ХАЛИТ блогы
Пәнҗешәмбе, 18.04.2024, 13:42



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Блог ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
БӘЙРӘМНӘР турында [10]
МИНЕМ мәкаләләр [8]
КОТЛАУлар [8]
ФИЛЬМНАР,МУЛЬТИКЛАР [3]
Минем ФАН хикәяләр. [3]
Минем лирика [6]
ХалАфоризмнар [3]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » 2011 » Март » 1 » Музей хезмәткәрләре семинары.
    22:48
    Музей хезмәткәрләре семинары.

    Яңа Балтач урта мәктәбендә музей хезмәткәрләре семинары булып узды. Бәйрәм турында Римма Гайнанованың "Күңел җәүһәрләре сагында" дигән мәкаләсе белән таныштырып узам.

    "Һәр мәктәптә диярлек Туган якны өйрәнү музейлары бар. Алар укучыларда ватанпәрвәрлек хисләре, туган як тарихына, тормыш-көнкүрешенә кызыксыну, халыкның үткәненә, гореф-гадәтләренә хөрмәт уятуга этәргеч булып тора. Укучылар музейга экскурсиягә керәләр, музей экспонатларын тарих, география, Башкортстан тарихы һәм мәдәнияте дәресләрендә кулланалар. 

    1 март көнне Яңа Балтач урта мәктәбендә Туган якны өйрәнү музейлары җитәкчеләренең район семинары булып узды. Мәктәп коридорында музей экспонатларыннан, кул эшләреннән бик бай күргәзмә оештырылды.

    Бу семинарда Яңа Каръяуды төп гомум белү бирү мәктәбенең технология укытучысы Сөләйманова Люция Мөхәммәт кызы, хаклы ялдагы укытучы Лида Хәбәй кызы Әхмәтшина, 6-7 нче сыйныф укучылары Камалова Эльвира, Шакирова Лилия, Әхтәмова Ирина, Рәхмәтуллина Ирина, Шәйхетдинова Луизалар да катнашты. Алар мәктәп коридорында башкорт тирмәсе корды. Тирмәнең бер өлешендә идәнгә киез җәелде, сандык, аның өстенә мендәр-юрганнар өеп куелды, чаршау корылды, милли табын әзерләнде. Икенче өлештә укучыларның кул эшләреннән күргәзмә куелды. Монда милли киемдәге курчаклар, тегелгән, чигелгән, бәйләнгән, үрелгән әйберләр урын алды.

    Укытучы Л.Сөләйманова килгән кунакларга мәктәптә милли традицияләрне саклауга тиешле игътибар бирелүе турында әйтеп үтте, бу җәһәттән технология дәресләренең әһәмияте зур булуын билгеләде, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Люция Мөхәммәт кызы 22 ел технология фәнен укыта. Ул "Хезмәт эшчәнлеге процессында укучыларда иҗади күнекмәләр формалаштыру” проблемасы буенча эшли. Укучыларны кул эшләренә, табын серләренә өйрәтә, инде онытылып барган традицияләрне тергезү буенча эш алып бара.

    6 нчы сыйныф укучысы Шәйхетдинова Луиза тирмә, аның төзелеше, бизәлеше турында мавыктыргыч итеп сөйләде. Камалова Эльвира технология дәресләрендә нәрсәгә өйрәнүләре турында мәгълүмат бирде, келәм сугу серләре белән таныштырды, үзләре бәйләгән, чиккән кул эшләрен күрсәтте.

    Укчылар дәрестә инде онытылып барган туку станогының төзелешен өйрәнәләр, келәм тукуны тергезү буенча эш алып баралар. Монда аларга ярдәмгә олы апалар һәм әбиләр килә. Алар дәрескә килеп, укучыларны туку станогында эшләү серләренә өйрәтәләр, буыннан-буынга күчеп килгән һөнәрләрне онытмаска өндиләр. Семинарга кунак булып чакырылган Лида апа Әхмәтшина башкорт туку станогы турында сөйләде һәм эшләп тә күрсәтте.

    Башкорт халкы элек-электән үзенең кунакчыллыгы белән аерылып тора. Укучылар башкорт кухнясының үзенчәлекләре, төрлелеге турында сөйләделәр, килгән кунакларга кымыз, буза тәкъдим иттеләр, милли ризыклар белән сыйладылар.

      Семинар бик файдалы һәм эшлекле үтте, милли традицияләрне тергезү һәм саклауга, халкыбызның күңел җәһәрләрен киләчәк буынга тапшыруга зур өлеш кертте. Киләчәктә дә музейлар кирәкле экспонатлар белән баетылып үзләренең эшчәнлеген дәвам итәр, буыннарны бәйләүче чылбыр, халкыбызның күңел җәүһәрләрен саклаучы хәзинә булып калыр".


    Семинардан фоторепортаж һәм видеолар түбәндә:








    Караулар: 924 | Өстәде: Халит | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 1
    1 Халит  
    1
    Другие видео на моем канале в YouTube: (Минем башка видеолар)
    Минем ВИДЕОЛАР

    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Календарь
    «  Март 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28293031

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz