НИЧЕК ЭЛЯ АЮГА ЯРДӘМ ИТКӘН. (әкият) Кызым Эльвинага багышлана.
Борын – борын заманда яшәгән ди Эля исемле кыз. Бу кыз бигрәк тә урманны яраткан ди. Ул көннәр буе урман эчендә йөрегән, төрле хайваннар белән сөйләшкән икән. Беркөн аның каршысына соры бүре йөгереп чыккан. Үзе талчыккан, бик озак йөгергән икән. - Эля, әйдә, тизрәк минем белән. Син бармасаң, безгә ярдәм итмәсәң харап булабыз, - ди икән соры бүре телләрен асылындырып. - Нәрсә булды инде тагын? – ди икән кыз. Үзе тиз генә бүре артыннан ияргән. Бүре юлда барышлый барысын да сөйләп биргән. Имеш, урман хуҗасы аю төнлә авылга килгән икән. Авылдан ул тавык урлаган. Тавык урларга аны шул җирән төлке өйрәткән инде. Менә шул тавыкны аю алып кайткан икән өненә һәм пешереп ашарга булган. Ашап утырган чагында тамагына тавык сөяге кадалган икән. Беркем дә аны алалмый, ди. Хайваннарның, бит инде, аларның куллары юк. Менә шуңа күрә Эляны эзләп тапканнар да... Бүре белән Эля аю янына килеп җиткәндә, аю җиргә ятып,үкереп – үкереп елап ята икән. Эля аю янына якын ук килгән дә: - Менә ул, урлашып йөресәң шулай була ул! – дигән. - Коткар инде мине, - дип елый аю. - Башка урлашмыйсыңмы? – дигән Эля аюга кисәтеп. - Юк, юк! Берүк коткара гына күр. Башка беркемнең дә тавыгын урламам, авылга якын да бармам. Аю үкергәннән үкерә икән. Бар урман җәнлекләре бу тавышка җыелаганнар. Эля кечкенә кулы белән аюның авызыннан кадалган сөякне дә тартып чыгарган. Аю шатлыгыннан Эляны күкләргә чөеп мактаган икән: - Зур рәхмәт, Эля! Син мине коткардың, - дип җырлаган. Бар җәнлекләр шатланганнар, соңыннан төрле уен уйнаганнар. Кич җитү белән аю, Эляны күтәреп урман читенә кадәр үк китереп куйган. - Иртәгәгә кадәр, - дип Эля өенә йөгергән. - Тыныч йокы! – дип аю кулларын селтәп калган.
|