Кадерле хатын-кызлар! Сезне язның иң беренче, иң күңелле бәйрәме – Халыкара хатын-кызлар көне – 8 Март бәйрәме белән чын күңелдән котлыйм! Хөрмәтле хатын-кызларыбыз, тормышыгыз шатлык белән тулсын, якын кешеләрегез кадерегезне белеп яшәсен. Безнең кыштан арыган йөрәкләребезгә язның беренче җылы нуры булып керүче язның беренче бәйрәме сәламәтлек, бәхет һәм бәрәкәт китерсен!
|