ХАЛИТ блогы
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024, 23:53



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Шигырьлэр

    Сонгы очрашу
    24.08.2010, 23:35
    Соңгы очрашу. 

    Син мине борчыма кадерлем, 
    Карашың куркыныч яшеннән. 
    Тик авыл очына кадәрле 
    Озатсам, күзләрең яшермә... 

    Китәбез икәүләп юл буйлап, 
    Син миңа эндәшми барасың. 
    Мин атлыйм иңеңнән кочаклап, 
    Ә күктә тик төннең карасы. 

    Бу төннең караңгы шомлыгы 
    Тынычлык бирмидер күңелгә. 
    Эндәшми барсаң да, ягымлым, 
    Аңладым – аралар сүрелгән. 

    Чакырмыйм мин үткән көннәрне, 
    Ә алда ни булса шул булыр. 
    "Кал!” – диеп әйтерлек сүзләрне 
    Эзләсәң, бәлки дә табылыр? 

    Хушлаштык. 
     Сүзләр юк. 
      Кем белә? 
    Мәхәббәт сайлаган башканы. 
    Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә, 
    Очрашмас бу тормыш ташкыны. 
    Категория: Шигырьлэр | Өстәде: Khalit
    Караулар: 2285 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 2.0/3
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz