ХАЛИТ блогы
Сишәмбе, 23.04.2024, 10:29



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Проза

    ЮХА, 5-7бүлекләр
    [ Скачать с сервера-Сервердан Күчерү (150.5 Kb) ] 23.05.2013, 09:20
    ЮХА
    (мифик хикәят дәвамы)

    5 БҮЛЕК.
    Күрше әби.

    Нияз авылга җитү белән, өйгә кереп тормады, туп – туры күл янына юнәлде. Кемдер аңа Хәяте анда, дип әйтә иде.
    Камышлык яныннан табып алды Нияз, кып – кызыл канга батып беткән Хәятне. Иң беренче, кызның йөрәген тыңлап карады егет. Әкрен булса да тибә, димәк, исән.
    Нияз кызны кулына күтәреп, өйгә алып кайтты.  Хәят һушына килмәде, бары ыңгыраша гына башлады. Егет аның йөзләрен, кулларын, бар тәнен юеш тастымал белән сөртеп чыкты. Кызның тәнендә, битләрендә нәрсә беләндер тырналган эзләр тапты.
    "Берәр ерткыч һөҗүм иткәндер инде”,- дип уйлап куйды Нияз.
    Икенче көнне генә Хәят һушына килде. Нияз аңардан нәрсә булуын сораган иде дә, кыз гына, аны ишетмәгән кебек, җавап бирмәде. Су гына эчте дә яңадан йокыга талды.
    Нияз инде нәрсә уйларга да белми иде. Урамга чыкты.
    Күршедә йөргән әбикәйне күреп, аның янына килде.
     - Исәнмесез, әбикәй. Мин күптән түгел генә сездә яши башладым. Хәятнең ире мин, - дип нәрсәдер эшләп йөргән әбикәйгә эндәште.
     - Ә-ә, исәнме, улым! - Әбикәй Нияз янына ук килеп басты. – Беләм мин сезнең бергә яшәгәнегезне, улым, бик әйбәт булган. Алайса, Хәят күпме ялгызы яши инде. Берүзенә кыен бит инде ул кыз кешегә. Менә син булгач, бигрәк әйбәт булган инде.
    Әбинең тавышы да егеткә татлы, назлы булып тоелды.
    Ниязның нияте үзен борчыган сорауларга җавап табу иде.
     - Әбикәй, ә Хәят үзе шушы авылданмы ул? Үзе миңа әйтмәде дә...
     - Улым, аның тарихы бик кызыклы да, куркыныч та. Мин урманнан табып алдым бит ул кызны. Ул инде зур яшьтә иде. Бер унике – унөч яшьләр тирәсе булгандыр аңа.
    Беркөн шулай урманда җиләк җыеп йөреп, бер аланга килеп чыктым. Алан уртасында гына бер ботаклардан ясалган шалаш тора. Эчен карадым, бары чүпрәкләр генә ята, кеше әсәре юк. Мин әйтәм, бу урман эченә кем шалаш ясап куйган икән, дим? Шунда, бераз утырып, хәл җыеп алырга булдым.
    Берзаманны, карасам аланга бер кызкай чыгып килә.
     - Исәнме, кызым, - дим. – Адаштыңмы әллә?
    Кыз елап кына җибәрде, "Бер нәрсә дә белмим мин”, ди. Барысын да оныткан булып чыкты, бахыркай...
    Әбикәй, булмаган күз яшьләрен, яулык очы белән сөртеп куйды да дәвам итте:
     - Шуннан мин аны авылга алып кайттым. Минем белән бергә яшәргә теләмәде, бөтенләй кыргыйланып беткән, күрәсең. Мин әйтәм, "менә янәшәдә генә буш йорт бар, яшә шунда” дим. Ул ризалашты. Тик миңардан һаман да читләшә әле. Сиңа сөт бирә башлагач кына, әзрәк, якынлашты... Мин үзем читтән, бер – бер хәл булмасын, дип күзәттем. Аннан күрәм, кыз бөтенләй үзе дә дөнья көтә ала. Менә шулай яшәп тә китте. Менә, хәтеренә төшерә алмыйдыр, шуңа сиңа да сөйләмидер ул, улым. Син аны рәнҗетә күрмә инде, улым, яме?
     - Юк, әбикәй! Мин аны яратам бит. Ничек инде рәнҗетим, ди!?
    Шунда гына Нияз, әбинең битендәге яраларына игътибар итте. Әйтерсең, әбинең битен кемдер тырнаган. Шундый ук яраларны егет әбикәйнең кулында да күреп алды. Сорарга кыйган иде, аны әби бүлеп:
     - Ярар, ярар, - дип нәрсәнедер исенә төшергәндәй, таягына таянып, тиз генә өенә кереп тә китте.
    Әби кереп китү белән Нияз, озак кына, аның  әйткәннәре турында уйланып утырды. Ул, шулай ук, Айгөлнең әнисе  Сания апа әйткән сүзләрне дә исенә төшерде. Ул да бит Айгөлне кечкенә килеш урманнан табып алдым дигән иде. Менә килеп, Хәятнең дә урман эченнән табып алынылганын ишетте...
    Бу вакыйгалар арасында, әйтерсең, ниндидер бәйләнеш бар, ниндидер сер ята.  Тик нинди сер икәнен Нияз аңлый алмады. Бу серне ачуда, бары Айгөл, я Хәят кенә ярдәм итергә мөмкиннәр иде. 
    Хәят монда - өйдә, тик үлем хәлендә. Ә Айгөл? Аның кайдалыгын белсә, бер Алла гына беләдер...
    * * *

    Кич Хәят Ниязны үз янына чакырып китерде. Үзе ул һаман да авыр хәлдә урында ята иде.
    Пышылдап кына диярлек үз тарихын сөйләп бирде. Нәкь күрше әбикәй сөйләгәнчә...
    Хәят үз әтисен дә, әнисен дә хәтерләми. Бары кечкенә чагында урманда яшәгәнен белә. Хәтерендә шул шалаш кына калган. Караңгы урман, ерткыч хайваннар тавышы – барысы да Хәятнең күңелендә әле дә, онытылмас яра булып саклана килә.
    Азрак урманда яшәгәннән соң аны, әле күршедә яшәгән, әбикәй табып ала.
    Хәят нигә әби белән бергә яшәмәгәнен сөйләмәде. Монысы инде аның берсенә дә сөйләрлек булмаган сер. Ниязга да сөйләсә, соңрак кына сөйләр. Ә әлегә?... Ә әлегә иртәрәк...
    Хәят үзе турында тагын нәрсәдер сөйләмәкче булган иде дә, тыела алмый, үксеп – үксеп, елап җибәрде.
    - Мин сиңа соңрак, тагын үзем турында аңлатырмын, яме?...
    Нияз аны, кочаклап алып, юатырга кереште:
     - Тынычлан, кадерлем, елама! Барысы да яхшы булыр.
    Шулчак, Хәят елавыннан туктап, җитдиләнеп:
     - Син, күрше әбикәй белән сак була күр яме, җаныем! Берүк үзеңне саклый күр, яме? – дип юеш тугры  күзләрен Ниязга төбәде.
     - Ярар, кадерлем, ярар. Син әйткәнчә генә эшләрмен, - дип куйды егет, бернәрсә дә яңламаса да. - Ә хәзергә ял ит, кадерлем, хәл җый.
    Озакламый Хәят татлы йокыга да китте.
    Нияз, аңардан сәер тырналган эзләр турында да сорамакчы иде дә, сорамады. Күрше әбидә дә шундый ук эзләр. Әйтерсең алар бергә булганнар, бер үк хайван белән сугышканнар.
    "Чыннан да, соңыннан үзе сөйләр әле!” дип кенә  үзен тынычландырып куйды егет.
    Хәятен кочаклап ул да йокыга талды.

     
    6 БҮЛЕК.
    Төнге урмандагы  серле очрашулар.

    Айгөл хастаханәдән нигә чыгып киткәнен үзе дә аңламады. Бары, ниндидер көч, кайдадыр чакыра иде аны.
    Бу көч аны урманга алып килде һәм кызның куе агачлар, куаклардан торган караңгы урман эченнән зур юлы башланды.
    Ничә көн, ничә төн, кайда, нигә барганын да үзе белми иде кыз. Бары, ниндидер күзгә күренмәс сихри тавыш кына, маяк булып, алга таба чакырып, юл күрсәтеп торды аңа.
    Урмандагы җиләк – җимеш белән генә тукланып, бөтенләй үк ябыгып бетте  кызкай.
    Бер атна диярлек вакыт үтүгә зур аланга килеп чыкты. Монда үлән дә биек, куе булып үскән булып чыкты. Айгөлнең биленә кадәр диярлек җитеп тора иде. Алан уртасында ул, кайчандыр элек, коры чыбык – чабыклардан ясалган шалашка тап булды.
    Шалашны күрү белән туктап калды. Бу җирләр аңа ничектер таныш кебек иделәр, әйтерсең, кайчандыр кыз бу аланда булган да, бу шалашны, агачларны күргән.
    Колагына кечкенә бала елаган тавыш, чыңлап  ишетелә башлады ... 
    "Кем елый соң ул? Нигә шулай, йөрәкне өзәрлек итеп елый ул? Нигә туктамый бу елаган тавыш? Әни... әнисе кайда соң аның? Ник юатмый ул сабый баланы?”
    Бу колагына ишетелгән елау тавышы, әйтерсең, Айгөлнең балачагындагы ниндидер хәтирә. Шул онытылган хатирәне, югалаган язмышны, ачып салырга теләгәндәй, чыңлый иде бу елау тавышы.
    Куе үләнгә ятып, тәгәри – тәгәри, Айгөл дә еларга кереште. Әйтерсең, шушы елавы белән балачагындагы елау бергә кушылса, күңеле бушап калыр да, тавыш югалыр...
    Чынлап та, бераз үләнгә ятып елагач, кызга җиңел булып калды. Ул шул яткан җирендә изрәп, бар дөньясын онытып, йокыга талды.

    * * *

    Төшендә ул сөйгәне Ниязны күрде. 
    Тик Нияз башка кыз белән кочаклашып басып тора иде. Айгөл аларга якынрак килде дә:
     - Сөйгәнем, мин монда бит, - дип егеткә кагылды.
    Нияз куенындагы чит кыз Айгөл үзе булып чыкты.
    Айгөл аптырап калды. Ничек инде? Ул үзе читтән дә карап тора, ә үзе Ниязының куенында да?
    Егет куенындагы кыз, берзаманны, еланга әверелеп, җиргә шуып төште. Үзе Айгөл тавышы белән: "Яратам мин сине!” дип ысылдап куйды.
    Менә еланга зур канатлар  үсә башлады. Канатларын кагып, һавага күтәрелде дә күкләрдән: "Мин сине үлеп яратам!”,-  дип зәңгәр болытлар арасына кереп югалды.
    Нияз янында инде икенче кыз басып тора иде, тик Айгөл аның йөзен генә күрә алмый калды, уянып китте.

    * * *

    Айгөл уянып киткәндә караңгы төн иде инде. Бары күктә йолдызлар гына балкый.
    Салкынайткан.
    Кыз өшеп, кайда барырга белми утырганда, алан читендә ут күренде һәм хатын – кыз шәүләсе килеп чыкты.
    Айгөл куркып калды:
     - Кем син? Нәрсә кирәк сиңа? – дип кулы белән җирдән таяк эзли башлады.
    Ут тоткан шәүлә, берни булмагандай, аңа табан килә бирде:
     - Курыкма! Сине монда мин чакырып китердем бит, - дип Айгөл янына ук килеп басты. – Мин Хәят булам...

    * * *

    Хәят йоклап китүгә Нияз урамга чыгып, саф һава сулап керергә булды.
    Күтәрмәдә бераз утырганнан соң, әзрәк аякларны язып килергә дип, урман эченә атлады.
    Төн айлы иде, яткы. Күктә йолдызлар да бүген яктырак янган кебек.
    Шулай, уйланып йөри торгач, урман эчендә ут күреп алды. Әзрәк, якынрак килгәч бу учак икәнен ачыклады.
    "Кем караңгы төндә, урман уртасында учак ягып утырыр икән?”
    Ниязның моны ачыклыйсы килде. Тагын да, учак янган аланга, якынрак килде.
    Кеше заты күренми. Бары учак һәм зур булмаган шалаш.
    Курыкмыйча алга атлады Нияз. Учак янына якын ук килгәч, кычкырып ук:
    - Кем бар монда? Кем учак якты? – дип сорап куйды.
    Шалаш эчендә кемдер селкенеп куйды да, тышка чыгып, торып басты.
    - Нияз?!
    Егет үз күзләренә үзе ышанмый торды.
    - Айгөл?
    Кызны кочаклап алды.
    - Нишләп йөрисең син монда, Айгөл? Сине авылда югалтканнар бит.
    - Әй, Нияз сорама да. Мин үзем дә монда ничек килеп чыкканны белмим. Бары шунсын беләм, мине монда Хәят исемле кызкай чакырып китергән. Сихерче кыздыр инде...
    - Хәят? 
    Нияз тагын гаҗәпләнеп куйды. 
    - Әйе, Хәят. – Айгөл Ниязга текәлеп үк карады. - Әллә син аны беләсең?
    - Әйе, шул, - дип кенә куйды Нияз. – Күрше авылда яши ул.
    "Минем хатыным бит ул”,- дип Айгөлгә турысын әйтергә, егетнең теле әйләнмәде. Кызның күңеленә  кисәк кенә яра да саласы килмәде.
    "Соңрак аңлатырмын әле”,- дип кенә уйлап куйды.
    - Менә берничә көн инде ул монда килеп киткәненә. "Иртәгә киләм, барсын да аңлатырмын” дип киткән иде, үзе юк. Нәрсә уйларга да белмим. - Айгөл, якын кешесен тапканга шатланып, башын егенең куенына салды.
    Егет тә моңа каршы түгел иде.
    - Ә син Нияз үзең монда нишләп йөри идең соң? – Кыз кулы белән егетнең күкрәген сыйпап куйды.
    Нияз нәрсә әйтергә дә белми торды.
    - Мин үзем дә белмим, Айгөл. Мине дә монда ниндидер сихри көч китерде, бугай. – Егет шундук, бер каты карарга килде. - Әйдә, мин сине  Хәят янына алып барам.
    Икәүләшеп төнге авылга табан атладылар.


    7 БҮЛЕК.
    Аждаһа – кыз.

    Нияз белән Айгөл өйгә кайтып кергәндә Хәят йокламый иде.
    Иң беренче Нияз килеп аның иңенә кагылды:
     - Хәят, мин Айгөлне таптым.
    Хәят, әйтерсең, шулай буласын белгән:
     - Мин беләм, җаным, - дип авыр сулап куйды.
    Айгөл генә, ни әйтергә белми, ишек төбендә басып калды.
     - Айгөл, үт әйдә. Минем сезгә әйтер сүзләрем бар, - дип Хәят, каяндыр көч җыеп, торып ук утырды. 
    Нияз аны кире яткырыга уйлаган иде дә, Хәятнең каты карашын тоеп, бу уеннан кире кайтты.
     - Айгөл, син курыкма, түрдән уз, - дип Хәят, торып басып, кызга урын тәкъдим итте.
    Айгөл белән Нияз аның янына килеп утыргач сүзен дәвам итте:
     - Айгөл,  син мине гафу ит инде. Мин синең яныңа шул ук төнне килә алмадым. Шундый вакыйга булды, мин сиңа сөйләсәм ышанмассың да... Төшемә минем бер карт керде. Ул миңа барысын да ачып салды. Без бертуганнар булып чыгабыз ла!..
    Шунда Хәят, сөйләвеннән туктап, тирә - якка каранды.
     - Кайдандыр төтен исе килә, - дип яңалык ачты.
    Аның хәбәренә Айгөл белән Нияз да сискәнеп киттеләр. Чыннан да, өй эчен, әкрен генә төтен тутыра иде.
    Өй яна!
    Өчесенең дә миен шул уй ярып үтте.
    Нияз, беренче булып ишеккә атылды, тик ишек тышкы яктан бикле булып чыкты. Әйтерсең кемдер, махсус аларның өсләреннән бикләп куйган.
    Бу вакытта Хәят белән Айгөл тәрәзәләргә ташланганнар иде. Тик, тәрәзә капкачлары да бик каты итеп ябылган булып чыктылар.
     - Нишлибез, янабыз бит! – Бу Айгөл, каты итеп кычкырып җибәрде.

