ХАЛИТ блогы
Шимбә, 20.04.2024, 16:13



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык исемнәре каян килеп чыккан? ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык исемнәре каян килеп чыккан?

    Борын заманда тартай, бытбылдык, көртлек, чыпчык — дүртәүләшеп ат белән йөрергә чыкканнар, ди. Ат дигәч тә инде, чын ат түгел, бер ачка кәкрәйгән таз торнаны табып алганнр да шуны җиккәннәр. Көртлек кучер булган, тартай белән бытбылдык түргә, чыпчык уртага утырган, ди. Шун­нан кучерләре, көртлек агай, дилбегәне кулга алып:

     Келдер-келдер, чү-ү!..— дип, торнаны сугып җибәргән иде, әй кит теләр, ди, бер заман! Арба тәгәрмәчләренең җиргә тигән җире тия, ти­мәгән җире юк. Ул арада юллары сазга туры килеп, түмгәк арасына ба­рып кергәннәр, ди, болар. Арба төште дә батты, ди. Торна да тәртәгә җигелгән көйгә бот төбеннән сазда ята, ди. Көртлек торнаны суга да: «Келдер-келдер, чү-ү!..— дип чөңгерә. Суга да: «Келдер-келдер, чү-ү!» — дип чөңгерә. Ат һаман кузгалмагач, тартай арбаны кузгатышып бертуктамый аңа: «Тарт, тарт!» — дип кычкыра. Чыпчык торна өстендә очып әйләнеп, аны: «Очып чык! Очып чык!» — дип, канатланырга өйрәтә, бытбылдык, исе китеп, канатлары белән үз ботына суга-суга да: «Эт булдык! Эт бул­дык! Вот беда. Вот беда!» — дип кычкыра, имеш.

    Аларның бу кычкырышуларын ишетеп карга да килеп җиткән. Килеп тә җиткән, ул аларның «ат»ларын үзенә алырга сатулаша да башлаган:

     Бу үләксәгез барыбер үлә, исән чакта үзем алып суеп ашыйм, мин­нән сезгә сум кыррык! Сум кыррык! — ди икән.

    Шуннан бирле бу кошларның шулай кычкырулары үзләренә исем булып калган, имеш: берсе һаман «келтер-келтер, чү-ү!» дигәне өчен «көртлек» дип, икенчесе гел «тарт» та «тарт»! дигәне өчен «тартай» дип, өченчесе «очып чык!» та «очып чык!» дигәне өчен «чыпчык» дип, дүртенчесе «эт булдык!» дигәне өчен «бытбылдык» дип, аннан тагын русчалатып «вот бе­да!» дип тә кычкырган өчен шул ук кош тагын «бүдәнә» дип, соңгысы «сум кыррык!» дип сатулашканы өчен «карга» дип аталганнар, ди.

    Алар анда әле булса кычкырып яталар икән. Шул тавышларны бәлки сез дә ишетә торгансыздыр? Ишетмәгән булсагыз, алай да бер колак са­лыбрак тыңлап карагыз әле, һаман кычкырулары кычкыру!

    Керү формасы

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz