Хөрмәтле укытучылар! Көзнең күркәм, ямьле бәйрәмнәренең берсе – Укытучылар көне. Ул бик күп илләрдә зурлап билгеләп үтелә. Кешене тәүге тапкыр хәреф танытудан башлап олы тормыш юлына беренче адымнарын атлаганчыга кадәр тәрбияләгән, аңа белем биргән укытучының хезмәте бәһасез. Аннан башка гына икътисадчы да, юрист та, сәясәтче дә, космонавт та була алмый. Чын мәгънәсендә, укытучыны илебезнең киләчәген төзүче дип атап була.
Зур хөрмәткә лаек бу эш авыр да, катлаулы да. Укучыларның ышанычын акларга, укытучы дигән изге сүзгә тап төшермичә хезмәт итү җиңел түгел. Бары тик балаларны яратып, үзенең бөтен гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган кешеләр генә чын укытучы остаз булырга лаек.
Кадерле коллегалар! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмебез белән тәбрик итәм. Йөзегездә бервакытта да елмаю сүнмәсен, укучыларыгыз сәләтле һәм тырыш булсын! Якыннарыгызның ихтирамын тоеп, шатланып-куанып яшәгез.
Ихтирам белән ХАЛИТ...