Менә Беренче сентябрь да килеп җитте. Көзнең һәм көз белән бергә Яңа уку елының башлануын белдереп, җиз кыңгырау чылтырый. Бу чың мәктәп бусагасын әле яңа гына атлап кергән сабый балага да, инде чәчләренә ак кырау кунган өлкән яшьтәге укытучыга да бердәй тәэсир итә: күңелләрне кытыклап, каядыр ашкындыра, йөрәкләрдә әллә нинди өметләр уята, сөендерә. Бу көн әти-әниләрне дә битараф калдырмый. Алар да шундый ук шатлык хисләрен кичерә. Сабыйларына белем бирәчәк укытучыларга кочак-кочак чәчәкләр алып киләләр.
Әйе, күзләрдән яшь китерә торган иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе ул 1 нче сентя ... Тулырак укырга »