ӘГӘР...
Нигә күзләр кирәк икән миңа,
Ап – ак нурлар белән аның
Йөргән сукмакларын күммәсәм.
Нигә куллар кирәк икән миңа,
Әгәр җан –ярымны кочмасам?
Кулларыма алып бәхет кошым
Зәңгәр күккә бергә очмасам.
Нигә тын алырга кирәк миңа,
Сулышларым белән әгәр тоймасам?
Ал чәчәкләр алып бердәнберем
Чәчләренә үреп кадамасам.
Нигә бу җан кирәк икән миңа,
Парым янннарымда булмаса?
Әгәр һәркөн минем таңнарымны
Көлүенә күмеп тормаса.
Нигә яшәү кирәк җир шарында
Мәхәбәтең әгәр табылмасá?
Ялгызлыктан пыскып торган җаның,
Йөрәк утың әгәр кабынмасá?
Әгәр сөйгәнемне күрмәсәм?
|