ХАЛИТ блогы
Җомга, 29.03.2024, 20:24



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Блог ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
БӘЙРӘМНӘР турында [10]
МИНЕМ мәкаләләр [8]
КОТЛАУлар [8]
ФИЛЬМНАР,МУЛЬТИКЛАР [3]
Минем ФАН хикәяләр. [3]
Минем лирика [6]
ХалАфоризмнар [3]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » 2011 » Февраль » 23 » Бәйрәм белән, егетләр!
    02:47
    Бәйрәм белән, егетләр!

    Элек 23 февраль Совет Армиясе һәм Хәрби-Диңгез Флоты көне итеп бәйрәм ителде, ә 1993 елдан ул Ватанны саклаучылар көне дип үзгәртелде. Күпләр 8 Мартны – гүзәл затларыбыз хатын-кызларның, ә 23 февральне туган җирнең һәм һәр гаиләнең терәге саналган ир-атларыбызның бәйрәме буларак көтеп ала. Без дә барлык ир-егет укучыларыбызны Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, шатлык-куанычлар, көч-куәтләренең ташып торуын телибез.
    Илләргә иминлек биреп, ир-атларыбыз үзләренә иңдебиргән көч-кодрәтне сугыш - низагларга түгел, ә тыныч тормыштагы изге эшләргә багышласыннар иде дигән теләктә калабыз. Иң мөһиме – сабый балалар иркә кочакларда сугыш утын күрми, кайгы-хәсрәтнең нәрсә икәнен белми үссеннәр.


    Караулар: 2275 | Өстәде: Халит | Теглар: 23 февраль белән | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 2
    2 Халит  
    0
    – Военкоматка шундый хәбәр килгән дип ишеттем: имеш, Саклану министрлыгында хәрби пирамида кабул иткәннәр.

    – Анысы ничек була инде?

    – Ничекме? Кем үзе белән хезмәт итәргә 3 кеше алып килә, шул солдатны армиядән азат итәләр икән.

    * * *

    Берәү очраклы юлдашыннан сорый:

    – Син кулыңны сугышта югалттыңмы?

    – Юк, мине хәрби комиссариатка сөйрәп алып барганда өзелеп калды.

    * * *

    Чебурашканы армиягә алганнар. Хезмәт вакытын бетереп кайтканнан соң, Гена аннан сорый:

    – Кем булып хезмәт иттең?

    – Радар булып.

    * * *

    Рота командиры чистартылмаган автоматны күрә һәм ачулы итеп кычкыра:

    – Кем автоматы бу?

    – Конструктор Калашниковныкы, – дип җавап бирә каушап калган солдат.

    * * *

    – Кичәге йолдызнамә хәрби киемдәге кеше белән гомергә истә калырлык искиткеч очрашу вәгъдә иткән иде.

    – Соң, шуннан, очраштыгызмы?

    – Әйе, кичә машинам белән бер капитанны бәрдердем.

    * * *
    чыганак: http://im-kazan.ru/news/?id=51

    1 Халит  
    0
    ИРЛӘРГӘ НӘРСӘ БҮЛӘК ИТӘРГӘ?

    23 февраль якынлашса, гүзәл затларны ир-егетләргә нәрсә бүләк итәргә дигән сорау борчый башлый. Бабагызның, әтиегезнең, ирегезнең, ир туганнарыгызның һәм балаларыгызның күңеленә нәрсәләр хуш килер икән соң, әйдәгез, бүләкне бергәләп сайлыйбыз.

    Әгәр ирләрнең яшь үзенчәлекләренә карап якын килсәк

    Өлкән кешегә: өй телефоны трубкасы, йон плед, җылы киемнәр, шарф, тибрәнүче кәнәфи...

    Яшүсмергә: заманча кырыну җайланмасы, одеколон, яшүсмерләргә багышланган энциклопедия, спортзал, бассейнга абонемент, яшьләр журналына яздыру...

    Кечкенә малайга: малайлар өчен энциклопедия яки башка кызыклы китаплар, конструктор, тимераяк, чаңгы...

    Бүләк сайлаганда ир кешенең нинди һөнәр иясе булуын, зәвыгын искә алу да зыян итмәс

    Автомобильчегә, туристка, командировкаларда күп йөрүчегә: салон термометры, утыргыч чехоллары, шоферлар өчен утыргычка массаж җәймәсе, термос һәм юлда уңайлы савыт-саба, юл кирәк-яраклары, җыйнак юл сумкасы, атлас, сөлге, фонарь, йокыдан уятучы кул сәгате, фотоаппарат.

    Балыкчыга: кармаклар җыелмасы, спиннинг, ятьмә, юл флягасы, балык чистарткыч приборлар, балыкчыларга багышланган китаплар, шулай ук балык ашлары рецептлары.

    Мунча яратучыга: мунча җыелмасы, чабынганда кия торган башлык яки бияләй, халат, яхшы мунчала, хуш исле сабын, бәлзәм, зур сөлге һәм башка мунча кирәк-яраклары.

    Спорт яратучыга: нинди төр белән мавыгуга карап спорт костюмы, футболка, ракетка, спорт сумкасы, йөзү күзлеге, исеме язылган сөлге, спорт журналларына яздыру.

    Бүләкне ирләрнең холкына, табигатенә карап та сайларга булла

    Өйдә хуҗа кешегә: инструментлар җыелмасы, яхшы тишкеч (дрель), “Сделай сам” кебек журналларга яздыру.

    Романтик кешегә: сирәк очрый торган яхшы сортлы чәй яки кофе, хуш исле шәмнәр, амулет, магик музыкалы диск, одеколон.

    Буйдакка: зур термос, җыйнак кына тузан суырткыч, буйдаклар өчен кулинария китабы, савыт-саба юа торган машина.

    Өйдә утыручыга: өйдә кия торган башмаклар, яраткан фильмнары яки мультиклар яздырылган диск, яраткан жанрындагы китаплар, газета-журналларга яздырту.

    Айгөл НУРИЕВА.
    чыганак: http://im-kazan.ru/news/?id=51

    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Календарь
    «  Февраль 2011  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
     123456
    78910111213
    14151617181920
    21222324252627
    28

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz