ХАЛИТ блогы
Шимбә, 20.04.2024, 05:14



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Җинаятьче ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Адлер Тимергалин. Кабул булсын теләгең.

    Җинаятьче

    —  Макс! Җавап юк.

    —  Макс дим! Ни өчен сул як мотор эшләми? Җавап юк.

    — Макс! Галәм бүресе, кая олактың? Сул як моторның тизләткечендә синхроимпульслар юк, ишетәсеңме?

    Тып-тын. Кабина стенасындагы йомшак пластик бөтен тавышларны йота.

    — Икенче класслы космик штурман Максим Рейнгольд! Хәзер үк үзәк пультка килегез!

    Шул чагында эчке телесистема экранында штурман Мак­сим Рейнгольдның сурәте пәйда булды. Ул мотор бүлегендә түшәктәй креслода күмелеп утыра. Бер кулында энергетик бушандыргыч, икенчесендә юан сигара. Сигарадан, бөтен экранны тутырып, төтен күтәрелә һәм аның зәһәр исе, чы­быклар буенча килеп, борынга китереп бәргән кебек иде.

    Астронавтлар тәмәке тартмый.

    Капитан башта агарынды, ә аннан соң аның йөзенә кызыллык йөгерде. Ниткән тәртипсезлек бу? Гомер бакыйга булмаган хәл... Әллә соң штурманның акылына зыян килгәнме? Ни генә әйтсәң дә, ел ярым космоста, кешеләрдән читтә, күбесенчә синтетик азык, радиация дә чиктән ашып китте бугай инде...

    — Макс, яшьтәш, сиңа ни булды? — диде микрофонга капитан.— Авырмыйсыңдыр ич?

    Макс әкрен генә экранга таба борылды. Аның борынгы грек һәйкәлләренә тартым матур йөзендә таш җылысы да юк иде. Иреннәре хәрәкәтсез бер көлемсерәү булып кат­кан; чыгынкы ияге шома һәм горур; күзләрендә тыныч ут — фәрештәне җиңгән шайтан тантанасы балкый.

    Ә ник кулына бушандыргыч тоткан ул? Атом-энергетика бүлегенә кереп чыкмагандыр бит?

    — Макс...— дип пышылдады капитан мөмкин кадәр йом­шак итеп.— Аңга кил... Сигараңны ташла. Син аны каян алдың?

    Кинәт Максның аксыл чыраена җан керде.

    — Ишетәм, капитан,— диде Макс Рейнгольд, ике урын­лы «Акчарлак» субкорабленең борт-штурманы.— Синең бое­рыкларны ничә көннәр буена карусыз үтәп килүемне бер Алла гына беләдер. Ә хәзер син мине тыңларсың, капитан!

    Капитан кузгалып куйды. Ул башта, сикереп торып, Макс янына йөгермәкче булган иде, ләкин тегесенең тавышында әллә ни төрле аңлы дошманлык, янау кебегрәк нәрсә ишеткәч, кире урынына утырды. «Юк, бу — космик депрессия дә, психоз^да түгел...»

    — Йә, Макс, мин сине тыңлыйм,— диде капитан, кинәт күңеленә килгән хәтәр шиген яшерергә тырышып.

    Максим Рейнгольд чыраен сытты.

    — О, нинди салкын канлы ул, минем капитан!—дип, төтенен экранга өрде ул.— Әмма хәзер синең каннарың кайнап чыгар, Дик Уилки!

    Капитан Дик Уилкиның йөзендә бер генә мускул да тибрәнмәде.

    — Беренче буын моторларның дүртесе дә эшләми, капи­тан,— диде Макс.— Мин ягулык брикетларын... космоска ыргыттым. «Акчарлак» хәзер метеорит кебек бер таш канта­ры гына. Табут ул хәзер! «Акчарлак» өйгә кайтып җитә алмаячак.

    Дик Уилкиның тәненнән суык йөгереп үтте.

    — Соңгы координатларны беләсездер, капитан: без хәзер Җирдән бер мең дә сигез йөз миллион километр ераклык­та. Мин радиотапшыргычларны һәм антенна көзгесен дә сафтан чыгардым. Җиргә бер авыз сүз хәбәр итеп булмая­чак, хөрмәтле командир.

    Капитан уйланып кына күзләрен йомды.

    —  Берочтан мин корабльнең тизлек һәм почмак үлчәү җиһазларын да ватып ташладым. Бу сукыр кеше кебек, капитан. Ник дәшмисең? Куандыра алам, Дик Уилки: без ачлыктан да, суыктан да катып үлмәбез. Безнең юл нәкъ Кояшка таба, капитан. Минем хисаплау буенча, өч айдан безнең корабльне кояш протуберанецлары ялкын телләрдәй ялмап алачак. Дүрт мең градус. Без күз ачып йомган арада парга әйләнәбез, яшьтәш! Нинди мәһабәт үлем, әйеме? Шун­дый бөек үлемнең космонавтика тарихына эләкми калуы гына начар.

    —  Син саташтыңмы әллә, Максим! Тиле...

    —  Сүгенә бир, капитан. Синең чыгырдан чыгуыңны, кызып китүеңне, ярсыган чагыңны, каушап калуыңны мин байтак көтеп йөрдем. О, юк, син йоглар тәгълиматын һәм пацип-сихологияне өйрәнгән кеше. Шайтан үзе дә синең ачуыңны кузгата алмас.

    — Син моны ник эшләдең, Рейнгольд! Мдксатың нидә?

    — Без синең белән кан дошманнар, Дик Уилки. Син мине гомерлеккә бәхетсез иттең.

    — Ничек? Ни... өчен?

    — Лиза... Лиза Понтекорво өчен. Йа Раббым, мин аны ничек сөя идем! Ишетәсеңме, Дик, мин Лизага малай чакта ук гашыйк булдым. Алар безнең күршеләр иде... Өрфия күлмәк кигән, җитен чәчләренә ак күбәләк тасма бәйләгән зәңгәр күзле кызчык... Аннары без мәктәптә бер группада, бер партада утырып укыдык. Аңа борылып карарга да йөрәгем җитми иде минем. Лизага ошау өчен мин ниләр генә эшләмәдем! Уку алдынгысы булуым да, скрипкада уй­нарга өйрәнүем дә, регби да Лизаны җәлеп итәр өчен иде... Киемем пөхтә булсын дип күпме тырыша торган идем...

    Экранда Максим Рейнгольд сөйләүдән туктап тын алды. Аның бите тартыша, нәфис бармаклары дер-дер калтырый иде. Ул сигарасын сүндереп тә тормыйча идәнгә атып бэрае.

    — Ә Лиза сине сөйде, Дик!—дип кресло култыксасына китереп сукты ул үз-үзен белешмичә.— О, син мәктәпнең бизәге, мактанычы идең бит! Яшьтәш булсак та, син бер баскыч алда укыдың. Олимпиадада кем җиңеп чыга дисең? Дик Уилки. Телевикторинада беренче бүләкне кем ала? Дик Уилки. Мәктәп журналының редакторы кем? Дик. Дик Уилки! Синең уңышлардан мин гарык булдым. Көнләшүдән төннәрен елый идем мин. Әйе, мендәр белән капланып елый идем... Лизаның керфекләреннән төшеп торган күләгәне хәтерлисеңме, Дик Уилки?

    Капитан Дик Уилкиның кара кашлары тирләп чыкты. Ул, кнопкага басып, түшәмдәге җилпәзәне тоташтырды.

    — Йә, сөйлә, сөйлә...— диде ул, карлыккан тавыш белән.

    — Син мәктәпне тәмамлап чыккач, беркат шатланып, ка­натланып йөрдем. Лиза сине онытыр дигән идем. Аның йөрәгендә син торган урын миңа калыр дип өметләндем. Шулчагында мин үз-үземә сүз бирдем: Дик Уилки кебек булырга. Аны куып җитәргә. Аңардан уздырырга. Китап­ханәдә син укыган китапларны берәмтекләп укып чыктым. Хәтта тулай торакта син яшәгән бүлмәгә күчтем. Тиздән мине дә мәктәпнең яңа, яшь «даһие» дип йөртә башлады­лар...

    Мине барысы да күккә чөеп мактый, ләкин... Лиза Пон­текорво мине күрми иде. Әллә бар мин аның өчен, әллә юк. Чөнки ул гел синең хакта хыяллана иде. Син астронав­тика институтыңда укый башладың, бер елдан мин дә, си­нең эзгә басып, шунда кердем. Лиза да... Беләсең килсә, Лизадан менә дигән балерина чыгасы иде, Лик Уилки! Син аның киләчәгенә аяк чалдың, сәнгать остасын харап иттең. Ул бит синең яндарак булу өчен генә астронавтика инсти-туына, космик медицина бүлегенә керде.

    Максим Рейнгольд, тәмам кайнарланып, куллары белән башын тотты. Өметсезлек, җан өшеткеч зәгыйфьлек, күңел кайтаргыч йомшаклык һәм шул ук вакытта бөтен җиһанга, матурына да, әшәкесенә дә нәфрәт, дөньядан тую — аның кыяфәтендә әнә шундый каршылыклы хисләр чагыла, ләкин алар тере, җанлы хисләр түгел, бәлки үле хисләр, дөресрәк итеп әйткәндә, тере мәет хисләре иде. «Нинди эчкерле бәндә бу»!—дип уйлап куйды капитан. Аның бу уе кимендә ел ярымга соңга калып туган иде.

    Рейнгольд, башын күтәреп, үзенең моң-зарларын сөйләвендә булды:

    — Лиза белән сине бергә күргән саен, мине көнчелек корты кимерә, кыргый бер теләк — сине буып ташлау телә­ге биләп ала иде... Син боларны белмәдең, әлбәттә. Укуда мин синнән калышмадым, Дик. Ә математика һәм күк ме­ханикасы буенча уздырып та җибәрдем, шулай бит? Ике курс­ны бер елда узып, сине куып җиттем. Бусын хәтерлисеңдер.

    — Хәтерлим...

    — Ә яңа ел кичәсен хәтерлисең микән? Без хуш исле чын чыршы тирәсендә, нәкъ балалар шикелле, әйлән-бәйлән уйнадык, җырладык, биедек. Гомеремдә бер тапкыр Лиза белән вальс биедем мин ул кичне. Үзем шулкадәр дулкынла­нам, йөрәгем сикереп чыгардай булып очынып тибә, башым әйләнә. Лизаның нәни колагыңа иелеп бер сүз, фәкать бер сүз әйтәсем килә... Әйтә алмадым. Лиза минем хәлне бераз сизде бугай: «Әллә суык тидердеңме? Синдә температура бар кебек»,—ди. Температура, имеш! Их, Лиза! Аннары сез Лиза белән каядыр ычкындыгыз. Син минем өчен ул бәйрәмнең бөтен ямен җибәрдең, Лик Уилки. Исеңдәме?

    — Исемдә.

    — Менә шул төнне мин синнән үч алырга ант иттем. Сине аягым астында күрү теләге минем бөтен барлыгымны биләп алды. Мин синең күләгәңә әйләндем, Лик Уилки. Син кая барсаң, мин шунда. Син ни эшләсәң, мин шуны.

    Институтны тәмамлап чыккач, безне икебезне дә бер үк корабльгә билгеләделәр. Син радист ярдәмчесе, ә мине... ха-ха! Автомат кухняда кизү торучы слесарь-регулятор итеп! Пешекче инде! Өч ай практика узгач, сине өченче штурман итеп күтәрделәр. Мин исә синең ярдәмче дәрәҗәсен алдым. Дөресме?

    — Дөрес...

    — Җиргә кайтканнан соң, мин тагы Лиза тирәсендә бөте-релгәләп йөреп карадым. Лиза Понтекорво мине күрмәмешкә салынды. Тагы күпме газаплар кичергәнемне аңлаучы булса иде! Ник туганына үкенүчеләр бар диләр — хак сүз ул, Лик Уилки. Туган планетам — Җир шарында .бер дивана күк каңгырып йөри идем мин. Лизадан җылы сүз ишетмәгәч, мин кабат космоска чыгып китү ягын кайгырттым. Ләкин мәхәббәт өчен космик аралар чүп кенә икән...

    һәм менә без тагы ерак сәяхәттә. Тагы сәяхәттән кайтып киләбез диюем. Мине Җирдә — нәгъләт төшкән шарикта — яңа газаплар, кимсенүләр көтә. һәм мин, шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, супершәраб капкалый башладым. Җиңелчә исе­реклек мине кеше иткәндәй була. Сәяхәткә яшереп үзем белән тәмәке дә алган идем...

    — Тинтәк! — дип кычкырып җибәрде капитан Лик Уил­ки.— Тинтәкнең дә тинтәге! Легенерат! Көтеп тор, хәзер яныңа төшеп җитәм.

    Берничә минут үтүгә, ул мотор бүлегендә Максим Рейн­гольд каршысында утыра иде инде. Максим шактый исерек, күзләре майланып тора, авыз читләренә шашкын күбек бәреп чыккан. Ә үзе барыбер матур.

    — Ләвам ит!—дип боерды аңа капитан.

    — Сөйлим, сөйлим! Үләр алдыннан бер ачылып, эчләрне бушатырга кирәк бит.

    — Тагы ниләрне җимердең?

    — Электроник минең хәтер күзәнәкләрен бушандырып чыктым. Ул җәһәннәм машинасы тапкырлау җәдвәлен дә бел­ми хәзер. Бүгеннән башлап без дөм сукыр, чукрак һәм телсез.

    —  Мин сине...— дип башлады капитан йодрыкларын йомарлап.

    —  Өркетмә, Лик. Сүзем бетмәде бит әле. Ачыдан ачы сүзләрем бар. Мин бүген, син йокыда чакта, космограмма кабул иттем.

    — Шундый ерак араданмы?

    — О капитан, син йоглар системасын өйрәнеп яткан арада, абзаң радиотехниканы ерып чыкты һәм яңа тип көчәйткеч уйлап тапты.

    — Космограмма Җирдәнме? Ни турында?

    — Лиза Понтекорво Сатурнның техник боҗрасында икән хәзер. ^

    — Йә, шуннан?

    — Космограмманы Лизаның әнисе җибәргән. Ул Лиза-ны... бәбие белән котлый.

    Максим, сүздән туктап, бу көтелмәгән хәбәрнең капи­танга ничек тәэсир иткәнен күзәтеп торды. Лик Уилки­ның күзләрендә нәни генә бер очкын кабынды да сүнде.

    —   Беләсеңме, Лиза кемгә чыккан? Ләшмисең. Ярар... Йөрәк кенә шулай яралана, Лик У ил ки. Мин үз-үземне аңлый башлаганнан бирле синең белән ярыштым, капитан. Хәзер без тигез. Юк, мин сине куып җитә алмадым. Безне Лиза Понтекорво дигән илаһи зат тигезләде.

    Дик Уилки дәшмәде.

    —   Гранит таш син. Боз тавы. Фикер йөртүче протоплаз­ма!— дип тагы агу чәчәргә кереште Максим.— Аңлыйсың­мы, Лиза юк хәзер! Безнең өчен табигатьтә Лиза Понтекор­во дигән кеше юк инде...

    —   һәм син шуның өчен менә бу...— дип, капитан берка­вым төртелеп торды,— менә бу фаҗигане оештырдыңмы?

    — Без мәхәббәт хакына шәһит китәбез, Дик!

    — Китми торсын әле,— диде капитан. Бу хәлләр яман төш кенә түгел микән дип уйлый иде бугай ул.

    — Әйдә телгә-тешкә килешмик, капитан,— дип тәкъдим итте Максим.— Югыйсә...

    —            Нишләрсең?

    — Менә!—диде штурман һәм комбинезон кесәсеннән бластер-пистолет тартып чыгарды.

    Кискен кул хәрәкәте.

    Бер кат идәнгә бәрелгәч, бластер йомшак кына сикереп куйды да почмакта туктап калды.

    Максим Рейнгольд, беләген тотып, сыгылып төште.

    — Кымшанасы булма! — дип кисәтте аны Дик Уилки һәм бластерны үз кесәсенә салды. Аннары резерв әрҗәдән бер чорнау кабель алып, штурманның кул-аякларын утыргычка ныгытып бәйләп куйды.

    — Японча сугыш алымнарын өйрәнгәнсең икән,— диде тегесе, хәл алгач.— Кызганыч, белми калганмын. Юкса мин дә өйрәнгән булыр идем.

    Капитан бу сүзләрне дәшмичә генә үткәреп җибәрде.

    — Юкка маташасың, Дик,— диде Максим.— Җырыбыз җырланган инде безнең, яшьтәш.

    — Тик тор, юлбасар,— диде аңа капитан һәм пневмо-термостан су алып эчте.— Безнең соңгы тизлек күпме иде? — дип сорады ул аннары.

    — Секундка биш километр.

    — Юнәлеш?

    — «Акчарлак» нәкъ эклиптика яссылыгында. Гелиоцент-рик азимут нуль, унбиш градус. Без җир яныннан унбиш миллион километр ераклыкта узып китәчәкбез.

    — Ә Сатурн һәм Марс яныннан?

    — Хәзер хисаплыйм,— диде штурман һәм маңгаен җые­рып уйга калды.

    —  Хәер, хисаплап интекмә,— диде капитан, кулын селтәп.— Алар тагы да арырак калырга тиеш.

    —  Әлбәттә. Сатурн илле миллион, Марс җитмеш биш миллион километрда калачак.

    —  Ышанам. Мондый ерактан безне бернинди радар да сизмәячәк.

    —  Сизмәячәк, Дик.

    Дик Уилки, нидер уйлап, урыныннан кузгалды.

    —  Капитан!—дип дәште аңа бәйдәге штурман.— Кулым оеды.

    —  Түзәрсең.

    —  Дик, бер йотым гына «супер» бирсәң иде... Инстру­мент әрҗәсендә ул.

    —  Бирмим!—дип кырт кисте капитан.— Синең башың, дөресрәге, баш миең — миңа кирәк булачак әле.

    —  Дик...

    —  Тының да чыкмасын, юньсез!

    Капитан ярым овал ишекне шап итеп ябып чыгып китте.

    Электроник хисап машинасы эшләми. Аның хәтере «буш». Ул киңәш тә, белешмә дә бирә алмый. Курсны төгәл бил­геләү өчен исә бик күп мәгълүмат кирәк. Дик Уилки үзәк пульттагы китап шкафын актарырга тотынды.

    Монда төрледән-төрле китаплар тупланган иде. Менә «Космик ялгызлык авырулары». Бусы әлегә кирәк түгел. Менә «Борынгы шәрык тарихы». Саллы бер том. «Прецезион ап­паратларны ремонтлау». Капитан анысын бер читкә алып куйды. «Математик логика», «Сферик астрономия». Болары торып торсын. «Кометалар, метеорлар һәм куркынычсыз очыш траекторияләре». Әһә! Бусы, ихтимал, ярап куяр. Дик Уилки белешмә таблицалар, сызымнар, формулалар белән чуарланган бу китапны тиз-тиз караштыра башлады. Теге саташкан күсәк хисап машинасын ватмаган булса, ирекле очыш траекториясен биш-ун минут эчендә исәпләп булыр иде югыйсә...

    Бераздан Дик Уилки китапны тотып штурман янына төште. Рейнгольд айнуын айныган, махмыр белән җәфалана иде. Капитан аның кулларын чиште дә китапны тоттырды:

    — Мәле, күз йөгертеп чык.

    Әсир куанычыннан нишләргә дә белмәде. Кешенең таби­гате гаҗәп тә инде: үзе үләргә җыена, үлемен якынайту өчен бөтенесен эшли, үзе этләшепме-этләшеп ләззәткә, ми­нутлык нәфесен канәгатьләндерергә омтыла.

    — Дик,— дип дәште Максим Рейнгольд, кызганыч бер тавыш белән,— Дик, минем кул калтырый, зинһар өчен дим...

    Капитан Дик Уилки мензуркага төп-төгәл ике кубик «су­пер» салып китерде.

    —  Мә.

    —  Рәхмәт.

    Максим Рейнгольд башта китапның эчтәлеген генә күздән кичерде. «Баш бар үзендә, каһәр»,— дип уйлап алды капи­тан.

    Китапта бераз казынгач, штурман үзалдына: «Әһә!» — дип куйды һәм мышный-мышный укырга тотынды. Бу ми­нутларда ул шашкан Мәгъшукка да, үз иптәшен үлемгә хөкем иткән кансыз бәндәгә дә охшамаган иде.

    — Уф!—диде ул, ниһаять.— Без, капитан, метеорлар өеренә барып кергәнбез!

    —  Нинди агыш?

    —  Бета-леонидлар агышы.

    —  Шәп түгел.   ,

    — Әйтерең бармы! Безне, капитан, кояш протуберанец­лары түгел...

    — Берәр метеор белән бәрелешү көтәме?

    —  Күр дә тор, тау хәтле таш китереп орса, без терекө­меш тамчыларыдай чәчрәп китәчәкбез. Монысы да әйбәт үлем, капитан! Иксез-чиксез бушлык... Анда сагыш та, мәхәббәт тә, сызлану да юк. Хәер, бәлки, бездән калган салкын тамчылар, берәр заман Җир атмосферасына эләгеп, йолдыз булып атылыр. Электә күк капусы ачылу дигәннәрме әле? Нинди гүзәл күренеш...

