Сагынам да, юксынам –
Сине генә, матурым.
Әйткән идем бит сиңа:
"Китәрмен дә, кайтырмын!”
Киттем... менә, айлар үтте,
Килүләр дә еш түгел...
Тик, барыбер, оныталмыйм -
Рәсемең саклый күңел.