Бу
8-нче январь көнне үткәрлгән грек бәйрәмен Рәсәйнең 8 Март бәйрәме белән чагыштырып була. Бу көнне Грецияның Моноклисия, Неа Петра шәһәрләрендә һәм илнең төньяк өлешендә урнашкан авыл, шәһәрчекләрдә ГИНАЙКРАТИЯ - хатын-кызлар фестивале уздырыла. Бу көнне гаиләләрдә рольләр алышына: хатын-кызлар кафеларга, төрле күңел ача торган урыннарга (ирләр генә йөри торганнарына) баралар. Ә ирләр бу көнне өйдә утырырга, дөнья көтәргә, балаларны карарга бурычлылар. Әлеге вакытта бу бәйрәм күберәк фестиваль булып түгел, ә яңа бер гореф-гадәткә әверелә.
|