Һәр ел 14 февраль көнне бер-берсен яраткан кешеләр гыйшыкларын белдереп бер-берсен сөендерер өчен көтелмәгән бүләкләр әзерләп, бу көн киясе күлмәкләрен, ашыйсы ризыкларын алдан хәстәрләргә тырышалар. Бу бәйрәм күбрәк Ауропа илләренә hәм русларга хас булганга күрә мөселман дәүләте буларак беленгән Төркиядә дә аңа зур әҺәмият бирелүе бераз сәеррәк кебек тоелса да гаҗәпләнмәгез: гашыйклар көне нәкъ менә бүгенге Төркия дәүләте урнашкан туфракларда, Борынгы Рим империясендә барлыкка килгән бит. Анкарада Хаҗаттәпә университетының интернет сәхифәсендә бу көн белән бәйле түбәндәге хикәя урнаштырылган: Борынгы Римда 14 февраль көне зур әhәмияткә ия булган, чөнки бу көн Рим империясендә Юнона исемле Төңрегә булган хөрмәт йөзеннән бәйрәм көн дип игълан ителгән. Юнона римлылар тарафыннан хатын-кызларны яклаучы никах Тәңресе дип саналган. 15 февраль көнне Рим империясендә Луперсалия исемле бәйрәм билгеләнеп үтелгән. Бу бәйрәм яшьләр өчен аерым бер әhәмияткә ия булган, чөнки өйләнмичә бер берләре белән күрешеп, аралашып яши алмаган егетләргә hәм кызларга бу көн бергә булу өчен бердән бер мөмкинлек тудырылган. Кайсы егетнең бу көнне кайсы кыз белән бергә кичерүе жирәбә атылып билгеләнә торган булган: кызлар үз исемнәрен бер кәгазь кисәгенә язып чиләккә атканнар, егетләр исә бу кәгазьләрне алып анда исеме язылган кыз белән көне буе бергә булу хакы казанганнар. Бу бер көн эчендә бер берләренә гашыйк булып элгергән яшьләр гадәттә соңыннан өйләнеп бик бәхетле яшәгәннәр имеш. Император Клаудиус II тарихтан кырыс кануннар белән идарә иткән Рим императоры буларак билгеле. Аның иң бөек кайгысы, ир-егетләрнең сөйгән ярларыннан, хатыннарыннан hәм балаларыннан аерылырга теләмәүләре нәтиҗәсендә дәүләтнең сугышка керерлек көчле армиясе булмау иде. Бу сәбәптән ул үзе идарә иткән империядә ярәшү белән өйләнешүләрне тоя. Ләкин бу чорда яшәүче Газиз Валентин үзе кебек тагын бер рухани Газиз Мариус белән бергә бер берләренә гашыйк яшь егетләр белән яшь кызларга яшерен генә никах кыюны дәвам итәләр. Бу хакта ишетеп алган император Клаудиус II Газиз Валентинны кулга алып кыйнап үтертә. Газиз Валентин безнең эраның 270 елының 14 февралендә христиан зиратына җирләнә hәм ул көннән бүгенгә тикле hәр ел 14 февраль көнен гашыйклар үзләренең көне буларак билгеләп үтә башлыйлар...
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru/news/2006/02/14/10427/ |