ХАЛИТ блогы
Җомга, 29.03.2024, 15:53



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Блог ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
БӘЙРӘМНӘР турында [10]
МИНЕМ мәкаләләр [8]
КОТЛАУлар [8]
ФИЛЬМНАР,МУЛЬТИКЛАР [3]
Минем ФАН хикәяләр. [3]
Минем лирика [6]
ХалАфоризмнар [3]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » 2011 » Октябрь » 4 » Бәйрәм белән, коллегалар!
    22:31
    Бәйрәм белән, коллегалар!
           Укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт сорый. Кайсы гына ата-анадан: "Балагызның аң-белемен үстерүдә иң күп көч куйган кеше кем” дип сорасаң да, алар, һичшиксез, "Укытучы!” диячәкләр.           
          Укытучылар көне - белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри бәйрәме. Әлеге бәйрәм төрле илләрдә төрле көннәрдә үтә.        
          Укытучылар көне бездә 5нче октябрьдә бәйрәм ителә. Бу бәйрәм Россиядә 1965нче елдан билгеләнеп үтелә башлаган. Россиядә Укытучылар көнен Юнеско бары тик 1994нче елның 3 октябрендә генә, РФ президенты карары нигезендә раслады. Кытайда Укытучылар көне 1989нчы елдан бирле, 10нчы сентябрь көнне үткәрелә. Ул белем һәм рухи эшчәнлекне кире кайтарыр өчен барлыкка килгән.    
        Казахстанда Укытучылар көне "искечә” октябрь аеның беренче ял көнендә, СССРның Югары Советы Президиумы ризалашкан карары нигезендә, 1965нче елның 29нчы сентябреннән бәйрәм ителә.   
       Бразилиядә Укытучылар көне (o Dia do Professor) 15нче октябрь көнне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәмнең тарихы түбәндәгедән гыйбарәт: 1827нче елның 15нче октябрендә Дон Педро I җитәкчелегендә беренче тапкыр Бразилиядә башлангыч белем бирү турында указ кабул ителә. Анда шәһәр, авыл һәм башка җирле үзидарәләрнең беренче әлифбаны өйрәнергә тиеш дип әйтелгән була. Әмма кызганыч ки, әлеге документның күп кенә положенияләре кәгазьдә 120 ел кала бирә.    
       Тәүге тапкыр Укытучылар көне Сан-Паулу шәһәрендәге кечкенә генә 1520нче номерлы мәктәптә,1947нче елда үтә.    Әзербайҗанда исә Укытучылар көне шулай ук октябрь аеның беренче ял көнендә бигеләнеп үтелә. Һәм ул быел 2 октябрьгә туры килә.    
        Шушы уңайдан барлык белем бирүчеләрне бүгенге һөнәри бәйрәме - Укытучылар көне белән ихластан кайнар котлыйм! Сез - укучыларга "икенче әни” яисә "икенче әти” булып, аларга үзегезнең йөрәк җылыгызны бирергә, укымышлы булсыннар дип бар белемегезне ачып салырга әзер затлар. Бүгенге президент та, тәҗрибәле теш табибы да, мәртәбәле юрист та, оста пешекче дә һәм башка үрнәк итеп куярлык һәнәр ияләре дә - сездә белем һәм тәрбия алган кешеләр. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, гаилә бәхете, һәр туачак таңга сөенеп имин тормышта яшәвегезне теләп калам.
    Караулар: 779 | Өстәде: Khalit | Теглар: укытучылар көне белән | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 1
    1 Khalit  
    0

    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Календарь
    «  Октябрь 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
         12
    3456789
    10111213141516
    17181920212223
    24252627282930
    31

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz