1. Сез ике әйбергә өйрәнергә тиешсез. Кемгәдер китабыгыз охшамы икән, кайгырмагыз (көяләнмәгез). Һәм киресенчә - китабыгызны бик арттырып мактаган кешеләргә ишегегезне бикләп куегыз. (Пушкин сүзләре белән чагыштырырга мөмкин: Что слава? Шепот ли чтеца? Гоненье ль низкого невежды? Или восхищение глупца?) 2. Хисләрегезне аңлатып бирергә өйрәнегез. (Джо Витале сүзләре белән чагыштырганда: "Без саткан бар әйбер-безнең хисләр") Шул очракта гына укучылар сезнең хикәятләрегезгә ышанырлар. 3. Күп языгыз! Сыйфат микъдар белән килә. Әгәр сез аз язсагыз - Сезне уңышсызлык көтә. 4. Сез үз эшегезне яратырга тиешсез. "Иҗат Сезне исертерг тиеш, - ди Бредбери. - Шул вакытта гына чынбарлык Сезне җиңә алмас". 5. Нәрсә тоясыз, шуның турында языгыз! Шул гына - дөреслек. Калганы - бары, торт өстендәге крем кебек, декорация гына.
|