ХАЛИТ блогы
Җомга, 29.03.2024, 18:36



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Албасты ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Албасты

    АлбастыАлбасты йоклаган кешене буарга бик ярата. Ул килеп буа башлагач, кеше бастырыла башлый, ни чаклы кычкырмакчы булса да кычкыра алмый. Кеше бик каты куркып, албасты төшеп китә дә, кеше кычкырып уяна.

    Албасты, кайчагында, бик зур чүмәлә булып юлда барган кешегә ияреп тә бара. Албасты эт өргәнне, әтәч кычкырганны бер дә яратмый, ишетте исә качып юк була.

    Берәү каладан кайтып бара икән. Бер белгән авылына ике-еч чакырым гына калгач юлның ике ягында кинәттән бик биек ике печән чүмәләсе ки­леп чыккан. Берсенең янында ут бар, ди. Кеше, бу ни булды, дип, аптырап киткән. Атын куа башлаган. Ат күпме чапса да ике чүмәлә янына уза алмый, ди. Барганнар, барганнар, тик бер дә чүмәләдән уза алмаган бу. Кеше аяк үрә торып атын, кыйный-кыйный куып чаба башласа да чүмәлә­ләрдән бер дә уза алмаган. Бара-бара килеп чыккан бер урманга. Югыйсә ул тирәдә бер дә урман булмаска тиеш икән. Шуннан соң бу кеше чүмәлә­нең албасты икәнен белгән дә бик курыккан. Тагын атын куа башлаган.

    Урман эченнән кыңгырау тавышлары, сыер мөгерәгән, ат кешнәгән та­вышлар, җырлаган тавышлар ишетелә башлаган. Барган, барган урманның очы да юк, чите дә күренми. Әйләнеп караса, әлеге ике чүмәлә әле дә янында тора. Инде ни булса булыр, дигән дә, арбасына бөгәрләнеп яткан да, атын үз иркенә җибәргән. Менә кинәттән әтәч кычкырган тавыш ише­телгән. Торып караса, чүмәләләр дә юк, бер авыл да якында гына тора, ди. Куанычыннан ни эшләргә белмәгән теге. Кыйнап та чаба алмаган атны тыеп булмый, чаба, ди. Менә озак та үтми, әйләнеп авылларына да кайтып-җиткәннәр.


    Албасты турында башка чыганаклар:

    http://www.onelegend.ru/albasty.html

    http://ru.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BB%D0%B1%D0%B0%D1%81%D1%82%D1%8B

    http://www.c-cafe.ru/words/67/6608.php

    http://uic.bashedu.ru/encikl/aaa/albasty.htm

    http://mifolog.ru/mythology/item/f00/s00/e0000683/index.shtml

    Керү формасы

    Календарь
    «  Март 2024  »
    ПнВтСрЧтПтСбВс
        123
    45678910
    11121314151617
    18192021222324
    25262728293031

    Язулар Архивы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz