ХАЛИТ блогы
Җомга, 29.03.2024, 16:39



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Ни өчен ярканат яктыда очмый? ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Ни өчен ярканат яктыда очмый?

    Алаймы булган, болаймы булган, имештер, бик борынгы бер заманда кошлар белән дүрт аяклы хайваннар арасында бик каты сугыш булган. Ул сугышны сөйли китсәң, адәм әйтеп, адәм ышанмас; ул, мин сиңа әйтим, бер яктан тимер канат лачыннар, ыргак аяк бөркетләр, әләкче саесканнар, озын сыйрак челәннәр, йөк тартышкан тартайлар, түбәтәй тибүче бибекләр, мәче башлы ябалаклар димсез: ул икенче яктан яллы-яллы арысланнар, салпык аю, шыңшык бүреләр, әрсез әрлән, сасы көзән, хәтта ябалак баш­лы мәчегә хәтле берсе дә калмаган, ди. Шундый сугышалар, һавада йон­нар да каурыйлар гына тузып оча, ди, малай.

    Билгеле инде ярканат та шунда булган. Менә бер мәлне кошлар җиңә башлагач, ярканат:

     Без җиңәбез, без! — дип, алар арасында тыз-быз килеп очып йөри башлаган. Ул да булмаган, менә бер заман дүрт аяклы хайваннар җиңә башлаганнар. Ярканат, хәерсезең, парашютта төшкән кебек әллә каян алар янына очып килеп төшкән дә тиз-тиз генә бармак ярыларын җыеп төреп алган. Алган да:

     Без җиңдек! Без җиңдек! — дип, алар ягында кычкырып җәяү йө­рергә керешкән.

    Тизме булган, озакмы булган, менә бер заман бу куркынычлы канлы сугыш та беткән, ике арада куллар куешып, гомерлек килешү ясалган. Инде хәзер кем исән дә кем юк, кем ничек сугышкан — шуларны барлый башлаганнар. Барлагач, барысының да хәле билгеле булып чыга; тик шунсын гына белә алмыйлар — ярканат кем ягында сугышкан? Берәүләр аны хайваннар ягында ди, икенчеләре кошлар ягында дип тә әйтәләр. Менә бервакыт кошлар, хайваннар аны чакырталар. Ярканат килсә, күрә: бер якта хайваннар, икенче якта кошлар тезелешеп утырган. Менә аңардан сорыйлар:

     Син, ярканат, кошлар ягыннан сугышкансың икән, дөресме? — диләр.

    Ярканат кошлар ягына карап әйткән:

    — Кошлар ягыннан сугышмыйча, мин кем ягыннан сугышыйм? Минем канатым бар ла,— дигән.

    Кошлар әйткәннәр:

     Алай син канатлы да, кош та булгач, ни өчен хайваннар җиңгәндә: «Без җиңдек»,— дип, алар арасында дуылдап йөрдең соң?

    Ярканат хайваннарга карап әйткән:

     Хайваннар ягында йөрмичә, мин кем ягында йөрим? Канатлы дигәч тә мин кошмы әллә? Минем бит каурыйларым юк, бу бармак араларымда­гы нәрсәне канат дип уйлый күрмәгез тагын, ул бары барабан ярысы гына. Әнә, арагызда минем кардәшем тычкан да утыра, минем хайван икәнемне ул да әйтер.

    Тычкан бер ни дә әйтмәгән.

    Шуннан хайваннарның бу ярканатка бик ачулары килгән дә әйткән­нәр:

    — Әһә, син, ярканат, алай булса, ике якка да көч биреп йөргән икән­сең. Без мондый җәнлекне хайван рәтенә кертмибез, син безнең арадан кит! — дигәннәр.

    Кошлар да әйткәннәр:

    — Синең безгә дә кирәгең юк. Син ни кош түгел, ни хайван түгел. Ике якка да сатылып йөрүчене без дә алмыйбыз,— дигәннәр.

    Шулай итеп, ярканат берьюлы ике якның да ышанычын югалткан, ике як та аны үзенеке итеп танымаган. Инде хәзер аны нишләтергә? Ул килә­чәктә дә ике яклы булып тагын шулай безне алдамасын, дип уйлашканнар да, кошлар аны күзәтергә үз араларыннан мәче башлы ябалакка тапшыр­ганнар. Хайваннар аның артыннан күзәтеп торырга, киресенчә, шундагы теге ябалак башлы мәчене сайлап куйганнар, ди.

    Менә шуннан бирле инде хәзер ярканатка көн беткән. Аңа хәзер ай яктысы да юк, кояш та юк. Ай ягыннан аны мәче башлы ябалак, көн ягын­нан аны ябалак башлы мәче эләктерергә сагалап кына торалар. Шуңа күрә аңа хәзер көндез дә, төнлә дә чорма ярыгына кереп посып ятарга гына калган. Бары тик кояш батып эңгер төшкәч кенә, көн яктысы да, төн як­тысы да юк чакта, мәче белән ябалакның күзләре бәйләнгән арада, ярка­нат поскан урыныннан чыгып бер ду итеп очып ала да, ай калкуга, тагын чормага кереп олага.

    Керү формасы

    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz