ХАЛИТ блогы
Сишәмбе, 07.05.2024, 11:17



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Проза

    Үч алу.
    23.08.2010, 14:04
    Хәлим эштән бик ачулы кайтты. Өенә керү белән суыткычтан башланган яртысын чыгарды. Стаканга салып эчеп җибәрде. 
     Шунда гына аның колагына сәер тавышлар ишетелде. Әйтерсең, кемнәрдер шаяра. Бу тавышлар йокы бүлмәсеннән килә иде. Әкрен генә басып бүлмә ишек төбенә килде. Чыннан да, йокы бүлмәсеннән, шаярышкан ир белән хатын кыз тавышы ишетелә. 
     Хәлим ярсуын чак-чак басып, кире аш бүлмәсенә чыкты. Тагын берне салып эчеп куйды. Шайтан суы, эчендәге шайтанны да уятып җибәрде мени, Хәлим бүлмә буйлап йөренә башлады. 
     "Кара әле син аны. Ул эштә, ә хатыны монда гыйшык-мыйшык уйнап ятамы? Ах кабахәтләр!” 
     Хәлим кулына нәрсәдер эзли башлады. Пычак тапмагач, кулына нәрсә туры килде, шуны алып йокы бүлмәсенә чыкты. Ә аның кулының юлында чәнечке очраган иде. 
     "ӘҺ, сез, шулаймы әле?” – дип үз- үзенә сөйләнә-сөйләнә бүлмәгә үтте. Керде дә "шап!” иттереп теге ирнең ялтырап торган арт ягына чәнечкене батырды. Батырды да тиз генә чыгып та йөгерде. 
     Теге ирнең ничек акырганын ишетми иде инде. Күтәрмәгә утырып калган аракысын эчеп, тәмәкесен дә кабызып җибәрде. 
     "Әһә үч алдыммы сездән!” 
     Берзаман, капка шыгырдаган тавыш ишетелде. Хәлим башын күтәреп караса – каршысында хатын басып тора. 
     - Син?... Син кайда булдың? – Хәлим тотлыга ук башлады, кулындагы тәмәкесе дә төшеп китте. 
     - Кибеткә бардым, - диде хатыны, берни булмагандай. – Ипи дә, май да беткән бит. 
     Хәлим торып баскан иде, кире гөрс килеп күтәрмәгә утырды. 
    - Ә безнең өйдә кемнәр? 
    - Баҗаң апа белән кунакка килгәннәр иде бит. 
    Хәлимгә бик нык кыен була башлады... 
    Озак кына өйгә керергә дә оялып утырды. 
    "Өмет”, № 17, 13 февраль 1996 ел.
    Категория: Проза | Өстәде: Khalit
    Караулар: 679 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz