Ялгыз өй. Шыгыр – шыгыр килә капка Әллә шаян җил уйный. Әллә инде иске капка Хуҗасын сагынып елый.
Язлар килә авылыма, Җансыз бары иске өй. Кошлары да бакчасында Суза бары моңсу көй.
Монда барлык һава, уйлар, Хуҗабикә турында. Тик ул гына кайтмас инде, Әби картлар йортында.
|