(юмореска)
Хәдичә әби, коймагын пешереп, чәй генә әзерләп йри иде, ишектә күршесе Галимә әби күренде. - Исәнме, ахирәткәем! - Колагың каты булса, коймак исен әллә кайдан сизәсең, - дип үз-үзенә сөйләнә Хәдичә әби чәй ясавын дәвам итте. Галимә әби өстәл артына утырды. - Нәрсә, Галимә, улларың кайтмады? Галимә әби саңгыраурак булганга бу сүзләрне аңлап бетермәде. - Юк, юк, кулларым талмады. Бәрәңгене утап бетерә яздым инде. Хәдичә әби тагын, тавышын күтәреп кабатлады: - Улларың кайтмадымы, дим? Монысын чукрак әби ишетте: - Юк, шул, кайтмадылар. Алар шулай чөкердәшә-чөкердәшә, тирләп-пешеп, яңа туган коймаклар белән чәй эчәргә керештеләр. - Күршекәем, беркөнне Уфага барган идем бит, - дип башлады хикәятен Хәдичә әби.
"Өмет” № 23, 27 февраль 1996 ел.
|