ХАЛИТ блогы
Җомга, 26.04.2024, 18:31



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Блог ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
БӘЙРӘМНӘР турында [10]
МИНЕМ мәкаләләр [8]
КОТЛАУлар [8]
ФИЛЬМНАР,МУЛЬТИКЛАР [3]
Минем ФАН хикәяләр. [3]
Минем лирика [6]
ХалАфоризмнар [3]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » 2011 » Декабрь » 28 » Нардуган бәйрәме белән!!!
    17:04
    Нардуган бәйрәме белән!!!

    Нардуган25 декабрь - Нардуган бәйрәмен үткәрәбез!!!

    Бу бәйрәмне XVIII гасырдан башлап татарлар арасында Яңа елны рус халкында кабул ителгән Юлиан календаре нигезендә каршы алу гадәте тарала. 

    «Нардуган» сүзе, Яңа елны каршылау йоласына караган бер атама буларак, телгә һәм көнкүрешкә шул вакытларда кергән булса кирәк.


     

    Бу сүзнең килеп чыгышы монгол теленә бәйләп карала. Монгол телендә «нар» кояш дигәнне, аңлата. Нар+туган — ягъни кояш туган дигән мәгънәгә туры килә. Чуаш телендә Яңа елны каршылау бәйрәмен «Нартаван» дип йөртәләр, керәшеннәрдә - Раштуа, мокшаларда -Нардаван...

    Элек-электән халык, аңа бик җитди килгән, бию, җыр әзерләгән...

    Яшьләр костюм һәм битлек киеп, урам буйлап «Нардуганга!» дип, халыкны җыя торган булган. Ыргып, сикереп биюне авылнең һәр кешесе белгән. 

    Бәйрәм белән сезне , дуслар!!!

    Категория: КОТЛАУлар | Караулар: 2072 | Өстәде: Халит | Теглар: нардуган бәйрәме белән | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 1
    1 Халит  
    0
    Нардуган - татар милли бәйрәме. Безнең җирлектә бәйрәмнең тамырлары Идел буе Болгарстанына кадәр барып тоташа. Шуңа күрә әлеге бәйрәм барлык Идел-Урал халыкларының да милли календарендә күрсәтелгән. Тик Нардуган турында әле безнең бөек бабаларыбыз һуннар яшәгән вакытларда да билгеле булган. Анда ул 12 көн дәвам иткән һәм 3 бөек бәйрәмнең берсе булган.
    Бәйрәм көн-төн тигезләшкән вакытта, ягъни 21-22 декабрьләрдә үткәрелгән. Хәзер дә ул бәйрәм ителә торган җирләр бар, тик күпчелек нардуганны хәзерге вакытта керәшен татарлары бәйрәме буларак кабул итә. Керәшеннәр, бәйрәмнең көннәрен үзгәртеп, христиан бәйрәме көннәрендә ("святочные дни", иске календарь белән 25 декабрь - 6 гыйнвар булса, хәзергесе буенча 7 - 18 гыйнвар) үткәрәләр. Нардуган да, "святки" дип аталган христиан бәйрәме дә чынлыкта бер үк мәҗүси бәйрәм булган. Аларның тамырлары бер, тик үткәрелү көннәре генә башка. Христианнар аны рәсмиләштерүгә ирешкәннәр, ә мөселманнар - юк. Шул сәбәпле бәйрәм әкренләп онытыла бара.

    Сынамышлар буенча, нардуганнан соң "кышкы челлә" - 40 көнлек бураннар башлана.

    Нар - монгол теленнән ут, ялкын, кояш дип тәрҗемә ителә. Дуган (туган) сүзе төрки-татар теленнән алынган. Ягъни бәйрәм исемен кояш туу дип аңлап була.
    чыганак: http://vk.com/wall-29754787_72?hash=0454318a21863a0ed8

    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Календарь
    «  Декабрь 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
       1234
    567891011
    12131415161718
    19202122232425
    262728293031

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz