ТУЙ МӘЗӘКЛӘРЕ
Туйда тамада, яңа кода – кодагыйларга карап, такмаклар җырлый икән: Әтәчтә дә кикерек, Тавыкта да кикерек. Ашап эчеп алгачтын Бергә - бергә сикерик.
Кода белән кодагый бу җырга бик тә үпкәләгәннәр, ди. Чөнки, авылларында аларның кушаматлары "ӘТӘЧ” булган, ди.
* * *
Туйда килен белән таныштыралар икән: - Таныш булыгыз – Фина килен! Чукрагырак бер кодагый: - Ә-ә, Кинофильмени? – ди икән.
Ә сезнең якларда нинди туй мәзәкләре бар икән?
|