ТЕКӘ ТАЧКА.
Фәрит эштән кайтып килгәндә дустын очратты. Римал аңа үз үтенече белән килгән икән:
- Дустым ярдәм ит инде. минем бит тачкамны урладылар, - дип, чак-чак күз яшьләрен генә чыгармый, ялварырга тотынды.
Дустының өстендәге сәләмә киемнәрен күрсә дә Фәрит аптырамады:
-Ярар, кемнәр урлады? Нинди тачка? – дип сораша башлады.
- Мин беләм аларны. Әле универмаг артында торалар алар, - дип Фәритне үзе артыннан ашыктырды. – Тәгәрмәчләре дә япунскийлар иде. Ике кулсыз-аяксыз калдым бит...
Дустының зарын тыңлый-тыңлый Фәрит рация аркылы дежурныйга шалтыратып "подкрепление” чакыртты.
-Ике кулсыз-аяксыз калдым бит, - дип зарланды һаман дусты.
Фәрит дусты Римал һәм бер төркем милиция белән универмаг артына килеп кергәндә бомжлар гына тапкан "табышларын” бүлешәләр иде. Милицияләр берәм-берәм дөмбәсләп ташлагач тегеләр хәзер үк тачканы китереп чыгардылар.
Япунский тәгәрмәчле балалар коляскасын китереп чыгаргач барысы да аптырап калдылар.
Римал гына үзенең текә тачкасын кочаклый кочаклый:
-Менә бит минем тамак туйдыргычым. Япунский тәгәрмәчле бит ул, ике кулым, ике аягым бит ул минем, - дип коляска тирәли йөгергәләде.
Баксаң, Римал, бөлгенлеккә төшкән дә, менә шушы коляскасы белән чүплекләрдән шешә җыеп йөри икән.
Коляска эчен дә карады да:
- Монда минем штык-көрәк тә бар иде?- дип көрәк таптыра башлады.
Милиционерлардан куркып, кыйналган бер бомж:
- Аны алып торганнар иде. "Эштә” бит әле ул. Кайту белән сиңа тапшырырбыз, процент белән,- дип калды.
Римал үзенең "эш коралы” табылуга шатланып бетә алмый, урам буйлап коляскасын этә-этә паркка табан атлады.
Фәрит тә үзенең элекке дустына "ярдәм” итүенә күңеле булды.