ХАЛИТ блогы
Шимбә, 20.04.2024, 17:53



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган? ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Ярканат ничек итеп дөньяны саклап калган?

    Бервакытны җир, җил, су бер урынга килгәннәр дә зарлана башлаган­нар. Барысы да үз кайгыларын сөйләгәннәр. Шуннан соң өчесе дә Кояшка үтенеч кәгазе җибәргәннәр.

    — Әй, бөек патша,— дип язган җир,— ничәмә-ничә еллардан бирле мин һаман әйләнеп торам. Инде мин картайдым. Яшьлек вакытларым узды. Хәзер ял итәсем килә. Син миңа әйләнүемнән туктарга, тик кенә ятырга рөхсәт ит,— дигән. Шулай ук җил Кояшка: «Мин инде җирнең бер башын­нан икенче башына гел йөреп торып арыдым. Минем дә ял итәсем килә. Аның өстенә күп кешеләр мине йә йорт түбәләрен куптаруда, йә диңгездә давыл кубаруда гаеплиләр. Син миңа ял итеп, тик кенә торырга мөмкин­лек бир,— дип язган. Су да гел-гел агып торуыннан зарланган һәм тик торырга рөхсәт сораган. Кояш уйлап-уйлап торган да әйткән:

    Мин моны үзем генә эшли алмыйм. Менә фәлән көнне, фәлән сәгать­тә куш имәнле алтын болында җир йөзендәге барлык тереклек ияләренең җыелышын җыярбыз. Әгәр алар рөхсәт итсә, миннән рөхсәт,— дигән. Җил барлык җирләр буенча исеп, барлык тереклек иясенә хәбәр биреп чыккан. Менә билгеләнгән көн килеп тә җиткән. Кояш бик эре генә итеп үз уры­нына килеп утырган һәм тыңларга хәзерләнгән. Барлык халык та җыелып беткәч, җыелышны башлаганнар. Бөтенесе дә җирне, җилне, суны кыз­ганганнар. Аларга тик торырга рөхсәт биргәннәр.

    Озынборын урыныннан сикереп торган да бызылдый башлаган:

    Җилгә инде күптән туктарга вакыт. Кайбер вакытларны мине икешәр көн үлән астыннан чыгармый тота, ә чыксам шунда ук әллә кайларга очыртып алып китеп һәлак итә. Туктасын,— дигән.

    Тынчып беткән буадан башын чыгарып табан балыгы кычкырып җибәргән:

    — Суга да туктарга вакыт. Чөнки безгә тыныч ләм төбендә дә бик рә­хәт,— дигән. Шулай итеп җирне, җилне һәм суны «туктасын» дип карар кабул иткәннәр. Җыелыш бетәр вакытта гына Кояш:

    — Барыгыз да килеп беттеме? — дип сораган.

    — Бөтенебез дә, бөтенебез дә,— дип кычкырган ябалак,— тик минем күрше ярканат кына килә алмады. Чөнки ул картайган, бөтенләй сукыр. Шуңа күрә килә алмады. Кояш бөркетне ярканатны алып килү өчен җи­бәргән. Бөркет ярканатны шунда ук китереп тә җиткергән.

    — Ни өчен башта ук килмәдең? — дигән Кояш.

     Мин бит инде бик карт. Сезгә кирәгем дә шул кадәр генә,— дигән ярканат.

     Җир, җил һәм су турында ни әйтерсең. Туктарга кушасыңмы? — дип сораганнар.

    — Юк,— дигән ярканат,— алар берсе дә туктарга тиеш түгелләр. Җир, җил, су өчесе дә берьюлы кычкырып җибәргәннәр:

     Ни өчен без туктамаска тиеш?

    — Ә менә ни өчен,— дигән ярканат,— әгәр дә безнең җиребез тук­таса, дөньяда тереклек иясе калмас иде. Чөнки җирнең бер ягында мәң­гелек кыш һәм мәңгелек төн, ә икенче ягында мәңгелек кызу һәм көн булып торыр иде. Җимешләрнең бер ягы пешәр, ә икенче ягы пешмәс иде.

    — Дөрес,— дип кычкырганнар барсы да. Ярканат дәвам иткән:

    — Әгәр дә җил исми башласа,— дигән ул,— барлык җирдә корылык булып, бер генә бөртек үлән дә шытып чыга алмас иде. Чөнки җил булма­гач, болыт та килмәс, яңгыр да яумас иде. Аннан соң җирдән чыккан начар исләр барсы да бер кая да китмәс, һава сафланмас иде. Шулай булгач яшәү дә мөмкин булмас иде.

    — Дөрес,— дип кычкырган хәтта озынборынга кадәр.

     Ә миңа туктасам да мөмкинме? — дип сораган су.

    — Юк, алай ярамый,— дигән ярканат,— әгәр дә син акмый башласаң, тынчырсың, пычранырсың һәм вакытлар узу белән кибеп тә бетәрсең. Син­дә яшәүче барлык тереклек ияләре үлеп бетәрләр. Шулай ук кешеләр дә су таба алмыйча кибегеп һәлак булырлар. Син булмагач, агачлар да, үлән­нәр дә корырлар,— дигән ярканат.

    — Дөрес,— дип кычкырган яшь чыршы белән карт каен барыннан да каты итеп. Шуннан соң барсы да: «Җир мәңге әйләнеп торырга, җил мәңге исеп торырга, ә су мәңге агарга»,— дип карар чыгарганнар. Ә җирнең, җилнең һәм суның ярканатка бик ачулары килгән.

    — Мин синең тамагыңа агулы ук булып кадалырмын,— дигән су.

    — Көндез чыксаң, мин сине болгап җиргә бәрермен,— дигән җил.

    — Әгәр көндез чыксаң, мин сине пешереп үтерермен,— дигән Кояш.

    Шуннан бирле, ярканат бары чык суын гына эчә, җил юкта төнлә генә чыгып йөри, җиргә төшмичә агач башында гына яши икән, ди.

    Керү формасы

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz