КАЕНКАЕМ. Каенкаем, өшисеңдер Салкын кышлар җиткәндә. Мин өшимен сөгән ярым Еракларга киткәнгә. Син кайгырма яфракларың Еракларга очканга. Мин саргаям сөйгән ярым Читтә ятлар кочканга. Син уфтанма, каенкаем, Тагын да язлар килер. Мин дә өзмим өметемне: Сөюемне ул күрер. Каенкаем, язлар җиткәч, Яшел шәл ябынырсың. Читтә йөрсә дә сөйгәнем Берүк бәхетле булсын!
|