Сыйлаган булсак.
Әдһәм абый сөйли: - Себердә, Тәлгатьнең туган көнен икәү генә үткәреп утыра идек, - ди. – Бергә эшләгән бер егет кергәнен күреп калдым да, аракыны тиз генә мендәр астына яшереп куйдым. Бер ярты сәгать утырды бу безнең белән. Ул чыгып киткәч аракыны барып карасам... агып беткән, төбендә генә калган. Тәлгать әйтә: - Син юри үзеңнең мендәреңә түккәнсеңдер әле, - ди. – Төнлә иснәп кенә ятырга уйлагансыңдыр. шул ук тарих:
Абый сөйли: Тәлгатьнең туган көнен үткәрергә булдык. Бер генә ярты алдык. Берне генә кабырга өлгердек. Кемдер керә. Мин аракыны "шалт” мендәр астына яшереп куйдым. Ерак таныш булып чыкты. Ну, моңа да саласы килми, аракы аз. Теге озак кына утырды. Ул чыгып китү белән шешәне барып карасам, агып беткән – бөкесен бормаганмын икән. "Эх, салып биргән булсак, үзебезгә дә хәтсез калыр иде әле”, дибез. Минем мендәргә генә аккан. Тәлгать көлә: "Төнлә иснәп ятыр өчен түккәнсеңдер әле!”, ди.
|