ХАЛИТ блогы
Җомга, 26.04.2024, 07:49



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Шигырьлэр

    4юллыклар
    [ Скачать с сервера-Сервердан Күчерү (23.0 Kb) ] 24.08.2010, 23:50
    4 ЮЛЛЫКЛАР.


    Җырларым бар минем күпләргә, 
    Яратмыймын икән кемнәрне? 
    Җаннарымнан чыккан сүзләргә 
    Ходай үзе яза көйләрне.
    * *
    Син фәрештә, син күкләрдә, 
    Ә мин фани дөньяда. 
    Синең тормыш хыял көн дә, 
    Ә минеке – пыяла. 

    Синең янда алтын гөлләр, 
    Сандугачлар сайрыйлар. 
    Минем язмыш хата көн дә 
    Өмет белән алдыйлар.
    * *
    Безнең әле гөрләп калырдай 
    Алда күпме еллар үтәсе? 
    Учаклар да дөрләп янырлар, 
    Өмет очкыннары гына сүнмәсен.
    * *
    Бәлки безнең араларда 
    Тик вакытның киртәсе. 
    Минем кояш-баюларда, 
    Синең – яшьлек иртәсе.
    * *
    Инде күпме тагын яшәрмен 
    Синең белән һаман серләшми. 
    Җаным кычкырадыр: "Сөямен!” 
    Телем генә берни эндәшми.
    * *
    Менә тагын килде җиргә язлар. 
    Яңаралар күңелдәге сүнгән назлар. 
    Йөрәкләр дә киткән кебек яшәрепләр, 
    Маңгайдагы сырларны тик булмый яшереп лә.
    * *
    Язмышымны икән нигә 
    Башка белән ялгадым? 
    Хатамны да бүген генә 
    Сине күргәч аңладым...
    * *
    Тагын җиргә язлар килә- 
    Тормыш шулай дәвам итә. 
    Кемнәр яши бәхет белән, 
    Кемнәр инде яшьли китә.
    * *
    Борып булсын икнә язмышларны, 
    Кайтып тагын яшьлек таңына. 
    Фәрештәм тик: "Халит, соңладың!”-дип 
    Иңнәремә минем кагыла.
    Категория: Шигырьлэр | Өстәде: Khalit
    Караулар: 3203 | Күчереп алулар: 72 | Рейтинг: 5.0/1
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz