ХАЛИТ блогы
Җомга, 19.04.2024, 08:36



Рәхим итегез Гость | RSS
[ Баш бит ] [ Каталог файлов ] [ Теркәлү ] [ Керү ]
Меню

Категории раздела
Шигырьлэр [17]
Абдул Халит шигырьлэре
Проза [11]
Абдул Халит хикэялэре
Кызыклар [11]
кызыклар, юмор
Әкиятләр [2]

Минем ПРОЕКТЛАР
  • ТУКАЙГА-125
  • Тугэрэк сайты
  • Галимжан Ибрагимов тормышы, ижаты
  • Культура Башкортостана
  • Карьяуды сайты

  • Күрсәтмәләр

    Мини-чат

    Сайт Гомере...

    Статистика

    Онлайн барлыгы: 1
    Кунаклар: 1
    Кулланучылар: 0

    Сайт кунаклары
    Locations of visitors to this page

    Баш бит » Файллар » Минем ижат » Кызыклар

    АЛКАШ ЯСЫЙСЫЗ БИТ ИНДЕ...
    22.05.2013, 11:55
    АЛКАШ ЯСЫЙСЫЗ БИТ ИНДЕ...

    Элегрәк булган бу хәл. Әле татарлар эчү белән, әлеге замандагы кебек, бик нык мавыкмаган чакларда булган, диләр.
    Бер ир авыл магазинына "төшәргә” була. Ә магазин, билгеле инде ул вакытта, агачтан салынган борынгы бура. Бу иркәй, караңгы төндә, такталарны каерып, идән астыннан магазинга керә. Сизмәсеннәр, дип бер генә ярты аракы алып чыга бу магазиннан.
    Шулай да була икән: сизмәгәннәр моның магазинга кергәнен. Теге такталарны әйбәтләп куйган бит әле ул.
    Икенче көнне тагын бу, такталарны каерып, магазинга керә, тагын күп алмый бу – бер ярты аракы гына.
    Бер ай буе шулай кабатлана бу хәл. Шунсы кызык, берсе дә сизмәгән бу иркәйнең магазиннан аракы "ташыганын”. Бер ай үткәч үзе магазинга килгән бу ир. Елаплап ялвара икән:
      -- Үтерәсез бит. Алкаш ясыйсыз бит инде, ныклап ямап куегыз инде шул тишегегезне, - дип әйтеп биргән, ди бу.
    Тишекне ямаганнар, диләр...
    Теге иргә дә берничә ел "ямап” куйганнар инде.
    Категория: Кызыклар | Өстәде: Khalit | Теглар: юмореска, татарча кызыклар
    Караулар: 669 | Күчереп алулар: 0 | Рейтинг: 0.0/0
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *:
    Керү формасы

    Теглар

    Сайт дуслары
    МИНЕМ ИЖАТ Хәлиуллина Гөләндәм Гөлүс кызының шәхси сайты

    Бәйрәмнәр
    Праздники сегодня Международные праздники

    Азатлык радиосы

    Эзләү

    Copyright MyCorp © 2024      Создать бесплатный сайт с uCoz