25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Ул һәр елны кышкы сессия тәмамланганнан соң, «Татьяна көне» исеме астында билгеләп үтелә.
Борынгы заманда Татьяна көне — Татиана Римская исемле, тормышында зур җәфа һәм газапларга дучар ителгән каһарман хатын-кызны искә алу уңаеннан үткәрелгән. Һәм менә 1755 елда патшабикә Елизавета Петровна Мәскәү университетын ачу турында Указга кул куйгач, «Татьяна көне» университетның туган көне буларак бәйрәм ителә башлый, ә Татиана Римская исә барлык студентларны яклаучы изге буларак санала башлый. 2005 елдан башлап 25 январь рәсми рәвештә «Татьяна көне», ягъни Россия студентлары көне, дип игълан ителә.
Мин дә үз чиратымда (студент чакларымны искә төшереп, "эх, бар иде йөргән чаклар!", дип күз яшьләремне сөртеп алып) аларны бәйрәм белән котлыйм!!! Дипломыгыз соңыннан файда китерсен, укыган вакытыгыз заяга узмасын!!!
Ихтирам белән Халит!
|