Икәү. Иреннәр тиделәр иренгә, Бар дөнья югалды бүгенгә. Тик икәү бу чиксез галәмдә, Әйтерсең, Һава һәм Адәм дә, Җир шары ясалган гамәлдә...
Бар уйлар томаннар эчендә, Туктады җир тарту көче дә. Аңнарны тик хисләр басалар... Икәүдән бүлмәдә калсалар.
Берни дә кирәкми аларга Бары шул - кермәскә арага.
|