ХАЛИТ блогы
Җомга, 29.03.2024, 15:40



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Проза

    КӘРЛӘНДИЯ ХРОНИКАСЫ-1
    [ Скачать с сервера-Сервердан Күчерү (114.0 Kb) ] 23.05.2013, 17:14
    КӘРЛӘНДИЯ ХРОНИКАСЫ-1
    (мәктәп яшендәге укучылар өчен фэнтези)

    БАШ СҮЗ.
    Мин сезгә кәркешләр тормышыннан бер хикәят белән таныштырырга уйлыйм. Бик тә кызыклы ул. Кемнәр кәркешләр дисезме? Кәркешләр бик тә матур Кәрләндия җирендә торалар. Алар кыяфәтләре белән безнең кебек үк кешеләр, тик буйлары гына кәрлә аларның. Шуңа да илләрен дә Кәрләндия дип йөртәләр дә инде.
    Бик тә тырышлар алар кәркешләр. Иген үстерәләр, һөнәрчелек, тимерчелек  белән дә шөгыльләнәләр. 
    Кәрләндия иле үзе бик зур да түгел. Бары биш авылдан гына тора, әмма бик матур һәм җыйнак авыллар алар. Иң зурысы - Кәрбаш шәһәргәрәк охшап тора. Монда таш йортлар да бар.
    Кәрбаш авылы зур булмаган яшел тау янында урнашкан. Бу тау башында сихер башлыгы Кәмернең йорты урнашкан. Кәмер барлык кәркешләр белән идарә итә дә инде.
    Кәрбаш яныннан Зәңгәрсу елгасы ага. Аның башы төньяк-көнчыгыш ягындагы Карурман эчендә башлана. Дөресен генә әйткәндә, башка авыллар да шушы Зәңгәрсу елгасы ярларында урнашканнар. Зәңгәрсу үзе Көзгекүлгә коя. Күл, исә, үзенең исемен көзге кебек ялтырап торганнан алына, дип исәплиләр кәркешләр...
    Кәрләндия авыллары, әйтүебезчә, барысы да Зәңгәрсу елгасы итәгенә урнашканнар. Иң зур авыл Кәрбаш, елга Көзгекүлгә койган урында урнашкан. Кәрбаштан өстәрәк Кәртим авылы, аннан өстәрәк, Уртакәр, аннан Кәрике һәм иң соңгы авыл - Читкәр.
    Читкәр авылы иң борынгылардан санала. Монда иң элек сихерче Кәмернең картәтисе килеп урнашкан. Беренче кәркешләр дә монда Кәмернең картәтисе Әмир белән килгәннәр, диләр.
    Читкәр авылы барлыгы егерме йорттан тора. Унысы Зәңгәрсуның уң ярында, унысы сул ярында урнашкан. Ярларны зур булмаган күпер тоташтырып тора. Читкәр авылыннан ерак та түгел Карурман башлана. Кәркешләр бу урманның читендә генә йөриләр. Урман эченә бик кереп бармыйлар. Читкәрлеләр,  куркаклардан саналмасалар да, урман эчен бик яратып бетермиләр. 
    Борынгыдан бик күп серле хикәятләр йөри бу урман турында. Имеш, анда  шүрәлеләр дә, аҗдаһалар да яши икән. Ә кем урманның эченә үк үтеп керә, шул кирегә юлны оныта икән, диләр.
    БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК.
    Кыясның Зәңгәрсудагы ачышы.
     
    Шушы Читкәр авылында кызыклы гына кәркеш яши. Исеме аның Кыяс. Менә хикәятебез дә шушы Кыяс белән башланыр...

    Кыяс иртән торганда күктә зәңгәр кояш бик нык кыздыра иде инде. 
    Зәңгәр дидем, чөнки әле Кәрләндиядә көз вакыты, ә көз Кәрләндиядә кояш зәңгәр төстә була. Кышын ул кызыл, язын – сары, ә җәен яшел төскә керә.
    Бар табигат үзгәрми монда. Кәрләндиядә бары күктәге кояш кына үзгәрә. Кояшка карап кына ел фасылын белергә мөмкин.
    Кояш турында җитеп торыр. Сүзебезне Кыястан башладык бит, хәзер аның тормышына күчик.
    Кыясның әтиләре дә, бабалары да, бабаларының бабалары да гомерләре буена Читкәрдә яшәгәннәр. Аның буыны Әмир баба белән килгән кәмерләрдән үк башлана. Әйтүебезчә, Әмир баба шушы җирләргә беренчеләрдән булып килеп утырган. Шуңа күрә Кыяс үзенең шәҗәрәсе белән горурлана, әзрәк мактанып та ала.
    Кыяс та инде менә утызынчы көзен шушы Читкәрдә үткәрә. Кәләш алырга да җыена. Әти - әнисе Зәңгәрсуның сул ярында торсалар, Кыяс үзенә яңа йорт салып, уң ягында тора башлады.
    Урманнан утын ташып алып кайта. Утын сатып көн күрә.
    Менә бүген дә Кыяс иртән иртүк сикереп торды да тышка чыкты. Аның йорты иң авыл читендә торганга, оялмыйча, беркемнән курыкмыйча,  киемен салып ташлады да, йөгереп килеп Зәңгәрсуга чумды. Озак кына Зәңгәрсуның җылы суында иркәләнде. 
    Инде судан чыгып, киемен генә киям дигәндә, күзе янә елгага төште...  
    Зәңгәрсу яры буйлап, суны кызыл төскә буяп нәрсәдер  ага иде.
    "Нәрсә булыр бу? Кайдан агып килә икән бу кызыл су?” ,- дип уйланды Кыяс.
    Тиз генә киемен киде дә Кәрбашка йөгерде. Кызыл су турындагы хәбәрне беренчеләрдән булып Кәмергә җиткерү иде исәбе.
    Кыяс үзе йөгерде, үзе елгадан кызыл суны күзәтте. Кызыл су әле Кәрбашка барып җитмәгән булып чыкты. 
    Кәмер Кыясны салкын гына тыңлады – эшләре болай да  күп иде аның: бөтен Кәрләндия турында кайгырта бит.
     - Кыяс дустым! Минем эшем болай да күп бит. Син үзең генә тикшер әле яме: нинди кызыл су ул, кайдан агып килә? Тикшергәч тә миңа хәбәр бирерсең. Берәр әмәл кылырбыз. Яме?
    Кыясның башта күңеле кителсә дә; шундый хәбәр алып килде бит, ә аның хәбәрен чынга алмадылар. Кәмер үзе аны  тикшерүче итеп куйганын ишеткәч, шатлыгы эченә сыймады.
     - Ярар! Мин хәбәр итәрмен. Әлбиттә, хәбәр итәрмен!- дип кычкырып, Кәмернең өеннән чыгып йөгерде.
    Тиз генә йөгереп Читкәргә кайтты. Кайтты да олы юлга җыена да башлады. 
    Кием алды, ашарга җыйнады. Әтисеннән зур көймә сорап торды. Исәбе, көймә белән Зәңгәрсу елгасы буйлап өскә табан күтәрелү иде. Көймәгә барлык әйберләрен тутыргач олы юлга кузгалды. 
    Әти -әнисе яр буенда елашып, бердәнбер улларын озатып калдылар.


    ИКЕНЧЕ БҮЛЕК.
    Яралы батыр.
    Зәңгәрсуның агымы бик көчле үк түгел. Шуңа күрә, бер көн эчендә, Кыяс хәтсез генә араны көймәсендә йөзеп үтәлде. Яр буенда үскән агачлар гына куерганнан куера барды. Теге кызыл лента булып аккан су да зурайганнан зурая барды. Хәзер инде ул бер лента гына түгел, ә кечкенә инеш кебек ага иде. 
    Кич җитүгә, Кыяс көймәсен яр буена туктатып, кунырга урын эзләде. Бер зур агач башына менеп төн чыгарга булды.  Бу агач башимән иде. Аның ботакларында рәхәтләнеп йокларга да, ашап – эчәрлек тә урын табып була. Агачның киң яфракларыннан үзенә ястык та ясап алды. Өеннән алган ризыклары белән тамак ялгады.
    Урман эченнән килгән кыргый хайван тавышлары аңа бик озак кына йокларга комачаулады. Әти -әнисен дә искә алып куйды Кыяс: "Мине көтәләрдер, кадерлеләрем. Инде сагынып та өлгергәннәрдер”. Аннары күз алдына сөйгән яры килде. Ул Кыясның нинди олы юлга чыгып киткәнен белми дә калды бит.
    Күңеле тулып китеп, чак – чак елап җибәрмәде Кыяс. Хәтта, шундый авыр юлга ялгызы чыгып киткәненә дә үкенеп куйды. "Юк, бер башлагач эшне азагына кадәр җиткерергә кирәк инде!” дигән карарга килеп күзләрен йомды. Арыганлык үзенекен итте: бераздан Кыяс татлы йокыга да талды.
    Төшендә  аңа туган йорты керде. Менә ул үзләренең өе тирәли йөгереп йөри. Шатланып, ишек янына килә. Шунда күрә: өй эченнән, ишек тупсасы буйлап, ниндер су агып чыга. Ныграк карый  -кызыл кан! Ишекне ачмакчы була, ишек бирешми. Менә, берзаманны, ишек ачылып китә һәм Кыясның өстенә кызыл су ташкыны ябырыла. Аны аяктан егып, ташкын үзе белән бергә агызып алып китә. Кыяс кычкыра, кызыл судан йөзеп чыкмакчы була, бар гәүдәсе белән тыпырчына. Тик ташкын көчлерәк: аны кайдадыр агызып бара да бара. Аның белән бергә ниндидер ерткыч хайваннар да йөзеп йөриләр бу канда. Андый хайваннарны Кыясның гомерендә дә күргәне юк...
    Менә, берзаманны, Кыяс үзен шарлавыктан очканын күрә. Үзе оча, үзе кычкыра...
    Шап итеп, җиргә килеп төшкәнгә уянып китте Кыяс. Агач башыннан егылып төшкән икән.
    Йокысы шундук ачылып та китте. Тиз генә җыенды да юлга чыкты.
    Көймәсе белән бик озак та бармады Зәңгәрсуга агып кушылган инешкә тап булды. Кызыл су да әнә шул инештән чыга иде, дөресе, бөтен инеш шул кызыл су төсенә кергән булып чыкты.
    Кыяс көймәсен яр буендагы агачка бәйләп, юлын шул инеш буйлап, җәяү генә дәвам итте.
    Бик озак барды ул кызыл инеш буйлап һәм бер зур аланга килеп чыкты. Аланда яшел үлән куе булып үсә иде. Инеш тә шушы үлән арасыннан агып чыга булса кирәк. Үләнне ера – ера Кыяс аланның уртасына ук килеп керде. Килеп керде дә шак катты. Зур таш астыннан инеш җир өстенә бәреп чыккан җирдә бер кеше ята иде. Үзе ап- ак киемнән, озын сары чәчле, шундый ук сары мыеклы   бу  баһадир зур буйлы иде. Димәк, кешеләр нәселеннән... Күкрәге генә алсу төскә кергән, ярасыннан  кызыл кан ага икән. Кеше үзе Кыяска һушсыз кебек күренде.
    Кыяс бермәлгә куркыбрак калды. Аннан барлык көчен җыеп җирдә яткан кеше янына килде. Аңа эндәшеп карады, ләкин тегесе генә аңа җавап кайтармады. 
    Кыяс, көчкә - көчкә, яраланы инештән читкәрәк тартып чыгарды. Ярасын бәйләп куйды. Шунысы гаҗәпләндерде бәләкәй кәркешлене: кешенең тәнендәге яра өчпочмак рәвешендә иде. Үзе яраны бәйләде, үзе уйланды Кыяс: "Нәрсә булды икән монда? Кем бу кешене яралаган?”
    Тик сораулар җавапсыз калды. Кеше өч көн буена, һушына килмичә, саташып ятты. Әллә нинди сихерчеләрне дә, кәркешләрне дә, тагы әллә нинди сихерле сүзләрне дә бәйнә - бәйнә сөйләде кеше саташканда. Кыяс кына берни дә аңламый яралының янында утыра бирде. Көндә бу кешенең яраларын юды, шифалы үләннәр белән яраны каплап, яңадан бәйләп торды.
    Өченче көн үткәндә кеше аңына килде:
    - Мин кайда?
    Кыяс аңа барысын да аңлатып бирде.
    - Син урманда, инеш янында ятасың. Менә мин синең яраларыңны 
    бәйләдем.  Инде өч көн менә сине саклап утырам. Син өч көн буена һушыңа килмәдең бит.
    - Ә син кем? – яралының хәле булмаса да торып утырмакчы булды. Аңа Кыяс ярдәм итте.
    - Мин кәркеш Кыяс булам. Кәрләндиядә, Читкәрдә торам мин. Безнең Зәңгәрсудан синең каның агып килгәнен күреп алдым да, эзләргә чыгып киттем. Башта мин аның кан икәнен белмәгән идем инде. Мин шул кан эзе буйлап барып сине таптым да инде. Син күп кенә кан югалткансың. Кем яралады соң сине?
    - Монсы бик зур хикәят. Иң элек безгә  Закир бэй йортына ашыгырга кирәк. Юлда барсын да сөйләрмен, - дип батыр торып басмакчы булды. Кыяс аңа ярдәм итте.
    - Ә Закир бэй дигән кеше кайда тора соң? – дип Кыяс үзенең әйберләрен җыйды.
    Батыр, эндәшмичә генә, кулы белән төньякка табан күрсәтте. Янәсе, шул 
    якка табан  юл тотачакбыз. Кыяс та эндәшмичә генә аның белән барырга  ризалашты.
    Бер көн, бер төн бардылар алар куе урман эченнән. Батыр, ярасына карамыйча, алга атлады да атлады. Хәтта Кыяс та, кайвакыт, аңа җитешә алмыйча барды. Юлда барганда яралы батыр үзенең тормышы турында сөйләп барды...
    Батырның исеме Нил икән. Чыгышы белән борынгы, Карурман эчендә элек-электән яшәгән, ирекле аучылар нәселеннән. Хәзер инде бу ирекле аучылар кабиләсе юк. Тик аерым берничә аучы нәселе генә калган икән. Нилның йорты Карурманның төнбатыш ягындагы бер  аланда урнашкан. Ә үзе ул, ауга чыгып китеп, айлар, еллар буена чит якларда, төрле-төрле дөньялар  күреп йөри икән...
    Нил сөйләмендә Закир бэй турында да берничә сүз сөйләп үтте. Закир бэй зур сихерче икән. Андый көчле сихерчеләр дөньяда дүртәү генә икән. Алар гына төрле сихерләре аша тарихны үзгәртә алалар икән. Ләкин бу дүрт сихерчеләр бер- берсе белән бик үк сөйләшеп, аралашып та бармыйлар, ди. Араларыннан ниндидер кара мәче үткән. Бу вакыйга турында гади кешеләрнең берсе дә белми, чөнки бик күп сулар аккан, бик күп еллар үткән инде алар әрләшкән вакыттан. 
    Закир бэй, кайдандыр, җылы яктан килеп бу Карурманда урнашкан. Кәрләндия җирен дә күзәтеп, кәркешләргә ярдәм итеп тора икән...

    Икенче көнгә алар бер кечкенә тау янына килеп чыктылар. Тау башында сәер генә манара тора. Дөресрәге шакмак өй өстендә 20-25 метрга җиткән башня. 
    Тау астыннан менгәндә аларга башта биек манара гына күренде. 
    - Менә шушында тора да инде Закир бэй, - дип батыр тауга күтәрелә 
    башлады. Кыяс аның артыннан иярде.
    Тау башына менеп җиткәч кенә Кыяс манара астындагы йортны күреп калды. Ишек янына килеп тә җитмәделәр, аларның каршысына  ак сакаллы бер карт килеп тә чыкты. Аз гына бөкерәйгән, сәер зәңгәр таякка таянган  карт иде бу. Башына  зәңгәр түбәтәй кигән. 
    Юлчыларга :
     - Күптән көтәм инде мин сезне! Әйдәгез рәхим итегез, түрдән узыгыз - дип өйгә чакырды Закир бэй.
    Арыган юлчылар  өй эченә үттеләр.


    ӨЧЕНЧЕ БҮЛЕК.
    Закир бэй һәм коточкыч ачышлар.

    Карт аларны гади генә агачтан эшләнгән өстәл артына утыртты.
    Утыргач кына Кыяс өй эчендәге яктылыкка игътибар итте. Бүлмәдә бернинди дә тәрәзә юк иде, ә үзе якты. Бүлмә эче ниндидер сихри нур белән тулган. Хәтта, ул нурның төсен дә күреп була кебек. Ул ачык зәңгәр төс, нәкъ бабайның сәер таягы төсле. Кыска бабайның ак сакаллары да, кайчак, зәңгәрсу төсенә керә кебек тоелды кәркешкә.
    - Сөйлә инде, улым, нинди яңалыклар алып килдең? Нинди кайгылар безгә ябырылырга тора? – дип сүзен башлады Закир бэй.
    - Эш шунда, ки, безнең якларга кара яу килергә җыена. Син, Закир бэй беләсең бит инде: мин юл йөрергә яратам. Бервакыт, мине, юл газабы дигәндәй, Туңдыр якларына китереп чыгарды... Син, кәркеш, белмисеңдер әле андый җирләрне, - дип Кыяска да эндәште. - Ул җирләр менә шушы  Карурманның көнчыгыш ягы тәмамланган яклардан башлан. Анда күп вакыт салкын кыш тора,  ачы җилләр исә. Туңдыр якларында башлык булып сихерче Кабур идарә итә. Кабур да Закир бэй кебек зур сихер иясе. Алар, сиңа әйткәнемчә, дүртәү генә. Менә шулай, Туңдыр җирләрендә ау аулап йөри идем; анда, әйтергә кирәк ач этбаш-сыераяк дигән җанварлар яши, шуларның берсен тотарга иде исәп. Килеп чыктым мин бер зур гына күл буена. Күл өсте боз белән капланган инде, әлбиттә. Шул күл уртасында бер тирмә тора. Мин иң элек күрми дә тора идем әле, чөнки бу тирмә ап-ак кар төсендә. Үткер күзләрем тирмәгә аз гына ара калгач күреп алдылар.  Тирмәнең ал ягы миңа күренми иде әле. Анда исә ике сакчы сакта тора икән.
        Мин, карга ятып, тирмәнең  янына ук шуышып килдем. Шушы ак халатым мине кардан аермый бит. Тирмә янына ук шуышып килдем дә ишетәм: эчтә ике кеше сөйләшә. Берсенең тавышын шундук таныдым. Туңдыр җирләренең башлыгы Кабурны мин элек үк күргәнем бар иде. Аның калын "тимер” тавышын бүтән тавышлар белән ботау мөмкин дә түгел. Менә икенчесен генә танымадым.
       Кабур әйтә: "Алайса, сөйләштек. Син, Көзгекүлдә давыл куптарып, Кәрбашка давыл каплыйсың, - ди. - Ә мин Зәңгәрсу буйлап үземнең колларымны –этбаш-сыераяклар өерен җибәрәм. Алар ач, юлларындагы барлык  җаннарны юкка чыгарачаклар. Ә мин...” 
    Үзенең нәрсә эшләячәген Кабур әйтергә өлгермәде. Нәрсәдер сизенеп: "Безне тыңлап торалар бугай”,- диде.
        Мин, ипләп кенә торып бастым да, бар көчемә Карурманга йөгердем. Бик озак йөгердем мин урман эченнән. Нинди сихер ярдәмендәдер белмим, тик Кабур озакламый минем каршыма ук килеп чыкты. Син мине тапкан инеш буенда инде, Кыяс. 
    Шул инеш янында без Кабур белән сугыштык та инде. Ул сихерле таягы белән мине сихерләмәкче була. Тик сихере генә миңа тими. Син, Закир бэй биргән амулет ярдәм итте. Кылычлар белән бик озак кына сугыштык. Инде җиңә дә башлаган идем инде. Арттан гына кемдер килеп башыма сукты да мин һушымны югалттым. Шуннан үземнең кылыч белән  кадап киткәннәр инде. Һушсыз ничә көн ятканмындыр, белмим. Менә бу бәләкәй кәркеш кенә килеп коткарды мине, -дип тәмамлады хикәятен Нил.
    - Тәк-тәк! – дип Закир бэй бүлмә буйлап йөрергә кереште. Үзе йөри, үзе сакалын сыйпый. – Мин күптән инде ул Кабурдан берәр явызлык көткән идем. Минем Изге Китап та көнчыгышта кара көч барлыкка килгәнен хәбәр итте бит. Димәк, Кабур кем беләндер берләшмәсендә, Кәрләндия җирләрен яулап алмакчылар инде...
      Кыяс сискәнеп китте.
    - Ничек инде, безнең  җирләрне яулап алалар, ди? – дип сикереп торды.
    - Тынычлан, кәркеш! Без бу кара эшкә юл куймабыз, - дип Закир бэй Кыясны тынычландырды. – Кабур күптәннән Кәрләндия җирләренә күзен майлап йөри, тик... Әйдәгез, башта Изге Китапка күз салыйк.
        Закир бэй икенче бүлмәгә үтә торган ишек янына килде. Ишек ачылды. Ишек артында кечкенә бүлмә булып чыкты. Нил үзе белән кыясны да чакырып, бүлмәгә үттеләр. Ишек ябылды. 
    Ишек артында ниндиер тавыш ишетелде дә яңадан ачылды. Ишекне узу белән алар инде икенче бүлмәгә килеп чыктылар.
    - Без кайда? – Кыяс бөтенләй гаҗәпләнеп калды.
    - Өемә кергәндә манара күргән идеңме? Менә без шул манараның башындабыз инде.
        Закир бэй бүлмә уртасындагы кечкенә өстәл янына килде. Өстәлдә ак нурга күмелеп калын китап ята иде. Кыяс шундук бу, Закир бэй әйткән, Изге Китап икәнен аңлап алды
    Закир бэй Изге Китап алдына басып сихер догасын укый башлады.
        Бу вакытта Кыяс сокланып-сокланып манара тәрәзәсеннән Карурманны күзәтте. Аның беренче мәртәбә шулай, кошлар очкан биеклектән, җирне, агачларны күрүе иде. Читкәрен генә, эзләп – эзләп караса да, күрә алмады.
    Закир бэй Изге Китап өстендә догалар укыды да укыды. Берзаман, ул тынып калды. Изге Китапны ак нур ялмап алды. Әзрәк янып торды да нур сүнде. Китапның зәңгәр битләрендә, үзеннән үзе, сәер тамгалар языла башлады.
    Закир бэй, тамгалар язылып беткәч:
      - Әйе, чыннан да кәркешләргә зур куркыныч яный. Ничек тә аларны коткарып калырга кирәк, - диде. - Әгәр без аларга ярдәм итмәсәк, бөтен Кәрләндия җирен Кабур басып алачак. Менә аның белән тагын кем икәне генә миңа әле билгесез. Безгә Кәмерне дә тизрәк искәртергә кирәк. 
    Закир бэй шулай диде дә, безнең геройларыбыз манардан аскы бүлмәгә төшеп, юлга әзерләнә башладылар. 
    Аларга вакытның һәрбер минуты алтын дәрәҗәседәй кыйммәт тора иде...


    ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК.
    Кәрләндия яуга әзерләнә.

    Кәрләндиядә аларны беркем дә көтми иде. Бигрәк тә, алар өчесе дә өч зур бөркет өстендә килеп төшүләрен. Бөркетләрне Закир бэй чакырып китерде. Таягын өскә күтәреп тылсым дога укуы булды һавада өч зур бөркет күренде. Менә алар шул бөркетләрнең өстендә килеп тә төштеләр Кәрләндия башкаласы Кәрбашка. Дөресрәге, Кәмер торган тау янына. Закир бэй шундук бөркетләрне кире очырып җибәрде. 
    Өч героебыз: кәркеш Кыяс, ирекле аучы Нил һәм сихер иясе Закир бэй Кәмернең йортына күтәрелделәр.
    Аларны каршы алырга Кәмер үзе чыкты. Йөзе яшь күренсә дә бик зур акыл иясе (сихер белән идарә итүдә Закир бэйдән күпкә калышса да) устендә соры халат, башында яшел башлык, кулында ачык яшел төстәге сихер таяк.
    Кыяс иң беренче Кәмер янына йөгереп килде.
       - Кәмер, Кәмер, таптым мин Зәңгәрсудагы кызыл әйбернең нәрсә икәнен. Менә бу батыр аучы Нилның каны булган ул, -дип кызу-кызу гына аңлатып та бирде. 
       - Без сиңа бик начар хәбәрләр алып килдек әле, - дип сүзгә кушылды Закир бэй.
    Нил тау башыннан Кәрләндия җирләрен сокланып күзәтте. 
      - Юк, юк, бирә булабызмы шундый матур җирләрне Кабурга, - дип авыр сулап кына куйды.
    Көтелмәгән кунаклар Кәмер артыннан өй эченә уздылар. 
    Кәмернең йорты, әйтүебезчә, Кәрбаш авылы янындагы зур булмаган тау башына урнашкан. Ак таштан салынган йорт тыштан кечкенә күренсә дә эче аның бик иркен. Ә төннәрен Кәмернең йорты матур утлар белән янып, әллә кайдан ерактан күренеп тора. Йорт яныдагы кечкенә бакчада алмагачлар, груша агачлары үсә. 
    Кәмер кунакларны өстәл артына чакырды.
    Шифалы су эчә-эчә, кунаклар ничек Кабур явын кайтарырга дип уйлый башладылар. Аларны шул хәлләр дә борчыды: Кабурның ни эшләячәген дә, аның кем белән бергә кәркешләргә каршы яуга чыгуын да белмиләр иде алар әлегә.
       - Тәк, Кабурның "дусты” Көзгекүлдә давыл чыгарачак... Димәк, бу сихерче су сихерен бик яхшы куллана белә. Андый акыл ияләреннән мин бары Сукар бэйны гына беләм. Аңардан булырга мөмкин. Аның күңеле дә карадан булса кирәк... – дип үз-үзенә сөйлән башлады Закир бэй. – Сукар бэй, әлеге вакытта, да әнә шул Көзгекүл теге ярындагы Өчтауда яши дип ишеткәнем дә бар иде. Өчтауның теге ягында зур мәмриядә дә яши диләр аны. Аңа каршы торып була... Кәмер, менә син булай эшлә: Көзгекүл яры буенча, бер ун метр саен, зур булмаган көзгеләр куеп чык. Көзгеләр күл ягына карап торсыннар. Бер зур көзгене Зәңгәрсу Көзгекүлгә койган тамакка куй. Сихер догасын үзем укырмын.
    Кәмер Закир бэйның боерыгын үтәргә чыгып йөгерде. Кәрбаш кәркешләрен җыеп, аларга эшнең нидә икәнен аңлатты. Бер сәгатьтән инде алар бу эшне бетереп тә чыктылар.
    Закир бэй бу вакытта икенче планнар кора иде.
      - Менә этбаш-сыераякларга каршы гына ни эшләргә. Син, Нил нәрсә әйтер идең? – дип аучыдан сорады.
      - Алар куркыныч хайваннар, әлбиттә, тик аларның бер йомшак яклары бар: бигрәкләр дә аңгыра башлылар алар. Менә шул якларын үзләренә каршы кулланырга була.
     - Әйе, менә аларны үз өстеңә ал әле. Мин ничек тә Кабур бэйның ниятләрен белергә тырышырмын, - дип Закир бэй урамга чыкты. 
    Кыяс белән Нил да аның артыннан иярделәр.
    Нил як-ягына карап торды да:
     - Мин Читкәр ягына юл тотам, - дип, кәркешне дә ияртеп, күздән югалды.
    Закир бэй Кәмернең бакчасына кереп, алмагач янына утырып, күзләрен йомды. Аның сихерле уйлары Туңдыр якларына табан очып китте...
    Кыяс белән Нил Кәрләндия авыллары аша үтеп Читкәргә юл тоттылар. Кабурның этбаш-сыераяклары һөҗүмнәрен Зәңгәрсу буйлап башласалар, юлларында иң беренче Читкәр булачак иде бит. Һәрбер авылда алар авыл башлыкларына яу турында хәбәр җиткереп бардылар. Бөтен кәркешләргә дә коралланырга кушып, юлларын дәвам иттеләр.
    Юлда барганда Кыяс:
      - Нинди соң алар этбаш –сыераяклар? – дип сорады аучыдан.
      - Алар бик явыз хайваннар, Кыяс, - дип сөйләп китте Нил. – Башлары аларның этнекенә охшаган. Дөресрәге, бүренеке дисәң дә була. Күзләре көндезен дә кызыл ут булып янып тора. Гәүдәләре вак-вак таш кебек тәңкәләр белән капланган. Шуңа күрә аларны кылыч белән генә кадап үтереп тә булмый. Аяклары аларның серныкы кебек тояклы. Үзләренең исемен дә алар әнә шуннан алганнар инде алар – этбаш –сыераяк. Йомшак урыннары аларның әнә шул тоякларында да бар: ике тояк арасына пычак яки башка берәр тимер әйбер кадасаң гына да үтереп була аларны...
      - Кайдан килеп чыкканнар соң алар? Минем ишеткәнем дә булмады алар турында, - дип гаҗәпләнде Кыяс.
      - Менә монысын беркем дә белми инде... Берәүләр аларны төньяклардан Туңдыр җирләренә килгән диләр, икенчеләр Кабур бэй уйлап чыгарган ерткычлар алар, диләр.

    Юл буе, сөйләнеп барып, кичке якка гына алар Читкәр авылына килеп керделәр.


    БИШЕНЧЕ БҮЛЕК.
    Яу.

    Иң беренче Читкәр башлыгы белән очраштылар. Аңа тиз генә хәлнең ничек икәнен аңлатып бирделәр. 
    Төнгә башка дүрт авылдан да батыр кәркешләр җыела башлады. Барысы да үткен кечкенә кылычлар белән коралланганнар.
      Нил аларга карап торды да:
     - Әйе, сезне этбаш – сыераякларга каршы җибәреп булмаячак, - диде авыр сулап. – Алар сезне тапап кына китәчәкләр. Монда икенче юл уйларга кирәк булачак.
    Бераздан ул уйлап та тапты. Авылдагы барлык кәркешләрдән энәләр, очлы тимерләр, пычаклар җыеп чыктылар. Аларны агачлардан ясалган түгәрәк шарларга беркетеп, Зәңгәрсу ярлары буйлап чәчеп чыктылар.
    Инде иртәнге якка Зәңгәрсуның карурманнан агып чыккан җире белән Читкәр авылы янына кадәр агып килгән яр буйлары вак очлы тимерләр белән чәчелгән иде.
      - Менә, бу энәләр, тимерләр аларның аякларына керәчәк тә,  этбаш –сыераяклар үләчәк, - дип аңлатты Нил кәркешләргә.
    Шулай дип әйтте әйтүен, ләкин ирекле аучының күңелендә шик бар иде. Бу тимерләр белән генә  зур канэчкеч хайваннарга каршы торып булмаячагын яхшы аңлый иде ул. Тик кәркешләрне дә куркытасы килмәде аның.
    Этбаш – сыераяклар өере тәк тә Зәңгәрсу буйлап кына килмәячәк. Алар урманның көнчыгыш ягының төрле җиреннән килеп чыгарга мөмкиннәр бит. Кабур "су буйлап”, - дип сөйләде дә ул. Алар бит әле уйларын да үзгәртергә мөмкиннәр...
    Нилны төрле шундый авыр уйлар борчыды.
    Иртәнге якта Кәрбаштан, Закир бэйдан, хәбәр белән бер яучы понида чаптырып килде. Нилга хат тапшырды.
    Нил тиз генә, читкә китеп, хатны ачты.

    Нил!
    Мин тылсым белән белдем: кич җитүгә яу башланачак. Йөзләп тирәсе этбаш –сыераяклар  Читкәр тирәсендәге Карурманда йөриләр. Бездә  -Кәрбашта төштән соң ук давыл чыгачак. Без яуга әзер. Сез дә нык торыгыз. Мин сезгә ярдәм итәргә тырышырмын.
    Закир бэй!

    Хатны укыгач Нилның күңеленә җылы йөгерде.
    "Димәк, каршы торачакбыз!”,  дип уйлап куйды. –"Әлбиттә, Закир бэй безне ярдәменнән калдырмаячак!”...

    Закир бэй, тулысынча уйларының дөреслегенә ышанып бетмәсә дә, Көзгекүл белән Кәрбашка давыл куптаручының артында Сукар бэй тора, дип уйлый иде.   
    Зәңгәрсу Көзгекүлгә кушылган җиргә кәркешләр зур түгәрәк көзге алып килделәр. Җиргә куйдылар. Закир бэй көзге алдына басым сихер догасын укый башлады:
      - Кора бур шарам тубас! Кора бур кабал лабас! Тора мул набат бурас! Тора нут кабат булас!
    Ул сихер укыганда, алдындагы көзге акрынлап һавага күтәрелә башлады. Җирдән бер өч метр тирәсе күтәрелгәч туктап калды, урыныда әйләнеп торды да, Көзгекүл ягына карап, туктап калды...
    Шак –катып карап торган кәркешлеләр, күл буена тезелгән башка көзгеләрнең дә шулай ук һавага күтәрелүләрен, җирдән өч метр тирәсе биеклектә эленеп калуларын күрделәр.
    Көзгекүлнең икенче яры бу яктан күзгә күренми иде. Бары тик Өчкыя тавы күләгәсе генә күлнең теге як суын кара төскә буяп тора.
    Закир бэй, Кәмер һәм җыелган барлык кәркешләр дә теге яктан кара яу көтә башладылар. 
    Дошманнары озак көттермәделәр...
    Башта Көзгекүлнең аргы ягында су дулкынлана башлады. Шуннан су кайнагандай гөрелдәргә тотынды. Берзаманны су әйләнеп зур багана барлыкка килде. Зурайганнан зурая барды бу су өермәсе. Менә, бермәлне, ул инде, Өчтау биеклегендәй булдып, тауларны да каплады. Су өермәсе Көзгекүл буйлап шуышып Башкәргә табан килә башлады.
    Мондый галәмәт әйберне күргәч бөтен кәркешләр качып беттеләр, Закир бэй белән Кәмер генә яр буенда торып калдылар. 
    Менә су өермәсе алар өстенә килә башлады. Өермә, ярга бер ун метр калганда, Закир бэй бар көченә кычкырып җибәрде:
     - Кора! Тора! Булас!
    Өермә баганасы, җир астына кереп китте мени, күз алдында таралды да төште. Әйтерсең шундый галәмәт су өермәсен Көзгекүл үзе йотты. Өермә югалу белән күл өсте дә тынычланып калды. Сихер белән "эленеп” торган һавадагы көзгеләр дә җиргә коелдылар.
    Тирләп –пешкән Закир бэй Кәмергә:
     - Менә кара көчләрнең сихерен көзгеләр аша үзләренә дә кайтардык инде, - дип аңлатты.
     - Тагын өермә булмасмы соң? – дип сорады, әзрәк курка төшкән Кәмер. Дөресрәге ул үзе өчен түгел, ә кәркешләр язмышы, Кәрбаш язмышы өчен ныграк курыккан иде.
     - Юк, - диде Закир бэй сакалын сыйпап. – Бу давылның сихере бик көчле иде. Димәк сихерче дә бу давылны ясар өчен бик күп тылсым сарыф иткән. Аңа тылсымын яңартырга, кимендә,  берәр атна кирәк булачак әле. 
    Шуннан, нәрсәдер исенә төшергәндәй:
     - Безгә хәзер Читкәргә ярдәмгә ашыгырга кирәк. Анда эшләр бик хөрт булмагае.
    Зәңгәрсу яры буена килеп үз-үзенә сихер догасы укый башлады.
    Берзаманны, су өстендә әллә нинди зур балык калкып чыкты. Закир бэй аның өстенә атлады. Таягына таянды. Таягы теге зур балыкка береккәндәй булды. Яр буенда калган Кәмергә:
     - Ә бу көзгеләрне күл төбенә батырырга кирәк булыр. Алар, күпмедер дәрәҗәдә, теге кара сихерне үзләренә суырып алдылар бит, - диде дә, Зәңгәрсу буйлап йөзеп китеп, күздән югалды...
    Бу вакытта анда сугышның нәкъ кызган мәле генә иде...

    Көн кичкә авышканда беренче этбаш – сыераяклар өере күренде. Өер, бер, егермеләп хайваннан тора иде. Зәңгәрсу буйлап куркыныч хайваннар өере килеп чыккач Кыяс бераз куркып та куйды. Алар Нил белән һәм тагын егермеләп кылычлар белән коралланган кәркеш авыл башында торган, зур  булмаган манарадан күзәтеп тордылар.
    Иң беренче өернең яртысыннан күбесе авылга килеп җиткәнче үк үлеп беттеләр. Аякларына кәркешләр тезеп чыккан очлы тимерләр кадалган иде. Исән калганнары, манарага якынлашып җитүгә, Нил белән кәркешләр килеп качкан урыннарыннан килеп чыктылар. Каты сугыш башланды. 
    Кәркешләр кылычлары белән сыгып карыйлар, тик хайваннарның тиресен тишә алмыйлар. Нил исә бу вакытта дүрт этбаш – сыераякның башына җиткән иде. Ул кылычы белән теге җанварларның тояклары арасына гына кадап ала, тегеләре инде җан да бирәләр.
    Үзен сырып алган өмнән, кәркешләрнең җиңелүен күреп:
     - Тояклары арасына кадагыз, тояклары арасына, - дип кычкырып җибәрде. 
    Кыяс башта, мондый хайваннарны шундый якыннан күреп, югалып калса да, кылычы белән уңга сулга селтәнә башлады. Тик, бер хайванны да чәнчи алмаганыннан, тагын да ярсыбрак китеп, өернең уртасына ук барып кергәнен сизми дә калды. Нил аучы кычкырганда, этбаш – сыераяклар Кыясны тапап киткәннәр иде инде.
    Нилның сүзләре кәркешләргә шундук барып җитте. Алар этбаш –сыераякларның тояк араларына кадый башладылар. Бер сәгатьләп вакыт эчендә, Нил ярдәме белән соңгы этбаш –сыераякны да үтереп ташладылар.
    Шундук, җәрәхәтләнгән, һуштан язган кәркешләрне манарага ташый башладылар.
    Нил Кыясны бер өер этбаш – сыераяклар  астыннан тартып алды. Шунда гына Кыяс һушына килде.
     - Без җиңдекме? –дип сорады аучыдан.
     - Әлегә җиңдек. Тик озакламас, яңа өер килердер. -  дип аучы кыю кәркешне манарага алып керде.
    Икенче төркем өер дә озак көттермәде. Бу өер, хәтта, алар көтмәгән яктан килеп чыктылар. Көньяк Карурман эченнән килеп чыккан өер турында сакта торган кәркеш кычкырып җибәрде.
    Берничә минут эчендә ач, кыргый этбаш –сыераяклар өере алар утырган манараны камап та алдылар. Бу өер беренчесеннән күпкә зурырак иде.
    Нил кәркешләргә башта манарадан чыкмаска кушты. Бары очлы тимерләрне кыргый яу өстенә койдылар. Ләкин бу тимерләр бик күп үк этбаш – сыераякның башына җитмәде, ә киресенчә, аларны ярсытып кына җибәрде. Менә алар тояклары белән манара ишеген вата башладылар. 
    Кәркешләр, гомерләре белән хушлашып, соңгы сугышка әзерләнделәр...
    Этбаш –сыераяклар ишекне җимереп керүләре булды, барлык манараны яңгыратып көчле шартлау ишетелде.
    Нил да бермәлгә югалып калды. 
    Ә этбаш –сыераяклар дөрләп яна башладылар. Кәркешләрнең күбесе бу вакытта һуштан язып яталар иделәр иде инде.
    Нинди яңгырау булды соң ул?..
    6-нчы бүлекне кучереп алып укырга мөмкин
    Категория: Проза | Өстәде: Khalit | Теглар: Кәрләндия хроникасы, Халит
    Караулар: 782 | Күчереп алулар: 57 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz