ХАЛИТ блогы
Пәнҗешәмбе, 25.04.2024, 13:59



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Проза

    КЫШ БАБАЙ БҮЛӘГЕ.
    23.08.2010, 13:48
    "КЫШ БАБАЙ БҮЛӘГЕ”
    (хикәя)
    Таһир бу Яңа елны да ялгызы гына каршы алырга булды. Сөйгән яры юк, шуңа күрә бер нинди компанияга да кушылмаска карар кылды.
    31нче декабрь иртән урам буйлап йөреп керергә дип тышка чыкты.
    Һавада Яңа ел җиле исә иде. Барысы  да бәйрәмгә әзерләнә: кемдер, соңлап булса да чырышы алып кайтып бара, кемдер шампан шәрабе тоткан, кемдер күчтәнәчләр, бүләкләр күтәргән...
    Таһирга гына Яңа ел инде әллә нинди зур бәйрәм түгел, дөресрәге аның өчен бу бәйрәм башка көннәрдән берни белән дә аерылып тормый. Бары телевизордан гына матур тапшырулар күбрәк булачак...
    Ялгызы гына үткәрәчәк ул аны. Бәхетеңне очратмагач нишлисең инде?!..
    Үткәрсәң дә, үткәрмәсәң дә менә бу Яңа ел да үтеп китәчәк...
    Ялгызы дип, ялгызы да түгел түгеллеккә. Телевизор булачак аның янында һәм берәр ярты аракы. Аракы уртлап, телевизор карап үткәрәчәк ул бу Яңа ел төнен дә...
    Шулай үз – үзенә уйланып, урам буйлап атлады Таһир.
    Кинәт аның каршысына Кыш бабай килеп чыкты. Егеткә кул кысып елмая:
     - Яңа ел белән, егет!
     - Яңа ел белән! – ди Таһир.
     - Нигә шундый бәйрәм көнне моңаеп йөрисең, егет? Елмай, бәйрәм бит бүген, - ди.
    Таһирның гына бик елмаясы килеп тормый.
     - Кемгә бәйрәм, кемгә...
     - Елмай, егет! Бүген барлык хыяллар да тормышка аша торган көн бит! – ди Кыш бабай. – Син дә үз бәхетеңне табырсың әле!
    Кыш бабай шулай диде халык арасына кереп тә югалды.
    "Кызык, -  дип уйланды Таһир. – Минем ялгызы икәнемне кайдан белде соң бу кеше? Әллә берәр танышы булдымы?”
    "Эх, шулай булсын иде дә ул! Тик бу дөнья әкият түгел шул”.
    Уйлана – уйлана икенче каттагы бүлмәсенә кайтып ятты. Бернәрсәгә дә кулы бармады.
    Яңа ел җитәргә ике сәгать кала уянып китте.
    Өстәл әзерли башлады.
    Баскычта ниндидер тавыш ишетеп сискәнеп китте. Кемдер "Аһ!” дип кычкырып җибәрде.
    Таһир, тиз генә барып, ишеген ачты. Аларның катындагы баскычта, аягын уып, Карсылу киемендә бер чибәр кыз утыра иде.
    Егет кыз янына килде:
     - Нәрсә булды, сылукай?
    Кыз башта сәерсенеп кенә егеткә карады да:
     - Менә, баскычыгыздан егылып, аягымны авырттырды, - диде. – Апаларга котларга, берничә минутка, дип кенә кергән идем...
    Таһир аңа, үзенең бүлмәсенә кереп, Карсылуның аягын карарга тәкъдим ясады. Кыз башта ризалашмаса да, башка чара калмагач...
    Таһир кызны күтәреп алып кереп диванына салды.
    Карсылу – кызкай биек үкчәле итек кигән булган икән. Апаларын котлап, баскычтан төшкәндә, итегенең үкчәсе сынып китеп, кыз аягын каймыктырган икән.
    Шулай сүз арты сүз чыгып алар танышып та киттеләр. Чибәр Карсылуның исеме дә Зөһрә икән.
    Риваятьләрдәге Таһир белән Зөһрәне искә төшереп озак кына көлешеп тә алдылар.
    Сөйләшеп утырып алар вакытны да онтып җибәргәннәр иде. Сәгатькә караганда инде 12 тулып килгәнен күреп калдылар.
    Зөһрә дә, инде 12 гә кадәр өенә кайтып өлгермәсен аңлаган иде.
    Менә шулай, Яңа ел кичен дә алар бергә каршы алдылар.
    Яңа ел алдыннан башланган бу вакыйга инде бер айдан зур туйга да әверелеп куйды...
    Серле Кыш бабай сүзләре дә шулай тормышка ашып куйдылар.
    Мөгҗиза юк дип кем әйтер бу вакыйгадан соң?
    Категория: Проза | Өстәде: Khalit
    Караулар: 1972 | Күчереп алулар: 1 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz