр акыллы кибернетик роботны чәлде­рергә карар кылды.

    Укучыга инде мәгълүм булганча, карар бик оста тор­мышка ашырылды.

    «Киб»ны ышанычлы ояга алып кайткач, аның психика­сын, аң-белем дәрәҗәсен, программа контурларын өйрәнеп, ни эшләргә сәләтле булуын ачыкладылар. Бәхетсезлеккә кар­шы, «Киб» угрылыкка җайлашмаган булып чыкты. Аның электроник хәтер күзәнәкләре Вик Дрейның саруын кайна­та торган мәгълүматлар белән тулган иде. Әйтик: «Кеше үзе кысрыклап чыгарган су күләменнән авыррак һәм йөзә белми икән, суда бата. Суда сак булыгыз», «Урам аркылы чыккан­да башта сулга, аннары уңга кара», «Туры әйткән — коты­лыр, ялганлаган — тотылыр», «Усаллык җиңмәс, турылык җиңәр» кебек чәйнәлеп-таушалып беткән сакаллы хакыйкатьләрнең «Чалчәч»кә нигә кирәге бар?

          Син ахмак, Киб!—диде Вик Дрей роботка, танышып җитәр-җитмәс борын.

          Сэр! Сез культурасыз! —дигән җавапны ишеткәч, гангстер шаркылдап көлеп җибәрде, ләкин хәзергә Кибны үчекләп маташмаска булды.

    Кибның хәтерен артык информацияләрдән арындырып, аны яңабаштан корырга кирәк, ә моның өчен кибернетик автоматлар белән танышлык кына җитми, аларның эчке дөньясын бик төпле белү шарт иде.

    Вик Дрей, бер кәрзин махсус китаплар кайтартып, атна буена баш күтәрми укып ятты һәм, дөресен әйтергә кирәк, урта кул программист булдыра алган кадәр гыйлем туплап өлгерде. Икенче атна роботны яңа эшкә өйрәтүгә багыш ланды, һәм, шулай итеп, унбиш көн дигәндә, Кибның ми күзәнәкләре: «Кул кулны юа, ике кул битне юа», «Хәйләсез дөнья файдасыз», «Кесәсе калын булган — җитмеш төрле эш кылган», «Урла — тотылма» кебек искерүне белми тор¬ган, күбәүләрнең тормыш-көнкүреш нигезе булган мәгълүмат лар белән тиешенчә корылган иде инде...

    Киб үзе нәкъ кешегә охшатып эшләнгән, хәтта тән температурасы да 36,6 градус иде. Әйбәтләп киендергәч, чәчләрен тарап җибәргәч, ул урта яшьләрдәге, гаиләсен һәм эшен яраткан, тотнаклы, Вик Дрей әйтмешли, «респектабель бәндә»гә әйләнде.

    Беренче сынауны Вик Дрей өйдә үткәрде.

          Киб, колак салып тыңла һәм мыегыңа чорный бар,— диде ул роботка.— Менә тимер сейф. Әнә өстәлдә илле ачкыч. Сиңа ике минут эчендә, шул ачкычларның берсен йозакка яратып, сейфны ачу бурычы йөкләнә. Ачкыч чылтыравын мин ишетмәскә тиеш. Аңладыңмы? Кабатла, Киб!

          Баш өсте, хуҗам. Ике минут эчендә сейфны ачарга, ачкычларны чылтыратмаска.

          Эшкә тотын, Киб!

    Киб йозак тишегенә бер карау белән үк илле ачкыч арасыннан өчесен сайлап алды һәм аяк очлары белән генә баса-баса сейфка якын килде. Инде сейфны ачам дигәндә генә, чаршау артыннан алыптай ике гангстер — Вик Дрейның шәхси сакчылары — атылып чыгып Кибка ташландылар. Киб ялт итеп аларга таба борылды, аның синтетик йодрыклары яшен тизлеге белән тегеләрнең муен тамырына менеп төштеләр. Гангстерлар биһуш яткан арада Киб сейфны ачып та җибәрде.

          Булдырдың, Киб, егет икәнсең! — дип мактады аны атаман һәм ярдәмчеләренә су бөркеп һушка китерергә кушты. Киб монысын да тиз башкарды.

    Менә шушы көннән алып, шәһәрдә бер-бер артлы гадәттән тыш кыю җинаятьләр эшләнә башлады. Үзәк банкның җиде кат җир астында дип әйтешле сейфларыннан миллион пи-зарролык алтын коелмалар алып чыгу үзе генә дә ни тора! Ә милли музейда саклана торган «Шаһзадә» җәүһәренең юкка чыгуы? «Көләч Зөһрә» картинасының — Ренессанстан калган иң бөек сәнгать әсәренең урлануы исә бөтен ил җәмәгатьчелегендә борчылу тудырды.

    Шунысы кызык, һәр очракта да психоаналитик каравыл сигнал бирми кала һәм, гомумән, каракларга бернинди реакция белән җавап бирми, күрми-белми иде.

    Бу эшләрнең барысы да Вик Дрей һәм Киб тарафыннан эшләнгәнлеге укучыга аңлашылса кирәк. Әйе, Вик Дрей диңгез буендагы вилласында диңгез суына сөт кушылган җылы ваннада яткан килеш музыка тыңлый һәм төп эшеннән бушаган арада яхтасына утырып диңгездә йөреп кайта иде... Хәер, нәкъ менә шушы сәяхәтләр вакытында «Чалчәч»нең башында яңадан-яңа уй-фикерләр, планнар өлгереп җитә һәм, күп тә үтми, газеталар тагы берәр «искиткеч угрылык» турында шау-шу куптарып алалар иде. Бу юлы да Вик Дрей Кибны яңа эшкә өйрәтеп кайтты. Бөтендөнья премиясе лауреаты мәрхүм галим Фриденштейннан калган кулъязма¬ларны урлап чыгарга кирәк иде. Операциягә Кибны бик җентекләп әзерләделәр: ул ике катлы йортның схемасы белән ныклап танышты, качып-посып калырдай караңгы почмакларны өйрәнде, мәрхүмнең кабинетын, секретерын ачу өчен универсаль ачкычлар хәстәрләде.

    Операцияне җомга көнгә билгеләделәр, чөнки бу көнне мәрхүмнең хатыны экономкасы белән базар-кибетләргә чы¬гып китә, ә капка каравылчысы ишегалдында котырып үскән карагач күләгәсендә челемен суырган килеш йокыга тала иде. Фриденштейнның җиде яшьлек оныгын да, күрәсең, йоклатып китә торганнардыр, һәрхәлдә, җомга көнне төштән соңгы сәгатьләрдә йорт эчендә җан иясе барлыгы сизелми-күренми иде.

          Йә, Киб, сынатма,— диде операция буласы көнне ир¬тән Вик Дрей, роботның җилкәсенә кагып.— Димәк, болай: капка каравылчысына сиздерми генә үтәсең дә янгын сүндерү баскычыннан чормага менәсең, аннан люк аша икенче катка...

          Әйе, хуҗам,— диде Киб, ияген кагып,— икенче катка... Фриденштейн кабинетына.

          Бүлдермә! — дип, дорфа гына туктатты аны Вик Лрей, чыраен сытып.— Башта малайларын кара: йоклыймы, юкмы? Бик шук малай... Йокламаса, чарасын күр...

          Нинди чара? — дип сорады робот, һәм игътибарлы кеше аның сискәнеп куюын күреп алган булыр иде.

          Йоклату чарасы, Киб. Менә шушы баллоннан борын төбенә газ җибәрерсең.

          Ярый, әфәндем,— диде робот һәм баш сөяге төше¬релгән баллонны кесәсенә салды.

          Аннары кабинетка керерсең дә секретерның уң яктагы бүлеген ачарсың. Алтын бәясе тора торган язмалар шунда булырга тиеш.

          Ә булмаса?

    Вик Дрей Кибка өзгәләп ташлардай булып карап алды. Чыннан да, Киб урынсыз сораулары белән атаманның ачуын кузгата иде шикелле. Ит-сөяктән торган гади кеше булса, бәлки, ул аның арт сабагын да укыткан булыр иде, ә монда нәрсә — барыбер чын авырту, чын сызлану һәм, димәк, чын мәсхәрә дә түгел...

          Кулъязмалар шунда. Бүлмәне без күрше йорт тәрәзәсеннән психорадар белән берөзлексез күзәтеп торачакбыз. Ишетсен колагың, Киб: без сине дә шуннан карап торачакбыз.

          Ярый, әфәндем.

    * * *

    ...Киб як-ягына каранып алды да ачкычларын чыгарды. Шунысы гаҗәп, Киб дулкынлана иде. Юк, бу курку да, каушау да түгел, ниндидер бер ят тойгы — оялу, читенсенү кебек бернәрсә иде, ахрысы. Әгәр Кибның бит алмалары ояттан кызара торган итеп эшләнгән булса, һәрхәлдә, аның кичерешләре башкаларга сизелми калмаган булыр иде, чөнки ул үзенең температурасы нормадан югарырак күтәрелгәнен тойды. Ә инде. анысы һич тә ярый торган эш түгел — үтә нечкә, нәфис электроник нерв күзәнәкләренең, артык җылынып китеп, сафтан чыгу ихтималы бар иде. Ишекне шыгырдатмый гына ачкач, Киб тәрәзәләренә авыр пәрдәләр эленгән ярым караңгы бүлмәгә килеп керде. Тын иде, кәгазь, тырышлык, хезмәт исе килә иде биредә. Робот үзенең күңел почмагыңда җылы ташкын — бу кабинетның мәрхүм хуҗасына, галәмнең иң яшертен кануннарын ачкан кешегә карата ихтирам кузгалганын тойды. Шул чагында аның радиодиапазонында Вик Дрей тавышы ишетелеп китте:

          Киб! Тизрәк! Эшеңне кара, Киб!

    Киб тәрәзә янына килеп бер шторны ача төште һәм урамның каршы ягындагы кызыл кирпеч йортка күз салды. Вик Дрей шул йортта, ярдәмчеләре белән бергәләп, Кибның һәр адымын күзәтә булыр. «Күзәтсә ни!» — дигән хәтәр уй йөгереп узды аның башыннан һәм ул имән секретер каршындагы кәнәфигә килеп утырды.

          Киб, ишетәсеңме? Киб, шайтан! Эшкә кереш!

    Киб, уйларына чумган килеш, секретер тартмасын ачты да аннан калын-калын папкалар алды. Беренче номерлы папка. Бүгенгә кадәр дөнья күрмәгән хезмәт бу. Фриденш¬тейн аны соңрак бастырып чыгарырга җыенгандыр, бәлки. Ә бәлки, кешеләр әлегә бу кануннарны аңлар дәрәҗәгә җитмәгәннәрдер? Формулалары нинди озын...

          һелло! Сез нишлисез монда, абзыкай?

    Киб корт чаккандай сикереп торды. Ишек катында кулына уенчык пистолет тоткан җиде яшьләрдәге бер малай басып тора иде.

          Секретерны ник ачтыгыз? Әби әйтә, аны ачарга ярамый, ди. Сез монда каян кердегез? Ишекләр бикле бит?

    Малай пистолетын Кибка төбәде. «Әгәр чын ядрә белән ата торган булса, нәкъ йөрәк насосына тидерер иде»,— дип уйлап алды Киб тыныч кына. «Урта гасырларда һәйбәт мәргән чыгар иде бу малайдан!»

          Мин — Киб,— диде робот, гади генә итеп.—Киб, аңлыйсыңмы? Ә син кем?

          Джек ич! Мин бу өйнең хуҗасы... әби өйдә юкта. Ул барында мин әйберләрне чоланга чыгып ватам.

    Киб елмаеп куйды.

          Син шундый тәртипсез малаймыни?

          Юк, мин әз генә тәртипсез, әз генә тәртипле малай. Ә әбинең хрусталь касәсен Сизи ватты.

          Сизи? Кем соң ул?

          Безнең песи. Әби касәгә юкә балы салып куйган, ул аның исен үлеп ярата...— малай иреннәрен ялап алды.— Мин дә бал яратам.

          Сизи дә яратамы? — дип күз кысты робот.

          Сизи бал ашамый. Ул бит песи!

          Касәне ничек ватты соң ул?

          Мин Сизиның сыртыннан тотып касәне иснәткән идем, ул аны өстәлдән төртте дә төшерде.

    Киб тагы елмайды. Аның электрон күзәнәкләрендә Вик Дрей көчләп таккан җинаятьчел фәлсәфә әкренләп юыла, онытыла бара иде. Ләкин күрше йорттагы гангстерлар белән психорадиоэлемтә саклана иде әле. Кибның колак эчендә Вик Дрейның усал тавышы яңгырый: «Киб! Малайны йоклат! Газ баллонын ач! Киб... Синең нибары унбиш минут вакытың калды, җен!»

          Шайтаныма олагыгызсана! — дип мыгырдады Киб, ләкин ул әле һаман Вик Дрей белән элемтәдән арынып бетмәгән, Вик Дрей күрсәтмәләре аның аңын һаман томалап торалар иде.

          Сез, абый, нәрсә дидегез?

          Юк, юк, берни дә әйтмәдем, балакай.

    Киб көчле куллары белән Джекны үзенә якынрак китерде дә малайның керпе энәләре кебек каты, уттай янып торган бакыр чәчләреннән сыйпады.

          Син әйбәт малай...— дип пышылдады робот.— Син һәрвакыт шулай әйбәт булырга сүз бирәсеңме?

          Мин әбигә җитмеш җиде тапкыр сүз бирдем инде, тагын кырык тапкыр бирә алам!

          Джек, синең пистолетың атамы?

          Ата! Тик аның көпшәсенә шырпы башы кырып тутырырга кирәк.

          Бар, тизрәк шырпы алып кил!

    Җире-күге белән куанган Джек кухняга йөгереп чыгып китте һәм күз ачып йомган арада әйләнеп тә керде. Алар, Киб белән икәүләп, тырышып-тырмашып шырпы башыннан күкерт кыра башладылар. Пистолетны дөңгечли-дөңгечли кордылар. Ядрә эзли башлагач, Джек кытай бильярдының шарларын да кызганмады.

          Әнә теге тәрәзәне күрәсеңме? — диде аңа Киб, каршы яктагы йортка күрсәтеп.— Аңда ялмавыз карт тора.

          Күрәм,—диде малай, биергә җитешеп.

          Менә син шул тәрәзәнең зур өлгесен ват әле. Буламы?

          Ә әби?

          Ялмавызның котын алган өчен әбиең дә мактар үзеңне.

          Алайса... мин аны хәзер чәлпәрәмә китерәм. Их! Джек, бер күзен кысып, пистолетын тәрәзәнең иң зур

    өлгесенә төбәп яткан арада, Киб телефоннан полициягә шалтыратты.

          Вик Дрейны тотасыгыз киләме? — диде ул телефонга.— Тотасыгыз килсә, минут та көтмәстән, унбишенче кварталның төньяк почмагына килеп җитегез. Ватык тәрәзәле йортны камап алыгыз. Берочтан «Генрих һәм К°» фирмасы¬на да шалтыратыгыз. Аларның автоматы биредә, дүртенче йортта.

    Бөек галим Фриденштейн кабинетына килеп кергән полиция әһелләре идәндә дүрт аяклап йөргән Кибны һәм аңа менеп атланган Джекны күрделәр.


    Әсәрне күчереп алырга.

    Керү формасы

    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz