4 ЮЛЛЫКЛАР.
Җырларым бар минем күпләргә, Яратмыймын икән кемнәрне? Җаннарымнан чыккан сүзләргә Ходай үзе яза көйләрне. * * Син фәрештә, син күкләрдә, Ә мин фани дөньяда. Синең тормыш хыял көн дә, Ә минеке – пыяла.
Синең янда алтын гөлләр, Сандугачлар сайрыйлар. Минем язмыш хата көн дә Өмет белән алдыйлар. * * Безнең әле гөрләп калырдай Алда күпме еллар үтәсе? Учаклар да дөрләп янырлар, Өмет очкыннары гына сүнмәсен. * * Бәлки безнең араларда Тик вакытның киртәсе. Минем кояш-баюларда, Синең – яшьлек иртәсе. * * Инде күпме тагын яшәрмен Синең белән һаман серләшми. Җаным кычкырадыр: "Сөямен!” Телем генә берни эндәшми. * * Менә тагын килде җиргә язлар. Яңаралар күңелдәге сүнгән назлар. Йөрәкләр дә киткән кебек яшәрепләр, Маңгайдагы сырларны тик булмый яшереп лә. * * Язмышымны икән нигә Башка белән ялгадым? Хатамны да бүген генә Сине күргәч аңладым... * * Тагын җиргә язлар килә- Тормыш шулай дәвам итә. Кемнәр яши бәхет белән, Кемнәр инде яшьли китә. * * Борып булсын икнә язмышларны, Кайтып тагын яшьлек таңына. Фәрештәм тик: "Халит, соңладың!”-дип Иңнәремә минем кагыла.
|