ӘНИЕМӘ. Моңсуланма әникәем, Көзләрем җитте диеп. Ике улым ике якка Очты да китте диеп. Синең язлар алда әле, Тик җылы җәйләр көтәр. Ике улың ике яктан Ялт итеп кайтып җитәр. Син булганда авырлыклар Авырлык түгел икән. Ә шатлыклар күңелемнән Тулып түгелеп китә. Ә бәхетләр синең янда Икеләтә артадыр. Әле гомерләрең язда, Беүк тә картаймый тор.
ӘНИ. Кадерле әнием! Йөрәгең әрнидер- Мин еракка озак киткәндә. Күзләрең юлдадыр, Сүзләрең – догадыр, Улыңны сагынып көткәндә. Берүк син елама, Догаңнан ташлама- Мин кайталмый калган чакларда. Кайгылар җиңәрмен, Мин кайтып җитәрмен- Алсуланып таңнар атканда.
БӨЕК АНАГА.
Бар гомерең син яшисең "балам!”, дип. "Барлык җаным, бар тапканым аңа!”, дип. Төннәр буе йокламыйлар чыгасың. Син бит беләм- син бит БӨЕК АНАСЫҢ! * * Ялгышлык... Адаштым шикелле, Табалмыйм ишекне, чыгарга. Кайгылар... Бигрәкләр күп килде, Беләсең үзең тик чыдарга. Ялгызлык... Арыта, ялкыта. Сорауга җаваплар юк инде. Тик сөю... Юлларны яктырта- Аналар сөю, билгеле. Үтәрмен, Көтәрмен дөньясын. Син генә ташлама догаңнан! Өмет һәм... Барлыгың яктыртсын Юлымны, калганы Ходайдан!
Әнием турында:
|