    * * *

    Шулвакыт, әллә Ниязның күзенә күренде, әллә чын булды, Хәят басып торган җирдә зур елан пәйдә булды.
    Нинди тизлектә барлыкка килсә, шул ук тизлек белән, мич эченә кереп китеп, күздән дә югалды.
    Айгөл белән Нияз үз күзләренә үзләре ышанмый тордылар.
     - Чын булдымы бу? – Нияз, ышанмыйча, Айгөлгә карады.
     - Бер үк әйбер ике кешегә дә күренгәч, чындыр инде, - дип Айгөл мич авызына ук килеп, тезләнде.
    Мичтән дә өй эченә төтен тула башлады.
     - Нишлибез, Нияз? – Кыз ялварулы карашларын егеткә төбәде.
    Нияз, тиз генә ястыктан чүпрәк ертып алып, чиләктәге суга манчыды.
     - Шушы юеш чүпрәк аша тын ал, яме? Мин өй ишеген ачып карыйм, - дип, кызга юеш чүпрәк тоттырды да, чоланга чыкты.
    Төтен монда бигрәк нык тулган булып чыкты. Төтен белән бергә, такта араларыннан, ялкын телләре дә күренгәли башладылар. 
     Нияз тирә - яктан берәр, ишекне ватырдай, очлы, авыр әйбер эзли башлады. Тик бар чолан төтен белән тулган, күзләрне өтә, берни күрерлек түгел иде. Ул, идәнгә үк чүгәләп, тирә -якны капшап ук эзләнә башлады. 
    Юк, берни дә таба алмыйча, янә торып басты.
    Бар көченә, яна башлаган ишеккә китереп типте. Ишекнең, хәтсез җире, шул исәптән элмәк урыннары да янганга, бу юлы бик тиз биреште. Шатырдап күтәрмәгә, янып яткан ишек такталары очты.
    Нияз, кире өйгә кереп, менә - менә һушын югалтырга торган, Айгөлне күтәреп алып чыкты. Саф һавага чыккач, кызга да хәл кереп китте. 
    Нияз тирә - ягына каранды. Хәят кенә юк иде. Әйтерсең, Нияз белән Айгөлне, монда янгынга ташлап калдырып, качып киткән.
     - Хәят кайда? – дип гаҗәпләнде  Айгөл.
     - Белмим, кадерлем, белмим, - дип кенә җавап кайтарды егет.
    Ә иске өй, караңгы төнне яктыртып, януын дәвам итте.

    * * *

    Хәят, ачырга дип, янып торган өйнең ишеге янына килә башлаган иде, арттан кемдер аңа китереп сукты. Кыз аңын югалтып җиргә егылды...
    Күзләрен ачканда Хәят су буенда ята иде. Ул шундук күлне танып алды. 
    Төнге йолдызлар тирәк –якны яктырталар. Тик Хәят, янында беркемне дә күрмәде. "Кем мине монда алып килде?”
    Шундук ул, янып торган өйдә калган, Нияз белән Айгөлне исенә төшерде. Сикереп тормакчы иде, куллары, аяклары бәйләнгән булып чыктылар.
    "Кем соң мине монда бәйләп куйган? Әллә аны да монда, су буенда,  үләргә калдырып киткәннәрме?”
    Кыз үз – үзенә шундый сораулар биреп, җавап эзли башлады.
    Озакламый, сорауларына җавап булып, урман эченнән кәкре шәүлә килеп чыкты. Якынрак килгәч кенә, Хәят танып алды.
    Бу бит күрше карчык!
     - Әбикәй, ярдәм итегез миңа! Мине кемдер үтерергә тели, өемә дә ут төрттеләр, - дип чәчеп салды кыз.
    Тик әби генә, никтер, кызга ярдәм итәргә ашыгып бармады. Җирдә яткан кыз янына килеп, салкын җиргә утырды, танып йөри торган таягын янына сузып салды.
     - Кызым, мин сиңа зур сер сөйләргә тиешмен, - дип салмак кына башлады сүзен әби. – Син башта мине тыңла, аннан соң нәрсә эшләргә икәнен хәл итәрбез...
    Салмак кына сөйләп, әби хикәятен башлады...
    * * *
    Сихер җирдә гади тормыш белән бергә янәшә яши. Тик ул сихер гади кешеләр күзенә генә күренми дә, беленми дә. Яшерен тормышы белән яшәп, буыннан буынга күчеп, гаилә сере булып кала килә. Хәтта, янәшәдә яшәгән кешеләр дә, күршеләренең ниндидер сихри көчкә ия икәнен белмиләр.
    Шулай, буыннан буынга күчеп, сихер тагын да ныгая, зурырак көчкә ия була...
    Әфгыя карчык бу җирдә күпме яшәгәнен дә белми инде. Үткән елларга, гасырларга чут та югалтты. Сихерле су ярдәмендә ул, вакыт – вакыт белән диярлек, яшәреп ала, ягъни яңадан яшь хатынга әверелә.
    Үзенең үткән язмышын да белми диярлек. Бары ул үзенең юхалар нәселеннән дигәне генә хәтерендә калган. Ә алар әверелеп озак гомерләр яши алалар.
    Соңгы әверелүендә аның төшенә бер карт керде. Кара сакал, кара киемле бу карт аңа Әфгыянең кыз бала табачагы турында әйтте Һәм ул кызның Әфгыя әби сихеренә варис булачагын да әйтте.
    Озак та үтмәде, Әфгыя әби (бу вакытта әле ул 25 яшьлек кызлар кебек кенә иде) авырга да калды һәм, вакыт җитү белән, дөньяга ике игезәк кыз барлыкка килде.
    Әфгыя әби  урман эчендә тапты бәбиләрен. Тик игезәкләр булыр дип уйламаган да иде. Аның алдында сорау туды: кызларның кайсысы варис булачак соң?
    Хатынкай каты кара карарга килде - кызларны берничә төнгә урманда калдырырга  булды. Кайсысы исән кала, шул әбинең варисы булачак!
    Тик, берничә көннән соң, Әфгыя  урманга килгәч, кызларының берсен дә тапмады. "Ерткыч хайваннар ашаганнардыр инде”, дип кенә уйлап куйды Әфгыя, - "Димәк, карт ялгышкан!” 
    Чынында исә игезәкләрне, ана бүре табып алып, өненә алып кайткан иде. Берничә ел кызлар ана бүре сөтен имеп үстеләр.
    Беркөн килеп, ана бүре өненә кайтмады. Аны явыз аучылар атып алдылар. Кызлар, ач ятканнан соң,  икесе ике якка чыгып киттеләр.
    Шулай итеп, кызларның беренчесе, ягъни Айгөлне авыл читендәге урманда табып алдылар, ә Хәят урман эчендә, ташландык шалаш табып, шунда тора башлады.
    Кызга ялгыз торырга, әйтерсең сихри көчләр ярдәм итте. Ә чынында Әфгыя әбинең сихер көче Хәяткә күчкән иде. Шуңа күрә кызга бар табигать үзе  ярдәм итеп торды.
    Еллар үткәч, Әфгыя әби үзенең кызын урман эченнән табып алды. Яшәргә, үзе янына авылга алып кайтты. Тик кыз гына, инде үзаллы яшәргә өйрәнеп, әби янында каласы килмәде. Күңеле белән дә сизеп торды, әбидән ниндер куркыныч килгән кебек булды кызга.
    Шуннан бирле ул кыз күршедә яши башлады. Әби эндәшкән, Хәят исемен йөртә башлады. 
    Шулай яши бирделәр. Әфгыя әби генә үзенең серен Хәяткә ачмады...
    Сихер йөртеп әби шуны белде, кара карт та, әбинең төшенә кереп, шул хәбәрне дөресләде: кызы, әбинең сихерен алып, мәңге яшәсен өчен, берәр егетнең канын эчеп, тәнен тулысынча ашап бетерергә тиеш иде.
    Әби Хәяткә егетләр димләп карады, тик мондый тәкъдимнәргә кыз бик каты каршы торды...
    Авылга, томанда адашып, Нияз килеп кергәнче...
    Ниязны юлдан адаштыручы да, сихри томан ясаучы да Әфгыя әби булды. 
    Тик Ниязга гына Хәят үзе гашыйк булды. Бер күрүдә. 
    Әби бу хәлләрне күз алдына да китермәгән иде.

    40 көн үтүгә, Хәят иренең канын эчеп, тәнен ашарга тиеш иде. Тик Хәят үзе генә бу турында белми. Шуңа күрә әби үзе, Ниязны үтереп, кызына "бүләк” итмәкче булды.
    Күл буенда уйланып утырган Ниязга ул, елан рәвешенә кереп һөҗүм иткән иде, тик...
    Тик, камышлар арасыннан күзәтеп торган Хәят, үзе дә сизмичә, шулай ук, еланга әверелеп, сөйгәнен коткарырга ташланды. Бу вакытта Хәят, үзенең елан рәвешенә кергәнен дә, алышкан еланның әнисе булуын да белми иде әле.
    Әби генә кызыннан мондый хәлне көтмәгән иде. Алышырга теләмәсә дә, мәҗбүри сакланырга  булды һәм сугышның азагына, канлы финалга кадәр җиткермичә, качып котылды.
    Хәят исә, моңа кадәр дә төннәрен чыгып китеп, югалып йөрсә, бу вакыйгадан соң бөтенләй үзгәреп китте. Ике тормыш белән яши башлады, тик, икенче тормышын гына контрольдә тота алмады, хәтта, төнлә ни эшләп йөргәнен дә иртәнгә хәтерләми иде.

    Әби  тагын нәрсәләрдер сөләргә әйткән иде дә, Хәят аны бүлеп: 
    - Мин боларны беләм инде. Төшемдә миңа карт сөйләде... Син миңа шунсын әйт, ут төртүче син идеңме?
    - Мин, кызым, мин. Синең морҗа аша чыгачагыңны мин алдан ук белеп тора идем, ә егетең?... Ә егетең кирәкми сиңа. Башканы табарсың.
    Хәят сискәнеп китте. Сөйгәне Айгөл белән бергә утта янып калганнар иде бит.
    - Чиш мине, мин аларны коткарам! – дип кычкырып җибәрде Хәят.
    - Юк, инде, кызым! Син хәзер минеке, бары минеке генә!
    Әби таягын алып, җиргә ниндидер тамгалар сыза башлады.
    Сызып бетерә алмый калды, куаклар арасыннан атылып, Нияз белән Айгөл килеп чыктылар.
    - Җибәр, Хәятне! - Нияз әбигә табан килә башлады.
    Әби, яшь кызлар җитезлегендә, торып басты.
    - Улым, кит моннан, я...
    Нияз, бөкерәеп беткән убырлы карчыктан куркып тормады, йодрыгы белән әбигә ташланды.
    Әби таягы белән кагылуга, елан чакты мени, Нияз әллә кайда читкә очып барып төште.
    - Алайса, син үзең гаепле! - Әби, җирдә хәрәкәтсез яткан егет өстенә ташланды.
    Бу вакытта Айгөл Хәятне баудан ычкындырырга тырыша иде. Тик баулар гына каты бәйләнгән булып чыктылар, кызның көче җитмәде.
    Әбинең егеткә ташлануы булды, Хәят  урынына зур, алтын төсле елан пәйда булды. Айгөл, куркуыннан читкә тайпылды.
    Баулар да инде өзелеп, төрле якта яталар иде.
    Алтын елан әбигә ташланды. Әби, зур елан алдында үзенең көчсезлеген аңлапмы, суга табан чигенә башлады. Суга аяк басуы булды, әби урынында да,  инде икенче елан барлыкка килде. Монысы инде кан кебек ал төстә иде.
    Менә ике елан, яңадан, бер берсенә үрелеп, күл үстендә сугыша башладылар. Читтән карап торсаң, әйтерсең, алар алышмыйлар, ә ниндидер сәер бию бииләр.
    Бермәл, ике елан бергә су астына төшеп киттеләр һәм югалдылар. Бары су өстендә  канлы күбекләр генә торып калды.
    * * *
    Бер төн, бер көн көттеләр Нияз белән Айгөл Хәятне. Тик, суга баткан еланнарның берсе дә кире су өстенә йөзеп чыкмадылар.
    Инде өметләрен өзеп, соңгы мәртәбә, хушлашырга дип, күл буена килделәр.
    Яр буенда Хәят басып тора иде.
    Нияз белән Айгөл, йөгереп барып, кочаклап алдылар. Хәят кенә, елмаймыйча,  аларга моңсу гына карап торды. Әйтерсең, соңгы мәртәбә күрә.
    Тик, иң элек ул әби сөйләгән хикәятне аларга да җиткерде. 
    Сүзен тәмамлап:
    - Кадерлеләрем, минем вакытым җитте! Мин сездән  еракларга очып китәргә тиешмен. Язмышым шул икәнен белдем бүген. Хушыгыз, мине онытмагыз! – дип читкәрәк барып басты.
    Берзаман, Хәят  басып торган урын алтын нурларга күмелде һәм кыз урынына гәят зур елан пәйда булды. 
    Юк! Елан да түгел иде бу. Әкиятләрдәге аждаһа үзе аларның алдында басып тора иде: аждаһа – кыз! Фәрештәләрнеке кебек,  зур алтын канатлары да  үсеп чыккан.
    Аждаһа – кыз, тагын бер тапкыр, Нияз белән Айгөлгә карап алды. Дымлы моңсу күзләреннән кайнар күз яшьләре атылып чыктылар.
     - Бәхетле булыгыз!
    Башын аска иде дә, канатларын җилпеп,  зәңгәр күккә күтәрелде. Берничә мәртәбә егет белән кызның баш өстеннән әйләнде дә, көньякка табан очып та китте. Бары тавыш кына ишетелеп калды:
     - Хушыгыз, сөйгәннәрем! Мине онытмагыз!
    Әллә аждаһа – кыз үзе кычкырды, әллә канатларыннан, сызыгырып чыккан җил тавышы әйтте бу соңгы хушлашу сүзләрен.
    Нияз белән Айгөл озак кына, Хәят очып киткән якка карап тордылар. Аннан соң, салмак кына, кайтыр юлга чыктылар. 
    Юллары туган авылга табан илтә иде аларның.


    Т Ә М А М...
    Категория: Проза | Өстәде: Khalit | Теглар: мифик хикәят, Юха
    Караулар: 716 | Күчереп алулар: 68 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 1
    1 Sergpam  
    0
    <a href=http://zmkshop.ru/stati/stroitelstvo-bystrovozvodimykh-zdaniy-iz-metallokonstruktsiy/>правила при возведении здания из мет конструкций</a>

    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz