ХАЛИТ блогы
Шимбә, 27.04.2024, 05:19



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Шүрәле3 ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Шүрәле

    Шүрәле кара урманнарда гына тора. Ул барыбер кешегә охшый, тик кешедән аермасы: бармаклары да, тырнаклары да бик катылар, бик озын­нар. Аның бер-бер бармагы берәр сөям буйлыгы; тырнаклары берсе-берсе адәм бармагы буенда була. Капчык күк имиләре була. Аларны ул иң башы аркылы аркасына салып йөри.

    Шүрәле кешене адаштырырга, кара урман эченә алдап кертергә бик ярата. Ул нәкъ кеше кебек кычкыра да кеше аның янына таба килә. Ул тагы кычкыра. Кеше, менә җитәм дип, тавыш килгән якка бара. Шулай итеп шүрәле тавышына алданган кеше урман уртасына кереп китә дә адаша. Шүрәле алдаган кайбер кешеләр урман уртасында адашып калып һәлак тә булалар икән.

    Шүрәле ялгыз кеше янына гына килә икән. Ике кеше булса якын ки­лергә, күрешергә курка, ди. Берәүнең янында эте булса, аның янына әллә нигә дә якын килми икән, эттән ул бик курка, ди.

    Шүрәле күбрәге кеше күзенә яз көннәрендә кояш чыкканда, йә кояш баеган чагында күренә. Шүрәле берәү-берәүгә күренсә, үзенең атын атый, кешегә күренсә ул, юлдан язганга йә адашканга сабышып, кешедән юл со­рый. Ул очраган кешесенә карап йә җылый, йә көлеп-көлеп сөйләшеп китә дә, ничек булса да кешене үз ягына аудара.

    Шүрәле үзе син сораган сүзгә каршы бер сүз дә әйтми, үзе бик күп сорашырга ярата. Шүрәлегә очрасаң, тешләреңне күрсәтергә бер дә яра­мый. Тешләреңне күрде исә озын бармаклары белән кытыкларга тотына, ул бер кытыклый башласа, үтергәнче кытыклый, ул үзенең тимер кеби каты, бик озын бармаклары белән кытыклап уйнауны бик ярата. Инде бик күп кешеләрне, терлекләрне кытыклап үтергән, ди, ул.

    Шүрәле кемгә генә очрамасын, кемне генә күрмәсен: «Кытыклы-мытыклы уйныйк әле»,— дип сорый, ди. Арка ягыннан килсә, бик ерак булса да: «Әй, тукта әле, кети-кети уйныйк әле»,— дип кычкырып артыңнан чаба, ди. Кеше белән бер уйный башласа, кети-кетисен бер дә туктатмый уйный да уйный бирә, кеше ничек кычкырмасын, ничек кенә бакырмасын, бер дә аңа-моңа карамый уйный да уйный, ди, актыгында кеше түзәлмичә үлеп тә кала, ди.

    Шүрәле куа башласа, агым суга таба чабарга кирәк, ди. Су аркылы йә сикереп, йә йөзеп чыгарга кирәк. Шүрәле, шуннан соң, суга якын килә дә су аркылы күчә алмый, аптырап кала. Ул суга батудан бик курка икән, шуңа күрә: «Бу суның башы кая»,— дип кешедән сорый, ди. Зирәк кеше­ләр аңарга суның түбән ягын күрсәтәләр икән до шүрәле су агымына та­ба чабып китә, ди. Бара, бара, бара да, барып диңгезгә җитә дә, аптырап тагы баягы урынга кайта да, кадалып кала, ди. Суның чыккан ягын күрсәт­сәң бик тиз чабып китә дә, суның башыннан әйләнеп килеп җитә дә, кы­тыклап үтерә, ди.

    Элек чакларда шүрәле бик күп кешене кытыклап үтергән, кешеләр моны ничек тә юк итәргә юлын тапмыйлар икән. Менә бер бик усал егет аты белән урманга киткән. Тик юлда барганда бер куян чабып бара икән, ат шул куян артыннан киткән. Егет ни чаклы кычкырса да, ничек итеп кенә чакырса да ат әйләнеп тә карамаган. Шул куян артыннан ияргән. Куркудыр мазар, егетнең исенә дә кереп чыкмаган. Менә ул урманга кереп киткән, бер бик калын агач кисеп, ботакларын арчып, арба буена чаклап кисеп кенә тора икән янына шүрәле килеп чыккан да:

    Я, әле, егет, кети-кети уйныйк,— дип дәшкән.
    Егет тоткан да:

    Шүрәлекәем, бик яхшы, иң элек кыса-кыса уйныйк әле, соңыннан кети-кети уйнарбыз,— дигән.

    Шүрәле:

    — Атың ничек?—дип сораган. Егет:

    — Атым Былтыр була,— дигән.

    Шуннан:

    Ярый, алайса, иң элек кыса-кыса уйныйк, аннан кети-кети уйнарбыз,— дип шүрәле егетнең сүзенә күнгән дә:

    — Кыса-кысаны ничек уйныйлар, мин аны белмим,— дигән.

    Егет әйткән:

    — Син карап тор, мин өйрәтермен,— дигән. Шүрәле:

     Ярый, алайса, дигән. Егет тоткан да агачның башын балта белән ярган, бер чөй ясаган да, агачның ярыгына суккан, агачның ярыгы авызын ачкан икән.

    Егет шүрәлегә: «Менә шуның авызына бармагыңны тыгып тор»,— дигән. Шүрәле бармагын куйган. Егет балта белән чөйнең нечкә очына бер генә бәргән икән, чөй атылып та киткән, агач ярыгы шап итеп ябылып, шүрәленең бармагын да кысып алган. Шуннан соң менә кычкыра ди, менә ба­кыра ди, менә җылый ди, менә җалына ди теге, егет бер сүз дә дәшми, атына утырган да чапкан, ди. Җыелган, ди, шүрәлеләр, сораганнар, ди: «Кем кысты»,— дип. Теге шүрәле:

    — Былтыр кысты, Былтыр,— дигән ди, бүтәннәре Былтыр кысты дигән саен:

    — Җүләр, соң былтыр кысканга быел кычкыралармы, җүләр, җүләр! — дип көлгәннәр генә, ди. Ә егет кайткач, шүрәлене алдаганын сөйләгән, шуннан соң бүтәннәр дә шулай итә башлаганнар, ди. Үзләрен: «Мин — Был­тыр»,— дип әйтәләр, ди. Иң элек кыса-кыса уйнап алдап китәләр, ди. Шүрә­леләр әле дә булса шул сүзгә алданалар, ди. Шулай кыса-кыса уйнарга кызыгып кытыклый-мытыклый уенын уйный алмый калалар, ди.

    Шүрәле ат өстендә йөрергә дә бик ярата, ди. Урманга якын ат көтүе күренсә, шуннан берсен сайлап ала да, атланып китә дә, үтергәнче чаба, ди. Ат тирләп кайтса, аңа шүрәле атланып чапкан икәне әллә каян билгеле була, ди. Ат көтүенә шүрәле ияләшсә, атларының аркасына сумала сөртеп җибәрәләр икән. Ул атка шүрәле атлана да, шунда ябышып кала, ат өстен­нән аерылмый, ябышкан килеш авылга кайтып килә дә, шүрәлене шунда тотып алалар, ди. Шүрәлене ат өстеннән алып йә казыклар белән кыйнап үтерәләр икән, йә мунчага ябалар да ут төртәләр, йә янып торган учакка ташлыйлар икән дә ул шунда янып үлә икән. Тик бер ягы ярамый — шүрәле үтергән авылда шуннан соң бер йорт та артмый, ди. Бик ярлы тормыш белән тора башлыйлар, ди, бик интегәләр, ди.

    Бер кара урман янында унбиш өйле бер авыл бар икән. Шул авылның ат көтүенә шүрәлеләр ияләшкән — атланалар да китәләр, йөдәтеп бетер­гәннәр.

    Авыл кешеләре моннан ничек итеп тә котылырга юл тапмагач, бер бик яхшы атның сыртына сумала сылап җибәргәннәр. Күп тә үтмәгән, ни күзләре белән күрсеннәр, атка берәү атланган, чабып йөри. Ат үзенең өстендә ят кеше икәнен сизгән дә, туп-туры кайтып килгән, иясенең аб­зарына кереп киткән. Җыелган авылның бар кешеләре дә, ни әйтергә дә белми, тик карап торалар, ди. Ат өстендәге нәрсәне кем дияргә дә бел­миләр, гәүдәсе хатын гәүдәсе, чәче кыска, үзе төкле, озын имиләрен иң башына салган, үзе атның башына аркасы белән кирегә таба атланган да ябышкан, кузгала да алмый, башы кечкенә, күзләре бик зур, җылый да, җылый, кычкыра да кычкыра...

    — Син кем? — дип сорыйлар, эндәшми. Бары:

    Былтыр кысты да, Былтыр кысты,— дип үкерә дә үкерә.

    Шуннан соң авыл кешеләре: «Моны нишләтәбез дә нишләтәбез?» — ди-ди сөйләнә торгач, җыелышып бу шүрәлене яндырырга сүз куешалар. Ут ягалар да, шүрәлене ат өстеннән кубарып алып утка илтәләр. Утка таш­лаганда шүрәле боларга ялына башлаган, җылап-җылап ялынса да, җибәр­миләр, тоталар да утка аталар. Шуннан соң шүрәле боларны каргый-каргый янып үлә. Менә шушы шүрәленең каргышы авылга төшә.

    Бу авылның кешеләре әле дә булса ярлы тормыш белән торалар, ди. Берәүнең дә ике өе юк, берәүнең дә иске игене калмый, кем генә күпме генә акча тапмасын, бер тиененә чаклы эчә дә бетерә, ди. Иртәгене искә дә китермиләр, киләсе көн өчен бер дә уйланмыйлар. Бик әшәке тормыш белән торалар да торалар, ди. Үзләре тормышларының уңайсызлыгын сиз­миләр дә. «Барыбер безне шүрәле каргаган, барыбер төзәлә алмыйбыз инде, шүрәле безне дә, үзебезне дә, бар ыруыбызны да каргап китте, без­гә дә көн юк, безнең балаларымыз да көн күрмәсләр инде»,—диеп тора­лар да, торалар, ди. «Барыбез безне шүрәле каргаган — эшләсәк тә уң­мыйбыз инде»,— диләр дә яталар да яталар, ди.

    Тагын бер авылда шулай бер шүрәлене атка сумала буяп тотканнар икән. Бик озак маташканнар. Бер ни дә итә алмаганнар, ни чаклы кылан­салар да, ничек кенә каты суксалар да, шүрәле күзен дә йоммый, ди, бер ни дә булмаган кеби тора да тора, ди.

    Шуннан соң бик йөдәгәч, куллары талып беткәч бик биек ярдан таш­ларга уйлаганнар. Ярдан ыргытып җибәргәннәр икән. Шүрәле бер дә исе китми-нитми ике аягын гына югары таба күтәргән дә шуган да төшкән, шуннан яңадан тотып алганнар, бер агачка бәйләгәннәр дә агач төбенә ут куеп яндырганнар. Шул чагында шүрәле боларны бик каты каргаган. Шул авылда әле дә булса бер йорт арткан саен янгын була, ди. Йә яңа йорт, йә иске йорт, йә бар авыл янып бетә, ди. Бер өй дә арттырырга яра­мый, ди. Ат исә шүрәле янып бетәр-бетмәс чабып киткән дә, югалган, ди. Әле дә булса таба алмыйлар, ди.

    Бер тапкыр бабай киткән урманга, утын кисәргә. Ул чагында урман әлеге кебек булмаган, ул чагында бик зур булган да, бик куе булган. Бабай утын кисә икән. Ерактан бер тавыш бабайны янына чакырган. Безнең бабай куркаклардан булмаган. Тоткан да шул чакырган якка таба киткән. Күпме генә бармасын, тавыш ерагая гына барган. Кояш иңеп караңгы төшә башлагач, бабай эшнең нәрсәдә икәнен сизенгән дә иске урынына кайтмакчы булган. Күпме генә барса да, иске урынына җитә алмаган, әйләнә дә бер урынга чыга, әйләнә дә бер урынга кайтып килә икән. Төн буе йөреп, бер кая да чыга алмаган. Икенче көн төш чагында гына урманнан чыгып бер авылга киткән. Ул авылга барса үз авылыбыз түгел икән. Әллә нинди, бездән унбиш чакрым ераклыктагы ят авыл булып чыккан.

    Кичкә таба бабайның атасы белән анасы кайгырыша башлаганнар. Туган­нарыбызны, күршеләребезне чакырганнар да җыелышып урманга бабайны эзләргә киткәннәр, барып карасалар, бабайның утын кискән урынын тап­каннар, тик үзен ни чаклы кычкырып-кычкырып карасалар да, ни чаклы эзләп-эзләп баксалар да таба алмаганнар. Шуннан соң күрше авылга туган­нарына кунакка киткәндер дип, кире борылганнар болар.

    Бабайның анасы изге карчык икән, күңеле сизгән дә иртә белән мул­ланы чакырырга, бабай исән-сау кайтса, корбан чалырга нәзер иткән. Икен­че көн бабайның анасы мулланы чакырып фатыйха гына кылдырган икән, бабай да кайтып кергән. Бабай ул көнне бер сүз дә сөйли алмаган. Киндер кеби ап-ак агарган, төсе киткән, әллә нинди авыру кеше кеби сәлперәп торган да яткан. Икенче көнне генә көндез уянып, үзен шүрәле алдаганын, алдап урман уртасына, ешлыкка алып кергәнен, ничаклы күрергә тырышса да, шүрәленең үзен күрә алмаганын сөйли алган.


    Шүрәле каргаган авыл

    Карабай авылыннан бер агай, тышаулап атын кырга җибәрә икән. Шулай бер көн иртән атын алырга барса, теге шыбыр тиргә баткан. Агайны тәмам аптырашта калдыра бу хәл. Җитмәсә көн озын сабан белән җир сөрәсе бар. Хәл икенче көнне дә кабатлана.

    Агайның хәтеренә олыларның сүзләре килә. «Тукта әле,— ди агай,— кы­зык итим әле үзеңне бер». Агай атның сыртына сумала буяп җибәрә. Ир­тән атын алырга бармакчы булып ишек алдына чыга.

    Әй, капкаңны ач, атыңны алып кайтып киләм,— дип кычкыра берәү. Барып ачса капканы, ни күзе белән күрсен, ат өстендә шүрәле утыра. Чатырдап сумалага ябышкан.

    Халык җыела. Шүрәлене балта түтәсе белән дөмбәсләргә тотыналар. Чабып кына үтерерләр иде, бер тамчы шүрәле каныннан тагын әллә ничәү ярала. Үрле-кырлы сикерә, ди, шүрәле. Соңыннан елый-елый:

    Авылыгыз алты йорттан артмаса ярар иде, ходаем,— дип каргый-каргый, Кыйбла тауга менеп китә. Авыл шуңа һаман алты-җиде йорттан артмый, имеш.


    Шүрәле Яппар

    Бер кич шулай Мөхәмөтдин бабай белән сөйләшеп утырабыз.

    — Беләсеңме, балам, нигә безне кайвакытны «Шүрәлеләр» дип, йә «Шүрәле Яппар» дип йөртәләр?

    Авылга килеп урнашканнар гына безнең картәтәйләр. Көн дә кич авыл халкы атларын төнгелеккә кырга җибәргән. Ә минем картәтәйнең атлары гел тиргә батып, манма су булып кайта икән. Картәтәй төрлечә кыландырып караган атларны, шулай булса да атлар һаман тирләп кайтканнар. Карт тоткан да беркөнне атларына сумала буяп җибәргән. Иртән ни күрсен, ажгырышып атлар кайтып килә икән. Картәтәй чак кына капканы ачып өл­гергән. Ишек алдына кергән атлар нишләргә белмиләр икән. Ныклабрак караса, карт ни күрсен, ат өстендә бер шүрәле кызы утыра, ди. Чәче таралган, маңгаенда мөгезе, төскә бик ямьсез, олы имчәкле, ди. Карт күсәк тоткан да керешкән тегене «сыйларга». Әй ялына, ди, шүрәле кызы, әй ялына, ди.

     Яппар абзыкаем, зинһар җибәр, ялгышлык белән генә, бүтән интек­термәм, бүтәннәргә дә кушмам,— ди икән. Карт һаман «сыйлый» икән. Теге чак котылып качкан, ди, һәм бүтән бу якларда күренмәгән. Атлар да бүтән алай кайтмаганнар. Менә шуннан бирле безне «Шүрәлеләр» дип йөртәләр инде.

    Керү формасы

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz