ЧАКМАГЫШЫМ. Чит җирләрдә күп йөрдем, Шундый ул ачы язмыш. Төшемә гел син кердең, Мәңге ямьле Чакмагыш. Чакмагышым, Чакмагыш Синдәдер минем язмыш. Менә тагын сагынып, Катып киләм талпынып. Чит җирләрдә йөрүем Булмады кебек ялгыш. Ныграк тойдым мин тәмен Җирен-суын, Чакмагыш. Чакмагышым, Чакмагыш Синдәдер минем язмыш. Менә тагын ашкынып, Кайтып киләм сагынып.
|