ХАЛИТ блогы
Якшәмбе, 12.05.2024, 17:41



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог статей ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Мои статьи [8]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Мәкаләләр » Мои статьи

    География базарда
    – Балалар, сез тарих дәресендә музейга бардыгыз, табигать фәнен урман-кырга чыгып өйрәндегез. Ә бүгенге география дәресен без сезнең белән базарда үткәрәбез. Укучылар, бу берсеннән-берсе матур каплы чәйләрне кайсы илдән китереп саталар? Ул илнең башкаласы нинди шәһәр? Бик дөрес. 

    Көнбагыш маен Аргентина дигән илдән алып килгәннәр. Ул ил кайсы материкта урнашкан? Бик дөрес. Бездән күпме ераклыкта икәнен беләсезме? Юк, Сәлимов, мең чакрымда гына түгел, ә егерме мең чакрым ераклыкта ул ил. 

    Сатудагы бәрәңге Белоруссиядән, ул ил тагын нәрсәсе белән билгеле? Дөрес, тракторы белән. 

    Менә бу сап-сары әфлисуннар Марокко дигән илдә үскән, димәк, анда җылы, тропик климат. Юк, Сәлимов, син телевизордан ишеткән инфляция тиз үссә дә, ул җимеш түгел. 

    Бу бүлектә кытай сәүдәгәрләре. "Чуплый-чуплый куртка” кытай теленнән "Бик җылы куртка” дип тәрҗемә ителә. Кытайның башкаласы нинди шәһәр? Юк, Сәлимов, Хабаровск түгел. Әтиең әйтсә дә, ул, бәлки, тагын ун елдан шулай булачак дип әйткәндер. 

    Менә бу йодрык чаклы сары суганнарны Мисырдан алып кайтканнар сатуга. Ул ил суганнан тыш тагын нәрсә белән бик билгеле? Әйе, пирамидалары белән. 

    Бу бүлектә тавык ите белән сату итәләр. Хәзер кайсы илдән икәнен сорыйбыз. Юк, Сәлимов, "Буш ботларын” "Барак ботлары” дип атарга ярамый. Гомумән, "Америкадан китерелгән тавык боты” дип сөйләү дөрес. 

    Укучылар, без бүгенге дәрестә дөнья икътисады белән таныштык. Киләсе география дәресенә аякларыгызга резин итек киеп килегез, буровойга барабыз. Дәреснең темасы – Русия һәм аның базар икътисады. 

    Рәфыйк АБДУЛЛИН.
    Категория: Мои статьи | Өстәде: Khalit (29.03.2011)
    Караулар: 729 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz