ХАЛИТ блогы
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024, 20:15



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Шигырьлэр

    ИЛФАК БӘЕТЕ.
    24.08.2010, 23:18
    Илфак дустым бәете. 

    ИЛФАК БӘЕТЕ. 
     (Дустым Мансуров Илфакның якты истәлегенә багышлыйм) 
    Больница яны ак каен 
    Монда калды башкаем. 
    Бары сез генә мине 
    Онытмагыз, дускаем. 
     Ак каеннар шаулыйлар 
     Салкын җилләр искәндә. 
     Җыелышып алыгыз 
     Мин бер искә төшкәндә. 
    Зәңгәр күктә болытлар 
    Еракларга очадыр. 
    Муенымны каты бау 
    Ах, авыртып кысадыр. 
     Ап –ак каен утыннан 
     Калыр әле кисәүгә. 
     Муенымда каты бау – 
     Эх, шул бауны кисәргә. 
    Бакчамда өлгергәндер 
    Алмагачларда алмам. 
    Туган якларыма, эх, 
    Башка инде кайталмам! 
     Башларымны юк итте 
     Каты бау, ап-ак каен. 
     Гафу итәрсез мине 
     Улларым, кызыкаем. 
    Вакытлар бик күп үткәч... 
    Сез мине онытмагыз! 
    Балаларым, һәрвакыт 
    Әнкәгезне тыңлагыз. 
    Ак каен да саргаер 
    Кергәчтен салкын көзгә. 
    Ходай сабырлык бирсен 
    Хатын, балалар сезгә. 
    Уфтанмагыз берүк сез 
    Гомерләр тиз үткәнгә. 
    Ачуланып калмагыз 
    Ризыккаем беткәнгә. 
    Ак каеннар алып килә 
    Дөньяга бары сагыш. 
    Яныгыздан китүем дә 
    Булды күк каты ялгыш. 
    Хәтер югала диеп сез, 
    Тик мине онытмагыз. 
    Каберемә илеткән 
    Сукмакны корытмагыз.
    Категория: Шигырьлэр | Өстәде: Khalit
    Караулар: 1303 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz