ХАЛИТ блогы
Сишәмбе, 23.04.2024, 20:59



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Блог ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
БӘЙРӘМНӘР турында [10]
МИНЕМ мәкаләләр [8]
КОТЛАУлар [8]
ФИЛЬМНАР,МУЛЬТИКЛАР [3]
Минем ФАН хикәяләр. [3]
Минем лирика [6]
ХалАфоризмнар [3]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » 2012 » Гыйнвар » 9 » 9 январь-Эбис бәйрәме.
    17:01
    9 январь-Эбис бәйрәме.
    Праздник бога Эбису, покровителя рыбаков и торговцевЭбис - балыкчылар, сәүдәгәрләрне яклаучы тәңресе бәйрәме.

    9 январь - япун шәһәрләрендә өч көнлек бәйрәм-йөреше үткәрелә. Бу бәйрәм Эбис тәңрегә - 7 бәхет һәм уңыш алларының берсенә багышлана. Эбис байлык алласы, балыкчыларның һәм сәүдәгәрләрнең яклаучысы булып тора. 

    Риваятьләр буенча Кояш алла Җиргә Эбисны, үзенә ашау-эчү тапсын дип, балыкчы рәвешендә җибәрә. Шуңа күрә дә Эбисны уң кулында кармак, ә сул култык астында зур диңгез корбан балыгын тоткан рәвештә сүрәтләнә. Йөзеннән бәхет, шатлык бөркелеп тора.

    Бу көнне сәүдәгәрләр, сатучылар, магазин хуҗалары уңыш һәм байлык теләп, гыйбадәтханәләргә тезелешеп баралар.

    Иң зур бәйрәм-йөрешләр Осака, Киото һәм Кюсю шәһәрләрендә баралар. Алдан Эбис фигурасын күтәреп баралар, ә арттан музыкантлар, тирә яктан барабанчылар атлыйлар. шәһәрләр бәйрәм шау-гөренә күмелә.

    Бәйрәм бүләге итеп бу көнне бамбук ботакларын өләшәләр һәм әйтәләр: "Алыгыз бу ботакларны һәм сезнең эшегез(бизнесыгыз) һәрвакыт чәчәк атыр!"

    Шулай ук төрле талисманнар (дөге саламыннан ясалган сумкалар, барабаннар, кечкенә бамбук кәтмәннәр "акчаны җыеп алырга") саталар. Бу талисманнар бамбук ботакларына тагылып куелалалар. Кемнең талисманнары күберәк - шуның байлыгы да күберәк булачак һәм сәүдәсе уңышлы барачак икән.

    Япуннар үзләренең йортларын саклаган, уңыш китергән аллаларына хөрмәт белән карыйлар, саклыйлар. Шуңа күрә дә Эбиска да Эбис-сама, ягъни Эбис әфәнде, дип мөрәҗәгать итәләр.
    Рәсемдә: Эбис-тәңре фигурасы.
    Категория: БӘЙРӘМНӘР турында | Караулар: 657 | Өстәде: Халит | Теглар: бәйрәмнәр | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Календарь
    «  Гыйнвар 2012  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz