ХАЛИТ блогы
Җомга, 03.05.2024, 13:38



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Шигырьлэр

    Гөлшат бәете.
    25.08.2010, 00:00
    Гөлшат бәете. 

    Мин юкәләр яраттыммы, 
    Әллә алар яратты? 
    Гомеремне яшьли бүлеп 
    Үзләренә каратты. 

    Әнкәй мине ачуланма 
    Мин башканы яраттым. 
    Ачуландың, башкаемны 
    Урманнарга караттым. 

    Яраттым мин мәңгелеккә 
    Башкаемны югалтып. 
    Парлы җанның йөрәген дә, 
    Үз-үземә каратып. 

    Мин гүзәлмен, чибәр идем, 
    Бу дөньяга килгәндә. 
    Җаныкаем,гомеремне, 
    Башка җанга биргәндә. 

    Матурлыгым, гүзәллегем, 
    Сине миңа каратты. 
    Каратты да, мәңгелеккә 
    Башкаемны югалтты. 

    Йөрәккәем син типтең, 
    Бары тик җаныем, диеп. 
    Аердылар башкалар, 
    Син башка яры, диеп. 

    Әникәем, апалар, 
    Сез гаепли күрмәгез. 
    Минем кебек башканың 
    Сез ярларын сөймәгез. 

    Бер кешегә зур бәхет 
    Күп тимәсен дигәннәр. 
    Кемнәр икән арабызга 
    Учак көлен сипкәннәр? 

    Карап тора кебек миңа 
    "Ник киттең?”, дип ак каен. 
    Каберемә рауза гөлен, 
    Куегыз сез ел саен. 

    Чәчкәләргә кышлар җиткәч, 
    Салкын җил кагылмасын! 
    Минем сөеп яшәгәнне 
    Кешеләр онытмасын!
    Категория: Шигырьлэр | Өстәде: Khalit
    Караулар: 1545 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 2.5/2
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz