Әти мәрхүм сөйли торган иде. Безнең авылда Персиян
Сатдин (Сәгьдетдин)— аны Әрмән Сатдин дип тә йөриләр иде — исемле кеше булган.
Шул ике улы белән төнлә урманда кунганда шүрәле күргәнен сөйләгән.
— Кискән агачларыбызны саклап
урманда кунабыз. Ай яктысында бер нәрсә шатыр-шотыр ботак таптап яныбызга килә.
Озын, ябык, бөтен өстен йон баскан.
«Һәм-һәм»ең бармы?—ди бу миңа.
— Юк, мәйтәм.
— «Чух-чух»ың бармы? — ди.
— Юк.
Малай артта этне яшереп тота. Эт сикерергә генә тора.
Килә бу минем өскә.
— Кети-кети уйныйбызмы? — ди.
Шунда этне ычкындырып җибәрәбез дә
тегенең аягы кая тия, кая юк, элдертә генә!
Иртәгесен йокыдан торсак, артыннан бер буй агачлык
тоташ түшәлеп калган. Бу шүрәле иде. Ул эт белән чыбыркыдан курка икән.
Минем бабайның әтисе Юлдаш Имәнәй кушаматын йөрткән. Бу
Имәнәй бөтен вакытын урманда уздырган, уктан атып бик күп киек үтергән. Көннәрдән
бер көнне ул урманда кунып калган. Учак янында
утырганда, кинәт бакырып, моның янына шүрәле килгән дә, әйтә икән:
— Имәнәй, юан сакал, исәнме! — ә үзе бии, ди. Соңыннан шүрәле
Имәнәйдан сорый:
— Син төнлә ничек йоклыйсың? Имәнәй җавап бирә:
— Мин бүкән кебек, нык йоклыйм, бернәрсә дә ишетмим. Ә син
ничек йоклыйсың? Шүрәле әйткән:
— Мин йоклаганда башта минем
авыздан төтен чыга, аннан чаткылар оча. Мин шулай йоклыйм. Сөйләшеп туктагач,
йокларга ятканнар. Күпмедер вакыттан соң шүрәле йокыга киткән. Башта аның
авызыннан төтен чыккан, соңыннан чаткылар оча башлаган. Тиз генә торып, Имәнәй
бүкән чабып алган да, үз урынына яткызып, киемнәрен шуңа каплаган. Шуннан соң
җәя һәм укларын алып, бер наратка киткән, шуның төбенә ятып йоклаган. Шүрәле
уянып һәм Имәнәй урынында йоклый дип белеп, очлы тимер казык алган да аны утка
тыккан. Казык кызгач аны алган да Имәнәй киеме капланган бүкәнгә кадаган. Имәнәй
шул чак атып җибәргән һәм ук, шүрәленең күкрәген тишеп, аркасыннан чыккан.
Шүрәле әйткән:
— Булдырдың, Имәнәй!—дигән, һәм Имәнәйнең икенче кат атуын сораган.
Имәнәй баш тарткач шүрәле әйткән:
— Син
икенче кат атмадың, шуңа күрә мин үләргә тиеш. Минем соңгы сүземне тыңла. Минем
өйдә кызым бар. Аны үзеңә хатынлыкка ал, мин үлгәч, аның бер якын кешесе дә
калмый. Иртә торгач, минем кан эзем буенча барсаң кызымны табарсың. Иртәгесен
Имәнәй шүрәленең канлы эзе буенча барган. Шүрәле кызы өендә япа-ялгыз әтисен сагынып елап утыра икән. Имәнәй
аңа өйләнгән. Шүрәле кызы аңа үзе янына кисәтүсез кермәскә кушкан. Ишекне ачар
алдыннан, йә йөткереп, йә баскаланып, кисәтергә кушкан. Имәнәй шулай эшләгән
дә. Тик бер көнне ул эшне беләсе килеп, йөткермичә барып кергән. Барып керсә,
ни күрсен,— хатыны башын, бүрек төсле салып алган да тезенә куеп, бет эзли.
Ишек ачылып китүгә, ул егылган һәм шунда ук үлгән.
Элек шүрәле
булган. Җиләккә барганда да кешеләр тоз
алып китә торганнар иде. Шүрәлеләрнең култыгына сибәр өчен. Шүрәле булмаганда
да бер-берсенә:
— Ачыны китер, ачыны,— дип
куркыту өчен юри әйтәләр икән. Ачы, яисә тоз дигән сүзне ишетсә,
килми, ди.
Имиләре зур булганга, имчәкләренең аслары яшь ит булып
йөри икән. Шунда тоз тидерсәң ярымтык үлә икән. Шүрәлене бездә ярымтык дип
йөртәләр.
Бер ярымтык бер атны тотып, төне белән чабып йөри, ирмәк
итеп. Хуҗа иртә белән атларын табып, аның ашамаганын, арыганын күргән дә, моны
карулаган:
— Нәрсә бу, кем моңа атланып
йөри икән,— дип. Төне буе карулый торгач, ярымтыкны күргән бу
кеше. Арба майлый торган дегетләр бик каты була торган иде элек.
Аның сыртын майлаган да җибәргән моны. Ярымтык килеп атланган икән,
арты ябешкән:
— Иһи-һии! Атка артым ябешти-и,—
дип кычкыра, ди, мескен. Ярымтык кеше булып та йөргән. Бер кеше транҗа
яра икән. Ярымтыкка:
— Әнә шунда кулыңны тыгып тор
әле,— ди, имеш. Ярымтык:
— Исемең кем? — дип сораган
инде.
Хуҗа:
— Былтыр,—
дигән. Ярыкка Ярымтыкның кулы кысылып калган. Ярымтык:
— Былтыр кыстырды,— дип кычкыра икән.
— Былтыр кыстырганга быел кычкырып торасың,— дип көлгән
ди, аннан хуҗа. Ярымтык ир кеше булган. Безнең авылда яшәгән ул элек. Кемдер
сихерләгән дә ярымтыкка әверелгән. Авылга кайта алмагач, төрле үләннәр ашап
йөргәч, ярымтыкка әйләнгән инде. Мөгезсез. Ялангач кеше. Йонлы түгел. Кош та
булып йөри, ди. Ул вакытта кош оясына кереп яшәгән. Әгәр кешене тотса, кытыклап
үтергән. Шүрәле — Казанча, ярымтык — безнеңчә. «Ярымтык» дип кычкырып көлгәнгә,
кешене дә көлдергәнгә әйткәннәр инде. Ярылганчы көлгән бит. Зур авызлы, ямьсез
булган.
|