Бүген Таиланд илендә, Чиангмай шәһәрендә чәчәкләр фестивале үткәрәләр. Бәйрәм 3 көнгә сузыла) Бү көнне Таиланд гүзәл кызлары матур-матур костюмнар тегәләр һәм фестиваль азагында иң матуры җиңүче дип табыла. Ул - Чәчәкләр шаһинәсе дип таныла) Бар тамашалар да иртән иртүк башланып төнгә кадәр дәвам итәләр. Әйтергә кирәк, бар тай кешеләредә бәйрәмнән башка чәчәкләрне нык яраталар. Чәчәкләр аларны гомер буена озатып киләләр - туганда, үлгәндә, туйларда, бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә - барысында да зур-зур гөлләмәләр утырачак. Чиангмай сүзе дә юкка гынамы "күп чәчәкләр" дип тәрҗемә ителмидер ул)))
Сецубун бәйрәме. «Они ва-а-а сото! Фуку ва-а-а ути!» Бүген бу кычкыру күп кенә япуннарның гыйбадәтханәләрендә, урамнарында яңгыраячак. Безнеңчәгә тәрҗемә итсәк "Алама рух, өйдән кит! Бәхет, өемә кер!" дигән мәгънәдә яңгырый. Бәйрәмнең тарихы бик тә кызыклы. Аның белән сез түбәндәге сылтама аша таныша аласыз:
|