Кушлавыч мәктәбе дусларыбызның сайтында бик тә кызыклы мультикка тап булдым. Бу мультфильмны татарча булуы куанчылы хәл. Мультфильмны Екатеринбургтагы "Лукоморье пикчерз" мультстудиясы чыгарган икән.
Кечкенәләргә мондый өйрәтүче мультикларның, бигрәк тә аларның татар телендә булуы бик мәслихәт. Беренчедән, балалар светофор белән таныша, икенчедән - төсләр аерырга өйрәнсәләр, өченчедән саф татарча сөйләшергә дә өйрәнерләр дигән өметтә калырга кирәктер.
Ә менә монысы Екатеринбургларның иң тәүге иҗат җимешләре икән. Бу мультфильм бөек рус язучысы А.С.Пушкинның "Руслан һәм Людмила" поэмасы прологы буенча ясалган. Текстны Тәлгать Хәмәтшин укый. Әйтергә кирәк, татар теленнән башка бу мультфильм 25 телгә тәрҗемә ителгән икән!
Кечкенә генә дусларыбыз да А.С.Пушкин иҗаты белән таныша алалар. Бик мәслихәт)
|