Байбак көне (Groundhog Day-День сурка) - Канада һәм АКШ илләрендә яшәүчеләрнең гореф-гадәте ел саен 2-нче февраль көнне бәйрәм ителә. Бу көнне үзенең өненнән чыккан байбакны күзәтеп торырга кирәк һәм аның үз-үзен тотышына карап язның ничек килүе турында хәбәр алырга мөмкин икән)
Әгәр көн болытлы булып, байбак үзенең күләгәсен күрми тыныч кына өненнән чыгып китә икән - димәк кыш озакламый тәмамланачак дигән сүз. Әгәр, көн кояшлы булып, байбак үзенең күләгәсеннән куркып, кире өненә кереп китсә - димәк кыш әле алты атна буена дәвам итәчәк дигән сүз) Бу көнне зур шәһәрләрдә, үзләренең байбакларына багышланган, фестивальләр дә үткәрелә.
Байбакларның иң атаклысы - Пенсильваниядән Фил исемле "кимерүче-синоптик" - ул "День сурка" фильмына кереп популярлык яулап алган бердәнбер байбак)))
P.S. Менә, фильмдагы кебек, иртәгә иртән уянгач, яңадан 2-нче февраль генә кабатлана күрмәсен иде)))
Әллә кабатлансын микән? )
|