АБЫЙ, КАЙТТЫҢМЕНИ?
Авылдагы бер ир бик нык "кабырга” ярата. Бер "каба” башласа, бик нык итеп, атналар - айлар буе "каба”. Аның шәһәрдә игез сыңары бар икән. Алар бер -берсенә бигрәк тә охшашканнар инде. Бервакыт, шулай бу ирнең бик нык "капкан” чагында, хатыны, аның каршысына, зур көзге китереп куйган. Янәсе күр үзеңне, нинди хәлгә төшкәнсең. Бу ир берзаманны уянып киткән икән дә: -- Бәррәч, абый! Син каттыңдамени? – дип гаҗәпләнә икән. * * * Тормыш шулай үзе мәзәкләр бирә. Анекдотны кабатлаган кебек... Бер чукча шифоньер алган икән. Ике ишекле. Ишеген ачып җибәрсә зур көзге тора. Көзгедә үзен күреп: -- Хатын, кара әле! Абый безгә кунакка килгән бит, - дип әйтә, ди. Хатыны килеп баскан да: -- Кара, янында әллә нинди пумалабашы да бар, - дип әйткән, ди.
|