ТУГАННАР. Адәмнәрне бер-берсенә Дөньяда тарта җаннар. Яшәсәк тә төрле якта, Бер очрашыйк, туганнар. Әткәй-әнкәй йорты тагын Шаулап гөрләсен әле. Безнең гаиләнең учагы Мәңге сүнмәсен әле. Абыйларым, җиңгәчәйләр, Шатмын сезне күрүгә. Минем кайгы-бәхетләрем Сезнең белән түгелә. Бала-чага шау-шуына Күмелсен бүгенгә өй. Тальян гармун тавышына Сузыйк моңлы-моңлы көй.
|