"ШАП” ИТКӘН.
Бер татар әбиенә шәһәрдән 5 яшьлек оныгы кайткан икән. Бермәл, бу әбикәйгә күрше ахирәте кергән. Сүз арасы сүз чыгып, китеп бу ахирәтләр бик бирелеп ләчтит сатып утыралар, ди. Әбикәйнең оныгы урамда уйнап йөри икән. Бервакыт йөгереп өйгә килеп кергән дә: - Нәнәй, "шап” итәемме?, - дип сорый икән. Оныгы "сугышлы” уйныйдыр дип уйлап әбикәй: - Ит, балам, ит! – ди икән. Оныгы тагын йөгереп урамга чыгып китә. Әбиләр сөйләшүендәләр. Аларның серләшүләрен бүлеп, бераздан, онык тагын йөгереп керә: - Нәнәй, тагын "шап” итәемме? Нәнәе оныгының сүзенә игътибар итмичә сөйләшүен дәвам итә: - Ит, улым, ит, ит! Оныгы тагын урамга чыгып китеп югала, тик озак та үтми бала тагын йөгереп керә. - Нәнәй, "шап” итәемме? - Ит, бәпкәччәем, ит! Бераздан әбикәй, ахирәтен озатырга дип тышка чыгалар һәм күтәрмәдәге хәлне күреп шак каталар: оныгы әбикәйнең яңа чыккан чебешләрен ала да икән, күтәрмәгә салып өсләренә сикереп баса икән. Яңа туган чебешләр "шап” иткән тавыш чыгарып шартлыйлар икән. Менә шулай итеп оныгы әбикәйнең барлык чебиләрен "шап иттереп» бетереп тә куйган.
|