ХАЛИТ блогы
Дүшәмбе, 16.12.2019, 08:03



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган? ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Гөлҗимеш ник чәнечкеле булган?

    Көннәрдән бер көнне дөньяга үсемлекләр, хайваннар, кошлар яралган­нар. Икенче көнне аларга кием-салым өләшенә башланган, ди. Менә бөтен үсемлекләр дә үзләренә тиешле матур-матур чәчәк-яфрак, йон киемнәрен киенеп алганнар. Ул һәртөрле кош-корт, җәнлек-хайваннар да үзләренең төрле төстәге каурый-төкләрен тагып алганнар. Инде көн дә кич булган, бары да үз төсен алган, тик гөлҗимеш куагы белән сандугач кына бер ни дә алмыйча калганнар. Белмим, алар үзләре бик юаш, бик тыйнак булган­мы, безгә дигәне калыр әле дип, үзләренә буласы купшы киемнәрен көтеп утыралар икән. Ул арада карасалар, менә сиңа мә, анда инде икесе­нә бары бер генә купшы кием калган, ди. Шундый матур, шундый асыл, ди. Тик моны кайсына бирергә? Анда алаймы уйлаганнар, болаймы уйла­ганнар, кайсы бу төнне йокламый чыкса, таңда бу киемне дә шул алыр, дигәннәр.

    Сандугач әйткән:

    — Дөньяда иң матур тавышлы, иң матур сайраучы кош мин булыйм да, иң нәфис кием дә минеке булмасын, имеш. Әлбәттә, мин киенермен,— дигән.

    Гөлҗимеш аның бу һавалануын яратмаган:

    Кайсыбызга булыр бит әле. Бәлки, мин синнән дә матуррак булырмын,— дигән.

    Сандугач әйткән:

    Менә хәзер кич була, син төн буе йокларсың, ә мин төнлә йокламыйм, сайрыйм да сайрыйм гына. Шулай булгач, купшы кием дә минеке булыр,— дигән.

    Гөлҗимеш моңа каршы бары:

    Ай-һай, бик һаваланасың, киемнән коры калмагаең,— дигән дә тынган.

    Шуннан...

    Менә төн булган, ай да калыккан. Сандугач һаман сайраган да сай­раган. Миңа буласын гөлҗимеш алмасын дип, көнләшеп керфек тә какмый саклаган. Тик бары таң алдыннан бер салкынча гына рәхәт җил аңа тиеп киткән. Тиеп тә киткән, бичара арыган сандугач бер генә тынга сайра­выннан туктаган. Туктаган да төн белән таң арасында ул чак кына, тик бер генә тынга күзен йомып җибәргән, бу аның черем итеп алуы булган.

    Шунда ук таң да сызылып киткән, сандугач та күзен ачып җибәргән. Караса, ни дип әйтеп әйтсен, янында гына басып торган әлеге йолкыш гөлҗимеш шундый киенгән, шундый матур булган, әллә нинди хуш исле, әллә нинди алсу-алсу чәчәкләргә генә күмелгән, ди, малай! Сандугач, мескенем, үзенең өстенә караса, ни булсын бизәк, ни булсын гөлләр... Өстендә әлеге шул бер сары күлмәк... Шунда ул гөлҗимешкә карап, бер аңа соклануыннан: ах! иткән, бер көнләшүеннән: уф! иткән. Бөтен эче аңа каршы үпкә-кинә белән тулып калган.

    Тик ул үз күңелендә бер дә ачу сакларга яратмый икән, шундук аны гөлҗимешкә әйтеп тә салган:

    Әй, гөлҗимеш, син нихәтле генә гүзәл, нихәтле генә хуш исле булма, мин барыбер сиңа кунмам, баштанаяк чәнечкеле бул! Чәчәкләрең коелгач та сине эт чыбыгы дип йөртсеннәр! — дигән.

    Сандугач моны әйтеп кенә калмаган, ул эчендәге барлык үпкә-кинәсен ялкынлы җыр белән куак өстенә түгә дә түгә, һәрбер кинәсе гөлҗимешнең нечкә сабакларына энә булып кадала икән. Күз ачып йомганчы шул энә­ләрдән аның куагы баштан аяк чәнечкеле булып әверелгән.

    Шуннан хәзер инде сандугач төннәр буе ачынып-ачынып сайрый. Гәү­дәсе дә шул йокысызлыктан ябыгып, тәне дә шул сагыштан саргаеп кал­ган, һәр җәйне ул гөлҗимеш чәчәк атар төнне аның белән телгә килә:

    Төн йокламый саклармын үземә буласы киемне, барыбер синеке булмас, бу җәйне үзем киярмен,— дип бәхәсләшә икән.

    Һәм ул төнозын саклый, йокламас өчен һаман сайрый да сайрый. Ме­нә төн белән таң арасында ниткәндер бер татлы, рәхәт җил исеп китә дә, ул бары тик шул исеп киткәнче генә түзә алмый, җырыннан туктап, беркавым күз йомып ала икән.

    Менә шуннан башлап, кешеләр таң алды йокысын яки бик тиз йоклап ала торган бала йокысын «сандугач йокысы» диләр.

    Хәйләкәр гөлҗимеш шуны гына көтеп тора, сандугач күзен ачканчы, ул яшерен генә аллы-гөлле чәчәк атып куя. Шул чәчәк киемнәрен киен­гәндә, гөлҗимеш шулхәтле матур була, сандугач аңа сокланып туя алмый. Алай да ул аңа ничек кунсын? Аның әнә үзе дә йөзе: мин сиңа кунмам дип әйткән сүзе бар, күңелендә кинәсе бар, гөлҗимешнең энәсе бар... Шунлыктан сандугач аңа тик читтән карап яна, саргая. Ул аңа ерактан гына гашыйк...

    Шуннан бирле гөлҗимеш куагы үзе дә шулхәтле чәнечкеле булып кал­ган, хәзер алма бакчасына бала-чага кермәсен өчен аны кырыйга, койма урынына утырталар. Ул матурлыгы өстенә чәнечкеле тимерчыбык хезмәтен дә үти. Гөлҗимеш кенә түгел, эт чыбыгы да ул.

    Шагыйрь Дәрдмәнд тә әйткән:

    Гөл шиңде, сабагында кинә калды,
    Былбыл! Сиңа бер бөртек инә калды.

    Керү формасы

    Календарь
    «  Декабрь 2019  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
          1
    2345678
    9101112131415
    16171819202122
    23242526272829
    3031

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2019      Создать бесплатный сайт с uCoz