    —  Тиле. Явыз тиле! Җинаятьче син, Максим Рейнгольд. Ләкин син хөкемнән барыбер котыла алмассың!

    —  Кем хөкеменнән?

    —  Кешеләр хөкеменнән. Вөҗдан хөкеменнән.

    —  Ха-ха!

    Капитан дәшми-тынмый гына килде дә Рейнгольдның кулларын тагын артка каерып, бәйләп ташлады.

    —  Эт җан.

    —  Ха-ха!

    Бераздан Рейнгольд тагы шыңшырга, ялынырга, сүге­нергә тотынды. Ә капитан эш белән мәшгуль иде һәм аңа аз гына да игътибар итмәде. Ул, иллюминатор капкачларын ачып, телескоп аша әйләнә-тирәне күзәтте. Әлегә якын-тирәдә мәңге дөнья гизеп йөрүче күк ташлары — метеоритлар күрен­ми иде. Радиолокаторның эшләмәве бигрәк тә начар. Ә, бәлки, аны төзәтеп булыр? Бер-ике километр араны күрер­лек итеп булса да ярар иде бит.

    «Бу психопат антеннаның коллекторын ваткандыр,— дип уйлады капитан.— Әгәр үзәк көзгесе исән калган булса... Ул чагыңда радиотапшыру, кабул итү һәм көчәйтү блокла­рын рәтләп карарга булыр иде. һич югында гадирәк схема буенча яңаны җыярга мөмкин. Моңа, бәлкем, ун көн, бәлкем, унбиш көн китәр. Антеннаны карау өчен ачык космоска чыгып керергә кирәк».

    Ныклы карар кабул итеп, башында эш планы оешкач, Дик Уилкиның йөзе яктырды.

    — Ашыйсың киләме? — дип сорады ул җинаятьчедән.

    — Берәр алма юкмы?

    — Алма пастасы бар.

    — Аннары бер бутерброд. Кайнар чәй.

    — Булыр,— диде капитан.

    Дик Уилки штурманны ашатты, үзе дә капкалап алды. Шуннан соң, югары күтәрелеп, скафандр киде, ремонт ко­раллары алды һәм лифт белән иң аскы катка — люк урнаш­кан бүлеккә төште. Люкны ача торган штурвал бик җиңел, артык җиңел борылды. Күрәсең, антеннаны җимереп кергәч, штурман люкны ныгытып тарттырып торуны кирәк тапма­гандыр.

    Капитан үзен трос белән бәйләп-нитеп тормады, чөнки башмаклардагы һәм уң терсәк янындагы магнитлар корабль­нең титан-корычына әйбәт ябыша иде. Корпус буйлап үрмәләгәндә ул әйләнә-тирәне дә күзәтте. Ә бу дөм караңгы­да ни күрәсең? Кояш ерак, ул зур бер сары йолдыз булып кына яна. «Локаторсыз эш харап».

    Нәкъ капитан уйлаганча булып чыкты да. Антеннаның коллекторы сынык, рефлекторга да җинаятьче кулы кереп чыккалаган иде.

    Дик Уилки коллекторны төбеннән үк кисеп, йолкып алды да төпсез Галәм бушлыгына ыргытты. Ялтыравыклы металл таяк бөтерелә-бөтерелә артта калды һәм бик тиз күздән югалды. «Хуш, җир кешесе эшләгән металл, хуш».

    Рефлектор челтәренең өзек җирләрен ялгап маташып күпме вакыт узгандыр, капитан моны сизмәде, онытылып эшләвендә булды. Онытылыпмы икән? Бәлки рефлектор көзгесендә ул үзе өчен иң кадерле кешенең — сөйгән яры Лиза Понтекорвоның елмаюын күргәндер? Елмаюмы, әллә күз яшеме? Бәлки Лиза аңа: «Яшәргә!» — дигән әмер биргән­дер. Пышылдап кына...

    Корабль вакыты белән кичке җиделәрдә капитан Дик Уилки, тышкы эшләрен бетереп, радиоаппартларда казына иде инде.

    Максим Рейнгольд бик уйлап, җентекләп эш иткән: мик­ромодульләрне сытып бетергән, трансформаторларны ян­дырган, көйләү конденсаторларын да, чүкеч беләндер, ахры, сугып бозган иде. Тагын да яманрагы шул: күпме генә эзләсә дә, капитан махсус радиосхемаларны таба алмады. Ихтимал, штурман аларны юк иткәндер.

    Штурманда депрессия халәте башланды: аның дөньяда кайгысы юк, ул, бәйдә килеш, йоклапмы-йоклап утыра, ашат­канда ашый, су эчә, кайчакларда гына капитанга өметсез күз карашы ташлап ала да иреннәрен кыймылдатып куя.

    Хәлбуки, капитанга Максим Рейнгольд кирәк, аның башы, математик сәләтләре, белеме кирәк иде.

    Берәр атна үзе генә азапланып, рәт чыгара алмагач, капитан Рейнгольдка мөрәҗәгать итәргә булды.

    —  Карале, Максим,— диде ул штурманга, аңлырак чагын туры китереп,— мин бер радиостанция монтажладым...

    —  Үзеңме? Китсәнә?

    —  Үзем.

    —  һәм станция эшләмиме?

    —  Тапшыргыч эшли кебек. Ләкин станция сигналларны кабул итми.

    —  Ә сигналлар күренергә тиеш, капитан. Хәтерем алда-маса, безнең тирәдә хәзер вак астероидлар аз түгелдер...

    —  Алгычның түбән ешлык көчәйткече нормаль эшли. Югары ешлык каскады карулаша, минемчә.

    —  Әлбәттә! Кул астында юньле-башлы деталь булмаган көенчә.

    —  Мин синнән киңәш сорыйм, Максим.

    —  Бу станциянең сиңа тишек бер тиенгә дә кирәге юк, капитан. Син, гирокөпчәк ярдәмендә, «Акчарлак»ны күчәр тирәсендә генә бора аласың, ә бу маневр астероид белән бәрелешүдән коткармас.

    —  Мин чарасын табармын!

    —  Оһо! Безнең ише наданнарга ни чара икәнен дә әйтсәң иде, капитан.

    —  Куркыныч туганда, мин беренче буын моторларны өзәм. Пружиналар аны читкә тибәрәләр, ә без капма-каршы якка этеләбез.

    —  Әгәр дә мәгәр тагы берәр күк ташы якынлашса?

    —  Икенче буынны ташлатам.

    —  Ха! Аннары нишләрсең, командир? Дюзлар аша төке­рерсеңме?

    —  Аннары люкны ачып сине ыргытам, Макс,— диде ка­питан тыныч кына.— Бу исә «Акчарлак»ка әз-мәз тизлек бирер. Ишетәсеңме?

    —  Алай булгач, мин сиңа ник ярдәм итим икән соң? — диде Рейнгольд хихылдап.

    Дик Уилки инструмент әрҗәсен ачып ике тюбик «супер-шәраб» һәм ике мензурка алып килде.

    —  Чәкешәбезме? — диде ул, штурманның күзләренә ка­рап.

    —  Хәйләкәр соң үзең, капитан. Әйдә, чәкешәбез. Типте­реп калыйк.

    —  Син әүвәле миңа эшкә ярардай киңәш бир, Максим.

    —  Килештек. Син суперрегенератив схеманың ни икә­нен беләсеңме?

    —  Юк, Макс, белмим.

    —  Радиотехника таңында уйлап табылган әйбер ул. Үтә сизгер нәрсәкәй, шайтан алгыры!

    —  Әйе, әйе, исемә төште... Ләкин аны нигә кулланмый­лар соң?

    —  Ул бик көчле радиокомачаулар тарата, эфирны улау-сызгыру авазлары белән тутыра.

    —  Монысы безнең өчен вак нәрсә. Мә сиңа каләм, схе­масын сыз әле шуның.

    Штурман схеманы бик тырышып, һәр тамгасын җиренә җиткереп, хәтта үзенә күрә матур итеп сызды.

    —  Оста кеше өчен ике сәгатьлек эш,— диде ул, сызып бетергәч.— Летальләр бар. Шул ук югары ешлык блогына җыярга мөмкин.

    —  Миңа көн буена җитәр әле бу,— диде капитан, схема белән танышкач.

    Тулысынча әсәрне күчереп алып укырга

    Керү формасы

    Календарь
    «  Апрель 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
    1234567
    891011121314
    15161718192021
    22232425262728
    2930

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz